Логотип
Белмәсәң бел

Нәзакәтле хатын-кыз нинди була?

Юк, һич тә югары катлауның бай хатыннары турында сүз бармый. Беренче чиратта, ул үзен һәм башкаларны бәяли белә торган акыллы зат. Анда бөтен нәрсә гармониядә: стиль, кием, белем, эчке дөньясының тирәнлеге һәм кешелек сыйфатлары. Һәм алар бербөтен итеп карала.

1. Көн саен үзенең тышкы кыяфәтенә
аерым игътибар бирә

Кунаклар һәм инстаграмга фото куяр өчен генә түгел. Хәтта ял көне иртән кухняга кофе пешерергә чыкканда да ул матур күренә. Чәчләре җыйнак итеп җыелган, чиста өй киемнәреннән, җиңелчә бизәнгән. Үз дәрәҗәсен белүе әллә каян күренеп тора!

2. Гәүдәсен төз тота, матур атлап йөри

Иңсәләре асылынып төшкән, аягын сөйрәп атлаучы хатын-кызны хәтта бик зиннәтле киемнәре дә коткара алмый. Ә аркасын төз тотып, җиңел адымнар белән йөрүче кыз гади футболкадан да королева кебек күренә. Бер атна төз буй-сын белән йөреп карагыз әле: башкалар сезгә бөтенләй икенче күз белән караячак.

3. Акрын һәм тыныч тавыш белән сөйләшегез

Ыгы-зыгы килеп, сез ышанычсызлык тудырасыз. Ут чыккандай кабаланып, тыкы-тыкы килеп яки кычкырып сөйләү, колак ярырлык интонацияләр – бу киеренкелек билгесе. Паузалар ясап, тыныч тембр саклап сөйләшергә кирәк. Әңгәмәдәшегезгә шундук бөтен нәрсәне әйтеп бирергә ашыкмасагыз, сезне тыңлаячаклар.

Нәзакәтле хатын-кыз нинди була?

 

4. Тирә-яктагы хаосны җыештырыгыз

Киемнәрегез урындыкка аркылы-торкылы эленгән, өстәл тулы юылмаган савыт-саба, сумкагызда, эш өстәлендә тәртипсезлек икән – башыгызда да хаос булачак. Безнең баш мие шулай көйләнгән: тирә-юньдә тәртип = уйларда тәртип. Эшне кечкенәдән башлагыз: башта бер шүрлекне тәртипкә китерегез, сынган әйберләрне ташлагыз. Үзегезне тыныч һәм ышанычлы тотуда чисталыкның турыдан-туры катнашы бар.

5. Үзегезгә кирәкле әйберләрдә кысмырыкланмагыз

Бриллиантлар турында сүз бармый. Битне дымландыра торган крем, яхшы шампунь, күңелгә хуш килерлек парфюмерия турында сүзебез. Тәрбияләнгән бит, чиста чәчләр, хушбуегызның җиңелчә шлейфы артык чыгымнарсыз да затлы күрсәтер үзегезне.

6. Сөйләмегезне контрольдәз тотыгыз

Нәзакәтле хатын зарланмый. Ул йә проблеманы үзе чишә, яки ситуацияне ничек бар шулай кабул итә. Гайбәт, хезмәттәшләреңне тикшерү, гел зарлану – бу бик авыр йөк, һәм ул сезне артка сөйри. Негативны тыныч үткәрә белегез. Артык эмоцияләрсез генә: «Мин булдыра алам», «Бу миңа туры килә», – дип әйтергә өйрәнегез. 

7. Игътибар яуларга тырышып чапмагыз

Нинди шәп икәнегезне бөтен кешегә исбатлап йөрү кирәкми. Лайкка өметләнеп, 100 сторис кую да кирәк түгел. Нәзакәтлелек – дефицит сыйфат ул. Вакытыгызны һәм үзегездәге җылылыкны кемгә бирергә икәнен яхшылап уйлап эш итегез. Никадәр талымлы булсагыз, дәрәҗәгез шулкадәр югары булыр.

Нәзакәтле хатын-кыз нинди була?

 

8. Хәрәкәтләрегезне, кул ишарәләрегезне, кыланмышларыгызны игътибарда тотыгыз

Чынаякны ничек тотасыз? Урындыкта ничек утырасыз? Чәчләрегезне сыпыргалап, телефоныгызны кулда әйләндергәләп утырмыйсызмы? Кисәк ясалган хәрәкәтләр хафалы булуыгызны сиздерә. Кабаланусыз салмак хәрәкәтләрегез, ачык позагыз сүзләргә караганда да күбрәк сөйли.

9. Ялгыз кала белегез

Монысы аеруча катлаулы пункт. Ялгызлыктан курыккан хатын берүзе генә калмас өчен теләсә нәрсәгә дә түзәргә риза. Бу инде нәзакәтлелек түгел. Ә нәзакәтле хатын-кыз кичләрен йә китап укып үткәрә, йә кинога, кафега бара – аңа үзе генә йөрү дә кызык. Ул үзендәге эчке терәкне ныгыта шулай.

10. Чикләрне куя белегез

Иң якын кешеләргә дә артык юл куймагыз. Тышкы кыяфәтегезне тәнкыйтьләгән апагызга, мәсәлән. Яки носкиларын кер кәрзиненнән читкә аткан ирегезгә. Туктаусыз зарланучы дус хатыныгызга... Нәзакәтле хатын мондый очракта тыныч кына: «Миңа бер дә ошамый бу кыланмышың. Бүтән болай эшләмә», – дип әйтә. Һәм беркайчан да үз чикләре өчен акланмый. Сезнең моңа тулы хокукыгыз бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар