Назлашу үзебезгә генә түгел, баш миебезгә дә ошый! Галимнәр раславынча, якынлык вакытында кеше организмында тән генә түгел, баш мие дә актив эшли: берьюлы 30 лап нокта «уяна». Без ләззәт алган минутларда баш миендә нинди үзгәрешләр бара соң?
1. Баш мие «кайный»
Дөресрәге, баш миенең лимбик системасы – безнең физик тарту һәм хис-тойгылар өчен җаваплы өлеше активлаша. Нейропсихологлар аны «примитив» баш мие дип тә атый. Якынлык вакытында нәкъ менә шушы өлеш иң югары ноктада эшли. Шуңа күрә яратышыр алдыннан яки аннан соң ук бик мөһим карарлар кабул итмәвегез хәерле – хисләр акылдан өстенрәк булырга мөмкин.
2. Рациональ фикерләү «сүнә»
Хатын-кыз баш миенең социаль бәяләү һәм игътибарлылык өчен җаваплы ике өлеше сексуаль ярсыну вакытында сүнә. «Мәхәббәт сукыр» дигән гыйбарә фәнни яктан да хак булып чыга: без бик нык теләгәндә дә ул вакытта объектив бәяли алмыйбыз. Моннан тыш, үзеңне тәнкыйтьләү өчен җаваплы үзәкләр дә йоклый. Нәкъ менә шуңа күрә бу вакытта без үзебезгә һәрвакыттагыдан да ныграк ошыйбыз.
3. Дофамин – «рәхәтлек гормоны» арта
Якынлык вакытында баш мие дофамин гормонын зур күләмдә бүлеп чыгара. Бу химик матдә безгә эйфория, канәгатьләнү хисе бирә һәм «бүләкләү системасының» үзәге булып тора. Дөньяда башка берни дә дофаминның бу кадәр күп бүленүе белән ярыша алмый.
4. Яратышу безне бер-беребезгә бәйли
Сөешү вакытында бүленеп чыккан тагын бер мөһим матдә – окситоцин. Аның төп «хезмәте» – кешеләр арасында якынлык һәм җылылык булдыру. Нәкъ менә окситоцин ата-анага бала турында кайгыртырга, ә ир белән хатынга бер-берсеннән рәхәтлек алырга ярдәм итә. Бу вакытта окситоцинның күп булуы аркасында, яхшылап белмәгән кешегә дә гашыйк булырга мөмкинбез.
5. Секс – иң яхшы йокы даруы
Дөресрәге, вазопрессин матдәсе безне йокыга тарта. Бу нейромедиатор якынлыктан соң зур күләмдә бүленеп чыга һәм кешедә татлы йокы теләге уята. Күпләрнең якынлык кылганнан соң тиз генә йокыга китүе – организмның табигый реакциясе.
6. Үзебезне бәхетлерәк хис итәбез
Серотонин – кәефне һәм йокыны көйләүче нейромедиатор. Ул җитмәгәндә кеше үзен арыган, төшенкелектә хис итә, хәтта депрессиягә бирелергә мөмкин. Секс вакытында без серотонинның зур дозасын алабыз, бу исә «стресс» гормоны булган кортизолның тәэсирен бетерә. Моннан тыш, ул хәтерне дә яхшырта. Шуңа күрә иртәнге якынлык – мөһим эш көне алдыннан менә дигән тонус булып та тора.
7. Энергия ташып тора
Игътибар һәм энергия өчен җаваплы норадреналин матдәсе дә якынлык кылганда күп бүленеп чыга. Йөрәк тибеше ешаюы да – шушы матдә чыгуның нәтиҗәсе. Пульсның кыска вакытка күтәрелүе яратышуны бик нәтиҗәле һәм файдалы кардиотренировкага әйләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк