Логотип
Белмәсәң бел

Могҗизалы агач

Җәйнең һәр көне бәйрәм кебек. Ләкин юкә чәчәк аткан вакыт тагын да зур тантана шикелле. Аның хуш исе күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәндереп җибәрә, җылылык, йөрәккә дә тынычлык китерә кебек. Шәһәр һавасын тагын да сафландырып җибәрүче табигатьнең гаҗәеп бу чоры бик кыска вакыт дәвам итә, шуңа юкә чәчәгенең хуш исен булган кадәр күбрәк иснәп каласы, шифасын аласы килә.

Әйе, юкә агачының файдалы үзенчәлекләре турында барыбыз да белә. Йомшак яфраклы ботакларыннан әзерләнгән себерке дә, алтын чәчәкләре дә җанга да, тәнгә дә шифа өсти. Йә, кайсыгыз кышкы салкын көннәрдә юкә балы белән аның чәчәгенең тәмле чәен эчеп, матур хатирәләрен яңартмый?

Юкәнең йомшак яфраклары җил белән сөйләшә, алтын төсле чәчәкләре кортларны җәлеп итә, ә аның чәе күңелне хәтта иң көчле салкыннарда да җылыта.  

Җәйнең матур һәм коры көннәрендә җыелган юкә чәчәген шулай ук бераз ышык, җиләс урында киптерергә киңәш ителә. Кояш нурларында кипкән дару үләннәре үзлекләрен югалта. Онытмагыз! Ә чәй ясаганда, аларны кап-кайнар су белән пешекләп пешерү дә дөрес түгел. Кайнаган, ләкин бераз гына суынган су салып төнәтегез. Юкә чәчәгеннән ясалган чәй ютәлдән булыша, температураны төшерә, иммунитетны ныгыта, бөердән ташларны чыгара, кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә, кан басымын төшерә, невроз вакытында тынычландыра, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгара. Бер аш кашыгы юкә чәчәге, 5 грамм сода салып ясалган төнәтмә авыз куышлыгында чыккан стоматиттан да ярдәм итә. Көнгә 4-5 тапкыр авызны чайкарга кирәк. Ә коры юкә чәчәген кипкән килеш ябыгу өчен кулланалар. Юкә чәчәген кофетарткыч яки блендерда он рәвешенә китерергә кирәк. Көнгә өч тапкыр бер бал кашыгы кабып куярга ярый. (Ләкин юкә чәчәгенең каршы йогынтысы булуы мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала).

Юкә агачы акрын үсә, ләкин бик озак яши. Аны өегез янына утыртсагыз, күләгәсе ышыклап торыр, чәчәкләренең хуш исе кәефегезне күтәрер, ә агачның энергиясе тынычлык китерер. Әгәр гомерегездә агач утыртмаган булсагыз, юкә агачы утырту – бу хатаны төзәтү өчен бик яхшы мөмкинлек. 

Чын юкә балын ашаучылар бик бәхетле, шуңа күрә балны да ышанычлы кешеләрегездән алырга тырышыгыз. Ул алтын төсле, хуш исле һәм бик файдалы.  

Бераз гына вакытның акрынаюын теләсәгез, юкә паркларына чыгыгыз яки урманга барыгыз! Чынлап та, могҗизалы дөньяга эләккән кебек рәхәт анда. Күләгәле сукмак буйлап узганда, ике якта рәт-рәт утырган юкә агачлары сезнең тынычлыкны саклап тора сыман. Юкка гына ата-бабаларыбыз әлеге агачка дан җырлап, шагыйрь-язучылар аннан илһамланып, үз иҗатларында аларны еш кына искә алмаган инде. Юкә төбендә мәхәббәт аңлашкан парлар азмы икән җир йөзендә? Риваятьләргә ышанганда, юкә агачы явызлыктан да саклый. Кайрысыннан үрелгән чабаталар көч бирә дип, ерак юлларга кия торган булганнар. Каймактан май төшерү өчен гөбене дә бары тик юкә агачыннан гына ясаганнар. Кайрысыннан ясалган мунчаланы хәзерге кыйммәтле салоннардагы бернинди пилинглар алыштыра алмый. 

Динара Әхмәт әзерләде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар