Блогер Рафилә Шәмсетдиновадан бисквит пешерү серләре
Мондый сораулар еш килә миңа, бүген бисквит пешерүдәге төп хаталарны барларбыз! Бисквит пешергәндә сез очрашкан барлык проблемалар белән мин дә
очраштым. Шуңа да, мин велосипед ачмаячакмын, ә бары тик азмы-күпме тәҗрибәм буенча, бисквит пешерүдәге берничә хатага гына игътибар
бирәчәкмен.
1. Беренче киңәш: бисквитны фәкать миксер белән генә болгатыгыз, блендерның куәте һәм әйләнү тизлеге бисквитны яхшы күпертү өчен җитми.
2. Ни өчен күперми? Онны тиешеннән артык салмагыз, хәтта азрак салырга да мөмкин, камыр йомшаграк булачак.
3. Йомырканы агын-сарысын аерып, шикәр белән күперткәннән соң, онны аз-азлап өстәү кирәк һәм иләк аша или-или генә, бер үк вакытта астан өскә (!) таба акрын гына массаны болгатырга кирәк, фәкать астан өскә таба.
Кызурак болгаттыңмы, бисквит төшә дә китә, бик көйсез нәрсә...
4. Барыбер күперми дип шикләнәсез икән, разрыхлительнең күләмен арттыра аласыз, монысы бары тик массаны болгатуга гына бәйле.
5. Берәү сорый: разрыхлитель һәм ванилинны нәрсә белән алыштырып була дип... Хм... Берни белән дә булмый... Ванилин салмасагыз әле була, ул тәм өчен генә җавап бирә, ә разрыхлительне содага алмаштырырга киңәш итмим...
6. Табага пергамент кәгазь җәяргә кирәк, аны мин майламыйм.
7. Таба, форма, миксер чип-чиста һәм коры булырга тиеш. Миксер алганда акча кызганмаска киңәш итәм. 500–1000 сумлык миксерлар озакка чыдамый, яхшырак миксер булган саен, бисквит әйбәт чыгачак.
8. 4 йомыркага пешкән бисквиттан ничә корж чыга? Бу форманың диаметрына бәйле. 18 ле таба белән пешерсәң, 4 корж да чыга. 22-23 ле формада – өчәү.
9. Бисквитны пешерә башлаганчы, мичне яхшылап җылытыгыз. 200 градуста 5 минут чамасы тотам. Пешергәндә газ миченең ишеген ачмагыз.
10. Пешкәнен ничек беләсе? Бик тәмле ис чыга башлагач, төсе килгән булса, бисквит уртасына теш таякчыгы белән тишем ясап карыйм. Коры булса, пешкән, юеш булса, яңадан мичкә тыгам.
11. Пешүгә мичтән аласымы? Пешүгә үк алганым да, шунда ук тотып суытканым да бар. Аермасы юк. Җылы килеш формадан гына төшерми торыгыз, суынсын.
12. Бисквитны бер көн алдан пешереп, пакетка салып суыткычта тотсагыз, ул тагын да тәмлеләнә.
Торт өчен бисквит камырының рецепты:
4 йомырка;
ярты стакан шикәр комы;
1 стакан он;
калак очы белән генә ванилин;
ярты бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
Йомыркаларның сарысын агыннан аерасы. Агын – башта акрын, аннары кызурак режимда күпертәсе. Яхшылап күперткәч, миксер эшләп торган көйгә кашыклап кына шикәр комы һәм әз генә ванилин саласы. Аннары сарыларны болгатып, аларын да кашыклап кына миксер эшләп торган көйгә йомырка агына кушасы. Миксер башка кирәк булмый. Онны ике тапкырдан да ким иләмәгез. Күбрәк иләнгән саен яхшы. Массага иләктән әкренләп кенә бер кул белән или-или, он салабыз. Икенче кул белән астан өскә таба әкрен генә кашык белән болгатабыз. Он белән бергә камыр көпшәкләндергеч тә өстәргә кирәк. Әзер камырны формага салырга, 30 минут чамасы 200 градуслы мичтә
пешерәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк