Логотип
Белмәсәң бел

Ни өчен кич белән аппетит көчәя һәм төнгә каршы артык күп ашаудан ничек туктарга?

Иртән бер чынаяк чәй эчү дә җитә, төшке ашны ашыга-ашыга гына ашап алырга туры килә, ә кичке тугыздан соң кинәт бәрәңге, сыр һәм баллы ризыклар ашыйсы килә башлый. Мондый хәл күпләргә таныш.

Кичен ашыйсы килүне еш кына ихтыяр көче җитмәү белән бәйлиләр. Әмма аның сәбәпләре көн дәвамында ук формалашырга мөмкин. Көндез тиешенчә тукланмау, йокы җитмәү, стресс, гадәтләр, хәтта кайбер дарулар да аппетитка йогынты ясарга мөмкин. Ни өчен кич белән аеруча нык ашыйсы килә һәм катгый тыюларсыз туклану тәртибен ничек җайга салырга – әйдәгез, шуны ачыклыйк.

1.    Ни өчен кич белән ашыйсы килү көчәя?

Организмга энергия кирәк. Әгәр көн дәвамында ул тиешле күләмдә энергия алмаса, кичкә таба аппетит сизелерлек көчәергә мөмкин. Мәсәлән, иртән бер чынаяк чәй эчү, төшке ашны җиңел генә ашау һәм берничә чынаяк кофе эчү организмны кирәкле күләмдә туклыклы матдәләр белән тәэмин итми.

Кичен артык ашауга түбәндәге факторлар сәбәпче була:

Көндез аз ашау. Эш һәм өй мәшәкатьләре ачлык хисен оныттырырга мөмкин, әмма кич белән организм көн дәвамында җитмәгән энергияне тулыландырырга тырыша.

Катгый чикләүләр. Икмәктән, ярмалардан, кичке аштан һәм башка ризыклардан баш тарту калорияле ризыкларга тартылуны көчәйтергә мөмкин.

Йокы җитмәү. Кайбер кешеләрдә йокы туймау аппетитны арттыра. 

Стресс һәм ару. Ашау – борчылудан һәм эмоциональ киеренкелектән вакытлыча арынып тору чарасына әверелергә мөмкин.

Гадәтләр. Сериал караганда, компьютерда эшләгәндә гел печенье яки башка  тәм-томнар капкалап утыру. 

Шул ук вакытта физик ачлык белән эмоциональ сәбәпләр аркасында ашыйсы килүне һәрвакыт аерып бетерү җиңел түгел. Алар бер үк вакытта да барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, киеренке көннән соң, кеше төшке ашны да ашамаган булса.

2. Уянгач ук иртәнге ашны ашау мәҗбүриме?

Юк. Әгәр иртән аппетит булмаса, йокыдан тору белән үк үзеңне ашарга мәҗбүр итәргә кирәкми. Төрле кешеләрдә ачлык хисе төрле вакытта барлыкка килә. Бу йокы режимына, гадәтләргә һәм организмның шәхси үзенчәлекләренә бәйле. Мәсәлән, кеше иртәнге сәгать җидедә уянырга, әмма иртәнге ашны сәгать унда гына ашарга теләргә мөмкин. Моның бернинди зыяны юк.

Ләкин уянганнан соң беренче сәгатьләрдә аппетит булмау белән кичкә кадәр диярлек берни ашамыйча йөрүне аера белү мөһим. Икенче очракта көнлек рационның төп өлеше соңгы сәгатьләргә күчәргә мөмкин. Үзегезгә уңайлы булган беренче ашау вакытын сайларга тырышыгыз. Бу йогурт белән солы боткасы, икмәк һәм яшелчәләр белән йомырка яки башка гадәти ризык булырга мөмкин. Иң мөһиме – көн дәвамында организмны җитәрлек күләмдә туклыклы матдәләр белән тәэмин итү.

3.    Йокы, стресс һәм дарулар аппетитка ничек тәэсир итә?

Йокысыз төннән соң кайбер кешеләргә аппетитны контрольдә тоту авыррак була. Йокы җитмәү ачлык һәм туену хисен көйләүче механизмнарга тәэсир итәргә, шулай ук туклануны алдан планлаштыру сәләтен киметергә мөмкин..

Йокларга яту вакыты да мөһим. Әгәр кеше төн уртасыннан соң гына йокларга ята икән, кичке сәгать алтыдагы аш аның өчен артык иртә булырга мөмкин. Мондый очракта кичке уннар тирәсендә ашыйсы килү – табигый хәл. Кичке ашны соңрак вакытка күчерергә мөмкин.

Стресс та һәр кешегә төрлечә тәэсир итә: кайберәүләрдә ул аппетитны киметә, икенчеләрдә исә баллы һәм калорияле ризыкларга тартылуны көчәйтә. Кичке ачлык аеруча сизелгән көннәрне күзәтеп бару файдалы булырга мөмкин.

Даруларның тәэсирен дә истә тотарга кирәк. Кайбер препаратлар аппетитны, тәм тоюны, йокыны һәм ашкайнату системасы эшчәнлеген үзгәртергә мөмкин. Әгәр мондый үзгәрешләр дәвалану башланганнан соң барлыкка килсә, табиб белән киңәшегез. Даруларны үз белдегегез белән туктатырга яки дозасын үзгәртергә ярамый.

3.    Туклану тәртибен җайга салырга ярдәм итүче дүрт адым

Көн тәртибен шунда ук тулысынча үзгәртергә кирәкми. Башта бер-ике атна дәвамында үз гадәтләрегезне күзәтеп, берничә кечкенә үзгәреш кертеп карагыз.

1. Ашаган вакытларыгызны һәм ашыйсы килү дәрәҗәсен язып барыгыз.

Кайчан ашавыгызны, никадәр ашыйсы килүен һәм алдагы төндә ничек йоклавыгызны билгеләп куегыз. Бу кайбер бәйләнешләрне күрергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, төшке ашны ашамаганнан яки аз йоклаганнан соң кич белән бигрә ктә ашыйсы килү көчәюен сизәргә мөмкинсез.

2. Төшке ашка күбрәк игътибар бирегез.

Төш вакыт аз гына ашау организмга җитмәскә мөмкин. Шуның өчен аңа  яшелчәләр һәм гарнир кертергә тырышыгыз. Бу ярмалар, бәрәңге һәм яшелчәләр белән бергә ит, кош ите, балык, йомырка яки эремчек булырга мөмкин.

3. Кичке ашка кадәр ерак булса, берәр нәрсә кабып куюны планлаштырыгыз.

Тамагыгыз ачса, кичкә кадәр түзеп йөрергә кирәкми. Җиләк-җимеш белән кефир, эремчек, табигый йогурт яки балыклы бутерброд яхшы вариант була ала. Мондый кабымлык кичке ашка кадәр ачлыкны киметергә һәм суыткычта булган бөтен ризыкны ашап бетерү теләген булдырмаска ярдәм итә.

4. Кичке ашыгызның туклыклы булуын тикшерегез.

«Кичке сәгать алтыдан соң ашарга ярамый» дигән киң таралган кагыйдә аркасында кичке аш күләмен махсус киметергә кирәкми. Әгәр табын яныннан китүгә озак та үтмичә яңадан ашыйсы килә башласа, бәлки, порциягез аз булгандыр яки анда кайбер туклыклы матдәләр җитмәгәндер.

4.    Кич белән баллы ризык ашыйсы килсә, нишләргә?

Татлы ризыклардан тулысынча баш тартырга кирәкми. Әгәр кичке аштан соң баллы нәрсә ашыйсы килә икән, башта көн дәвамында ничек туклануыгызны искә төшерегез. Бәлки, организм чыннан да җитәрлек энергия алмагандыр. Берничә конфет яки бер кисәк шоколад ашаган өчен бөтен көнне уңышсыз дип санарга кирәкми.

Телевизор яки телефонга игътибарны юнәлтмичә, өстәл артында ашау гадәте дә ярдәм итә. Шулай иткәндә туену хисен яхшырак тоярга һәм чыннан да ашавыгызны дәвам итәсегез киләме, әллә юкмы икәнен аңларга җиңелрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар