Логотип
Белмәсәң бел

Ни өчен кайбер япкан банкалар шартлый?

Өйдә кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш консервлау гадәти эш кебек тоелса да, кечкенә генә хата җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ни өчен кайбер япкан банкалар шартлый, капкачлар кабара? Моңа җавап эзлибез.

 Япкан банкалар нигә шартлый?

1. Банкалар һәм капкачлар стериль булырга тиеш

Банканы сода белән юып, сөлге белән сөртеп кенә кую – стерильлек дигән сүз түгел. Микроблар калырга, ә сөлге аларны өстәргә генә мөмкин. Банкаларны стерильләштерү зарур: парда, мичтә, кайнап торган су өстендә. Капкачларны да кайнату кирәк.

2. Яшелчәдә бернинди авыру булырга тиеш түгел

Туфрак – микроб спораларының төп чыганакларының берсе, шул исәптән, ботулизм китереп чыгаручы бактерия спораларының да. Шуна күрә яшелчә һәм үләннәрне яхшылап юыгыз. Кирәк булса, щёткалап юыгыз. Изелгән, череге булган яшелчәләрне бозылган җирен генә кисеп алып та кулланырга ярамый.

3. Уксусны һәм шикәрне нормадан аз куллану

Кислота һәм шикәр – тәм өчен генә түгел, саклау өчен дә кирәк. Кислоталы мохит ботулизм бактериясе үсешенә төп киртәләрнең берсе. Уксусны «тәменә карап» киметсәгез, консерваның саклану дәрәҗәсен дә киметәсез. Шикәрне киметү дә кайнатма һәм компотларның бозылуына, әчеп-ферментацияләнүенә китерергә мөмкин. Ышанычлы чыганактан алынган рецепт буенча банка ябу – аның саклануына ышаныч булып тора.

4. Капкачны япканчы һава күбекләрен чыгарыгыз

Банканы тутыргач, эчендә һава күбекләре калырга мөмкин. Чиста пластик яки агач таякчык белән продуктны банка кырыйларыннан әкрен генә аралап, күбекләрне өскә чыгарыгыз. Банка авызын чиста дымлы салфетка белән яхшылап сөртегез һәм шуннан соң гына капкачны ябыгыз. Капкачны «бар көчкә» борып кысмагыз.

5. Бераз урын калдырыгыз

Банкага маринад яки компотны банка авызына кадәр тутырмагыз. Сыеклык җылытканда киңәя. Шуна күрә маринадны яки компотны банканың капкачына кадәр үк тутырсаң, кайнар рассол капкачка тиеп, аның герметиклыгын бозарга, хәтта капкачны бәреп чыгарырга яки пыялага эчтән басым ясап, банканы чатнатырга мөмкин. Кагыйдә гади: 1,5-2 см чамасы буш урын калдырырга кирәк.

6. Банкаларны салкын һәм караңгы урында саклагыз

Баз, салкын стена янындагы кладовкада саклау – иң яхшы вариант. Жылылык консервларда исән калган микроорганизмнарның активлыгын тизләтә. Беренче ике-өч атнада банкаларны аеруча игътибар белән тикшерегез. Болганчык рассол, күбекләнү, кабарган капкач – болар инде сигнал. Аны ачып ашарга һич тә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар