Логотип
Белмәсәң бел

Мөнәсәбәтләр бозылуның ун сәбәбе

Тирә-яктагы кешеләр белән мөнәсәбәтләр ни өчен бозыла? Көтмәгәндә аралар суынганын тойгач, аралашу тәмамлангач күпләр гаепне читтән эзли. Ягъни, үзләреннән читләшкән кешене көнләшүдә, үзара аңлашу булмауда һәм башка нәрсәләрдә гаеплиләр. Сүз дә юк, дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Әмма кайвакыт кеше башкаларны үзеннән үзе дә читләштерергә мөмкин. Моның иң популяр ун сәбәбенә күз салыйк.

Тирә-яктагы кешеләр белән мөнәсәбәтләр ни өчен бозыла? 
Көтмәгәндә аралар суынганын тойгач, аралашу тәмамлангач күпләр гаепне читтән эзли. Ягъни, үзләреннән читләшкән кешене көнләшүдә, үзара аңлашу булмауда һәм башка нәрсәләрдә гаеплиләр. Сүз дә юк, дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Әмма кайвакыт кеше башкаларны үзеннән үзе дә читләштерергә мөмкин. Моның иң популяр ун сәбәбенә күз салыйк.  

1. Тыңлый белмәү

Сөйләшкәндә үз фикереңне әйтергә, җавап бирергә әзер тору – ул әле тыңлау һәм ишетү түгел. Беренче карашка, бу бик гади кебек тоела: икенче кеше сөйләгәндә син дәшмисең икән – димәк, тыңлыйсың. Әмма чынлыкта тыңлый белү – сүзләрне генә түгел, кешенең хисләрен, ихтыяҗларын, эчке халәтен дә аңларга тырышу ул. Ачыклык кертер өчен сораулар биргәндә, аңлавыңны күрсәткәндә, сөйләүченең сүзен бүлдермәгәндә, әңгәмәдәш үзенең кадерле булуын тоя.

Шуңа күрә якыннарыгыз белән аралашканда сүз әйтергә үз чиратыгызны гына көтеп утырмагыз. Чынлап тыңларга һәм ишетергә өйрәнегез.

2. Ачыктан-ачык сөйләшмәү

Кайбер кеше якыннары белән аралашканда (дуслар, туганнар, сөйгән яр булсын) күңелендәгесен әйтеп бетерми, эченә җыя. Әңгәмә – ул сүз алышу гына түгел. Ул үз уйларыңны, хисләреңне ихлас итеп әйтү, икенче кешенең карашын аңларга тырышу, уртак чишелеш табу мөмкинлеге. Әгәр сөйләшкәндә катлаулы яки уңайсыз темалардан читләшеп, үпкәләрне йотып барсак, үзебезнең килешмәвебезне әйтергә курыксак, телибезме без аны, теләмибезме – якыннарыбыз белән арада упкын хасил булачак. 

Яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен, үзеңне борчыган мәсьәләләр хакында тыныч кына ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Күп вакыт бер аңлашу киләчәктә күп проблемалардан саклый. Иң мөһиме – фикерне хөрмәт белән, башкаларны гаепләмичә әйтә белү. 

3. Артык бәйлелеккә омтылу

Әгәр кеше башкаларның ихтыяҗларын һәрвакыт үзеңнекеннән өстен куя, үз кызыксынуларыннан баш тарта, дустының яки сөйгән ярының тормышы белән генә яши башлый икән – бу артык бәйлелек билгесе булырга мөмкин.
Кайчак без кемнеңдер ризалыгын, мәхәббәтен һәм хөрмәтен яуларга, яки бәхәстән качарга теләп, үзебезне икенче планга калдырабыз. Әмма шулай эшләгән саен, кеше әкренләп үз-үзен югалта башлый.

Үз фикерең, үз теләгең, үз чикләрең булу – бу табигый күренеш. Якын мөнәсәбәтләрдә дә кеше иң элек үзе булып калырга тиеш. Һәр кешенең үз дөньясы, үз кысалары бар, арада күренмәс чикләр бар – аларны җимерергә ярамый. 

4. Гафу итә белмәү

Тормышта проблемаларсыз, үпкәләшмичә, аңлашмыйча гына яшәп булмый. Һәркем ялгышырга мөмкин, кайчак, уйламыйча артык сүз әйтелә, кемдер, үзе дә сизмәстән, башка берәүне рәнҗетә.

Гафу итә, кичерә белмәү – тирә-яктагылар белән мөнәсәбәтләр корырга комачаулый. Гафу үтенүне кабул итеп, күңелдәге авырлыкны җибәрер урында, кайбер кеше ачу хисләре белән йөрүен дәвам итә.

Гафу итү яки гафу үтенү – ул кимсенү түгел, ул мөнәсәбәтләрнең кадерен белүне аңлата. Күңелне артык авырлыктан азат итеп, җиңеллек белән алга таба атларга ярдәм итә.

5. Үз-үзеңә артык таләпчән булу 

Үз-үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карый белү файдалы. Ул хаталарны күрергә һәм үсәргә ярдәм итә. Әмма чама хисе мөһим. Әгәр артык таләпчәнлек уңышларыңны кечерәйтүгә, мактау сүзләрен кабул итә белмәү дәрәҗәсенә җитсә, яхшы сүзгә дә шикләнеп җавап бирергә мәҗбүр итсә – бу күренеш тә тирә-яктагыларны читләштерергә мөмкин.

Үзенең уңышын танымаган, үз хезмәтен югары бәяләмәгән кеше белән аралашу ялыктыра, ә кемдер бу кеше шулай үзенә игътибар җәлеп итәргә тырыша дип тә уйларга мөмкин. Үз уңышларыңны таный белү һәм рәхмәт сүзләрен тыныч кабул итү мөнәсәбәтләргә җылылык өсти.

6. Күңел нечкәлеген яшерү

Ышанычлы, җылы мөнәсәбәтләр кору өчен кайчак ачыграк булырга кирәк. Үз уйларыңны, шикләреңне, куркуларыңны, күңелдә йөрткәннәрне уртаклаша белү кешеләрне якынайта. Әгәр кеше һәрвакыт эчеңдәген яшереп калдырса, үзенең күңел нечкәлеген күрсәтергә курыкса, арада күренмәс бер киртә барлыкка килә. Әңгәмәдәше арада ышаныч юклыгын тоярга мөмкин.

Күпләр өчен өстән-өстән генә аралашу җитми. Шуңа күрә артык ябык булу кайбер дусларны читләштерә ала. Күңел халәтен ихлас белгерткән берничә сүз кешеләрне күпкә ныграк якынайта.

7. Ярдәмне кабул итә белмәү

Ярдәмне кабул итә белү – ул җитлеккәнлек билгесе. Бу кешеләр белән мөнәсәбәтләрнең кадерле булуын күрсәтә. Дуслар, туганнар, берәрсе ярдәм тәкъдим иткәндә гел баш тарту, кешеләрне сиңа яхшылык эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү булып тора. Кайчак кешегә ярдәм итү – башка берәүгә үзенең кирәкле булуын тояр өчен дә кирәк. Өстәвенә, даими рәвештә «юк, мин үзем хәл итәм», дип торган кеше тирә-яктагыларга артык горур булып та күренергә мөмкин. 

Ярдәмне кабул итү – көчсезлек билгесе түгел. Киресенчә, кешеләргә бер-берсенә якынаерга мөмкинлек бирә.

8. Вербаль булмаган сигналларны күрмәү

Аралашу – гел сүзләргә генә корылмаган бит. Кешенең карашы, йөзе, кул хәрәкәтләре, тавышы, интонациясе дә күп нәрсә хакында сөйли. Кайчак нәкъ менә шулар сүзләргә өстәмә мәгънә бирә, кешенең чын халәтен аңларга ярдәм итә. Мондый ишарәләргә игътибар итмәү аңлашылмаучылык тудырырга мөмкин. Кешенең хисләрен яки ниятен дөрес аңламыйча, ялгыш нәтиҗәгә килергә, хәтта кирәкмәгән сүз әйтеп рәнҗетү ихтималы туа.

Шуңа күрә сөйләшкәндә әңгәмәдәшеңнең йөзенә, утыру рәвешенә, тавышындагы үзгәрешләргә дә игътибар итәргә кирәк. Бу һәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен дөрес аңларга һәм мөнәсәбәтләрне сакларга ярдәм итә.

9. Рәхмәтле була белмәү

Безгә көн саен тирә-яктагы кешеләр үзләренең вакытын, игътибарын сарыф итәләр, ярдәм кулы сузалар, җылы сүз әйтеп, кайгыртып яшиләр. Рәхмәт сүзе – кешенең сиңа биргәнен кадерләп кабул итүе ул. Сүз гадәт буенча коры гына әйтелгән «рәхмәт» турында түгел. Чын рәхмәт – ул ихласлык, мөнәсәбәтләрнең кадере булганын күрсәтү.  

Рәхмәтле булуыңны күрсәтә белмәү тирә-яктагыларда үз тырышлыкларын син гадәти нәрсә итеп кенә кабул итәсең дигән хис уятырга мөмкин.

Кайчак ихлас күңелдән әйтелгән бер җылы сүз мөнәсәбәтләрне саклаучы тылсымлы көчкә ия була.

10. Мөнәсәбәтләрнең кадерсезлеге

Күңел биреп аралашмаганда мөнәсәбәтләрне озак саклап булмый. Берәр кеше белән эш өчен генә, кирәк булганга гына аралашу тиз фаш була. Бигрәк тә кешене үз файдаңа кулланыр өчен, ялгыз калмас өчен генә аралашу кимсетә, хәтта рәнҗетергә мөмкин.  

Битарафлыкны, салкын мөнәсәбәтне озак яшереп булмый бит аны. Вакыт узу белән мондый дуслык акрынлап сүрелә. 

Күп вакыт без үз гадәтләребезнең яки эчке карашларыбызның кешеләр белән мөнәсәбәтләргә ничек тәэсир итүен сизмибез. Барысы да тәртиптә кебек тоелса да дуслар һәм танышлар саны акрынлап кими бара икән, уйланыр җирлек бар. Психология күзлегеннән караганда, кешеләр белән мөнәсәбәтләрнең ныклыгы көндәлек аралашу гадәтләренә бәйле. Сәламәт мөнәсәбәтләр ачык диалогтан, хөрмәттән һәм бер-береңне аңларга тырышудан башлана. Көндәлек коммуникациядә игътибар, ихласлык һәм рәхмәт хисе кешеләрне якынайта, ышанычны ныгыта.

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар