Нәүрүз бәйрәме 21-22 мартта уза. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата – көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә.
Нәүрүзнең кыскача тарихы
Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул – кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, борынгы фарсыларда барлыкка килгән дип санала. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул «яңа көн» дип тәрҗемә ителә. Ул – кышның тәмамлануы, язның килүе, яңа тормыш башлану билгесе.
Нәүрүз бәйрәме яңарыш, уңыш, дуслык, мәхәббәт символы булып санала. Бәйрәмнең чал тарихы гореф-гадәтләргә, риваятьләргә бай. Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча, Нәүрүз алдыннан кешеләр өйләрен юып-чистартып, хуҗалыкларын тәртипкә китерергә, алган бурычларын кире кайтарырга тиеш булганнар. Имеш, Нәүрүз чиста йортка, яхшы өй хуҗасына килеп керсә, аны авырулар, уңышсызлыклар читләтеп узачак. Борынгылар фикеренчә, Нәүрүзне шат күңел һәм сый-хөрмәт белән каршы алсаң, ул өйгә муллык һәм ел буена уңыш китерәчәк.
Нәүрүз бәйрәме 2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМОның Генераль Ассамблеясе карары нигезендә Халыкара бәйрәм статусын ала.
Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән.
Нәүрүзне кайларда бәйрәм итәләр?
Нәүрүзне Тадҗикстанда, Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда, Әзербәйҗанда, Грузиядә, Албаниядә, Кыргызстанда, Төньяк Македониядә, Төркиядә, Казакъстанда, Дагстанда, Татарстанда, Башкортстанда, Кытайның Уйгур автоном районында, Көньяк Көрдестанда (Ирак), Иранда, Әфганстанда һәм башка җирләрдә бәйрәм итәләр. Бәйрәм никадәр мулрак узса, ел шулкадәр әйбәтрәк килә дип санала.
Нәүрүз – Казакъстанда
Казакъларда бу көнне һәр кеше җиде ишекне ачып, җиде йортка керергә тиеш. Алар йортның хуҗаларына сәлам әйтә, хәлләрен сораша, бәйрәм белән котлый. Һәр кеше казанда кайнап торган нәүрүз күҗен татып карарга тиеш. Нәүрүз күҗе – аш дигәнне аңлата, ул җиде ингредиенттан тора: ит, он, тоз, сөт, май һәм җиде төрле ярма (дөге, солы, карабодай, кукуруз, тары, бодай, арпа). Һәрбер компонент үзенә күрә бер мәгънәгә ия: муллык, бәхет, табигатьнең яңарышы… Шулай ук Нәүрүз бәйрәмендә табынга бавырсак, кымыз, казы-карта (ат итеннән ясалган ысланган казылык), шелпек (лавашка охшаган камыр ризыгы), җәя (сарык итенең бер өлеше) куела.
Нәүрүз бәйрәме көнне казакълар милли киемнәр кияләр.
Нәүрүз - Әстерхан татарларында
Әстерхан татарларында Нәүрүз көнне туганнар күрешкән, туй көннәре билгеләнгән. Аларда бәйрәмнең икенче исеме дә бар - Әмәл яки Амил.
Бу көнне яшьләр, шәкертләр авыл буенча һәр өйгә кереп, «Нәүрүз әйтеп» йөргәннәр, «Бәйрәм хәерле булсын» дигәннәр. Нәүрүз такмакларында өй хуҗаларына яхшы теләкләр, бәхет-шатлык, уңышлар теләгәннәр, шуның өчен хуҗалар аларга бүләк биргән.
Амил бәйрәмендә халык бер-берсенә кунакка йөргән. Амилгә кабак ашау тиеш булган – һәр өстәлдә кабак ризыклары булган. Амилдә көн буе өстәлдә ризык җыелмаган – кергән кешеләрне чәй эчерми чыгармаганнар.
Нәүрүз – Иранда
Бу бәйрәм аларда гадәттә 13 көн дәвам итә һәм аның беренче 5 көне Нәүрүзне каршылауга, туган-тумачага, дусларга кунакка йөрүгә багышлана.
Кызганыч, быел аларда бу бәйрәм кайгысы түгел...
Нәүрүз – Әзербәйҗанда
Соңгы елларда алар Нәүрүзне атна буе бәйрәм итәләр һәм ул ял көннәре дип санала. Нәүрүз белән бәйле бер йолалары бар: учак ягарга – ул «тонгал» дип атала һәм аның аша 7 тапкыр сикерергә тиешләр.
Бер-берсен «Нәүрүз мөбарак булсын!» дип сәламлиләр. Бәйрәм өстәленә бик күп татлы ризыклар – пәхләвә, шекербура, бадамбура куялар. Кунакларны сыйлаганда, «Яңа ел да шушындый татлы, баллы булсын!» – дип телиләр.
Нәүрүз – Үзбәкстанда
Үзбәкләрдә бәйрәмдә пылаудан тыш, Нәүрүзнең төп ризыкларының берсе – шыттырылган бодай бөртекләреннән сумаләк. «Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!» диюгә алар: «Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын!» дип җавап бирәләр.
Нәүрүз – Таджикстанда
Бу көнне алар өстәлгә куйган ризыклар барысы да «с» хәрефеннән башланырга тиеш: сумаләк (таджикча – суманак), серкә (таджикча – сипанд, сирко), шыттырылган бодай (таджикча – сэмени), яшел тәмләткечләр (таджикча – сабза)...
Нәүрүз – Кырым татарларында
Кырым татарлары аны Наврез диләр. Бу көн җитәрәк алар зиратларга барып, каберләрне тәртипкә китерәләр. Өйләрен җыештыралар, ремонтлыйлар. Бер кат кием-салымны юалар.
Бәйрәм 21 март көнне иртәнге намаздан соң ук башлана. Иң элек зиратка барып, каберләр янында якыннарына догалар кылалар.
Бәйрәмгә бер ай кала, бодай утырталар – аның белән бәйрәм табынын бизиләр. Табында ризык күп, мул булырга тиеш, әмма һәрвакыт булырга тиеш ризыклар да бар: ипи, зәйтүн җимеше, пенир (өйдә эшләнгән сыр), кабак, йөзем, чикләвекләр.
Нәүрүз – татарларда
Нәүрүзне татар халкы бәйрәм иткәнме? Нәүрүзнең кайчандыр татарларда зурлап үткәрелгән бәйрәм булуына ишарә итүче чыганаклар бар. Әйтик, күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең ХIХ гасырда иҗат иткән хезмәтләренә караганда, 1700 елга кадәр мөселман татарлары яңа елны фарсы кояшы елы буенча хәмәл (март) аенда көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән вакытта башлаган.
Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов Шиһабетдин Мәрҗанинең ХVIII йөзгә караган кулъязма хезмәтләрендә яз айларын татарлар өчкә бүлеп, «бала нәүрүз, карт нәүрүз, эсселек нәүрүзы» дип йөртүе турында әйткән дип яза.
Соңгы берничә гасырда татарларда Нәүрүз бәйрәме зурлап үткәрелмәгән, онытылган.
Татарстанда кабаттан беренче тапкыр Нәүрүз 1988 елда билгеләп үтелде. Бәйрәмнең инициаторлары - Казан университетының ике аспиранты Әминә Җәләлетдинова һәм Фирдүс Девбаш иде. Бәйрәм беренче тапкыр «Яшьләр үзәге» каршындагы мәйданда узды. Аны оештыруда берничә уку йорты студентлары, татарлардан тыш үзбәк, әзербайҗан, казакъ, төрекмән, кыргыз яшьләре дә катнашты. Беренче Нәүрүзнең максаты яшьләрне үзара берләштерү, дуслаштырудан гыйбарәт була.
Ул көнне бәйрәм чарасы аннары «Яшьләр үзәге»нең ресторанында дәвам итте. Анда төрки халыклар вәкилләре чыгыш ясады.
Алдагы елларда Нәүрүзне инде шәһәр хакимияте оештыра башлады – ул Казан урамнарына күчте. Бу бәйрәмдә һәр елны «Нәүрүз гүзәле» дә сайлана.
Нәүрүз такмаклары
Бу көнне балалар, өй саен кереп, такмаклар әйтеп йөргәннәр, хуҗалар аларга тәмле әйберләр биргәннәр.
Менә алар әйткән такмакларның берничәсе:
Нәүрүз әйттек без сезгә
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә
Малыгыз артсын көзгә.
Ач ишеген, керәбез
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хәер дога кылабыз
Нәүрүз котлы булсын диябез.
Исәнме, түтәй?
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә 3 күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калач кирәк,
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә, сызланма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк