Логотип
Белмәсәң бел

Начар әти: моның билгеләре һәм сәбәпләре

«Минем ирем – начар әти» – дип берәү дә сөйләп йөрми инде. Гадәттә, мондый проблеманы чит кешеләрдән яшерергә тырышалар. Әмма башкаларга белгертмәүдән генә ул юкка чыкмый бит һәм ул баланың да, аның әнисенең тормышына җитди йогынты ясый.

Начар әти дип нинди әтигә әйтергә? Мондый әтинең үз-үзен нигә шулай тотуының сәбәпләрен ничек аңларга? Әгәр ирегез балаларга карата начар мөгамәләдә икән, нәрсә эшләргә?
1. Начар әти билгеләре
Моны билгеләү шактый кыен, чөнки «яхшы» һәм «начар» төшенчәләре субъектив – аларны һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. 
Шулай да тырышып карыйк. 

Игътибар булмау
 Әти кеше бала белән аралашырга омтылмый, улын яки кызын нәрсә борчыганын, аның нинди кызыксынулары барын белми.

Ярдәм итмәү
 Ул балага авыр чакта аңа булышмый, ниндидер эше килеп чыкмаса, юатмый, уңышлары булса, мактамый. Бала белән аның арасында эмоциональ бәйләнеш бик аз яки бөтенләй юк.

 Физик як эмоциональ агрессия  
Теләсә нинди көч куллану, бигрәк тә сәбәпсез яки юк кына сәбәп аркасында – кычкыру, кимсетү, мыскыллау, хәтта кул күтәрү.

 Баланың проблемаларын күрмәмешкә салышу
Әгәр ата кеше баланың зарлануын ишетмәсә, аңа кул гына селтәсә,  ышанмаса яки проблемаларны вак дип санаса, бу – игътибарсызлык билгесе.

Тәрбиядә эзлеклелек булмау
Әгәр бер эшне эшләүне бүген тыйса, әмма шул ук эшне эшләгән өчен иртәгә бер сүз әйтмәсә, бу кагыйдәләр булмауга тиң. Бу күренеш, әлбәттә, тәрбиянең сыйфатына тискәре йогынты ясый.

Хатын-кыз белән конфликтларда балаларны куллану 
 Балаларны әниләренә каршы котырткан яки аларны гаилә каршылыкларында корал итеп кулланган әти баланың психикасына зур зыян сала.

 Битарафлык
 Иң куркынычы – кешенең үз баласы язмышына карата тулысынча битарафлыгы.


2. Ни өчен әтиләр үзләрен болай тота?
Начар әти булу – ир-атның үзе теләп кемгәдер зыян китерергә теләү нәтиҗәсе түгел. Еш кына аның артында катлаулы сәбәпләр ята:

 Үрнәк булмау 
 "Яхшы әти" булмаган ир-атларның күбесе балачакта әниләре тәрбиясендә генә үскән. Үзләре әти булгач, алар бала белән ата арасында дөрес мөгамәлә нинди булырга тиешлеген аңламаска мөмкин.

Ата-ана булырга әзер түгел 
Ир-атның әти роленә әзер булмавы да бар. Бу үз өстенә җаваплылык алырга теләмәү яисә балаларны тәрбияләү никадәр көч таләп иткәнен аңламау белән бәйле булырга мөмкин. Кайбер ирләр үз мәнфәгатьләрен корбан итәргә әзер булмый. Аларның дөньясы үз тирәсендә генә әйләнә, ә бала – йөк буларак кабул ителә.

Стресс һәм психологик басым 
Тормыш ир-аттан күпне таләп итә: уңышка ирешү, көчле булу, гаиләне тәэмин итү... Баш өстендә кылыч кебек торган бу таләпләр һәм өметләр агрессиягә, ачуга һәм гаиләнең барлык әгъзаларыннан эмоциональ читләшүгә китерергә мөмкин.

 Балаларның әнисенә мәхәббәт булмау
 Икесе арасында мөнәсәбәтләр начар булып,  ир-ат хатынын яратмаска мөмкин. Бу аның баласына карата мөнәсәбәтенә дә тискәре йогынты ясый, улы (яки кызы) аңа яратмаган кешесен хәтерләтә.

Белем һәм күнекмәләр җитмәү 

 Еш кына әтиләр төрле яшьтәге балалар белән ничек дөрес мөнәсәбәтләр төзергә белми. Аларга әкиятләр сөйләү яки кыз бала белән  курчак уйнау өчен сюжет уйлап табу бик кыен.

Психика белән проблемалар, бәйлелекләр 
Мондый халәтләр теләсә нинди сәламәт мөнәсәбәтләрне юкка чыгара. Эчкече яки комарлы уеннар белән мавыгучы ата кеше баласына газаплардан, проблемалардан һәм начар үрнәктән кала бернәрсә дә бирә алмый.

3. Моның балаларга йогынтысы ничек?
 Түбән үзбәя 
Мондый балалар үзләрен кирәк, кадерле дип хис итми, үзләрен мәхәббәткә һәм игътибарга лаек түгел дип саныйлар.

Мөнәсәбәтләрдә проблемалар 
Әти белән булган мондый кире тәҗрибә киләчәктә үз гаиләләрен төзегәч сәламәт мөнәсәбәтләр төзүдә авырлыкларга, иренә (хатынына)  ышанмауга китерергә мөмкин.

Эмоциональ проблемалар 
 Борчылу, депрессия, агрессия, ачу белән идарә итүдә авырлыклар – боларның барысы да әти мәхәббәте һәм ярдәме җитмәү нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Гаилә сценариен кабатлау
Начар әти белән үскән балалар үзләре дә кайвакыт начар ата-аналарга әверелә – шул ук сценарийны кабатлыйлар.

Ялгызлык  
Әгәр әтисе игътибар итмәсә, хәтта тулы гаиләдә дә бала үзен ялгыз хис итәргә мөмкин, 

4. Әгәр ирегез – начар әти булса, нәрсә эшләргә
Әгәр ирегезнең улына яки кызына карата начар мөгамәлә итүен аңласагыз, хәлне үзгәртергә тырышырга кирәк:
Ачыктан-ачык сөйләшү 
Икегез дә тыныч булган вакытны сайлагыз һәм күзәтүләрегез турында сөйләгез. Ирегезне гаепләмәгез, тыныч тон белән сөйләшегез.

 Мисаллар 
Сезне борчыган конкрет мисаллар китерегез. Мәсәлән: "Син улыңа матчта аның белән барачакмын дип вәгъдә иттең, ләкин бармадың".

Чишелеш 
 Проблеманы күрсәтү генә түгел, ә хәлне ничек төзәтергә мөмкин икәнен дә эзләгез. Мәсәлән: "Әйдә, бергә күбрәк вакыт үткәрергә тырышыйк? Бәлки, шимбә көнне каядыр барырбыз?".
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар