Сүз дә юк, ыгы-зыгылы, стресслы заманда яшибез. Көн туса, башта мең уй: өлгерергә, онытмаска, шалтыратырга, чабарга, табарга... Стрессларга бирешмәүнең берәр сере бар микән?
Сүз дә юк, ыгы-зыгылы, стресслы заманда яшибез. Көн туса, башта мең уй: өлгерергә, онытмаска, шалтыратырга, чабарга, табарга...
Стрессларга бирешмәүнең берәр сере бар микән?
Беләсезме, юкмыдыр, ә бит кешенең нерв системасы ныклыгы өч яшькә үк формалаша, имеш. Бу вакытта өйдәге, гаиләдәге эмоциональ атмосфера бик мөһим икән. Балагыз кулга күтәрүне сорап яки иркәләнәсе килеп елыймы? Шунда ук күтәрегез яки алдыгызга утыртып яратыгыз! Балачагында җитәрлек иркәләнмәгән, сырпаланмаган балалар үскәч зәгыйфь була икән. Алар стерссларга да тиз бирешә, иммунитетлары да какшау. Әмма... баланы чамадан тыш кайгырту, үзегездән башка адым да атларга бирмәү шулай ук нерв тайпылышы китереп чыгарачак. Үсә төшкәч, мондый балалар үзләрен гел киеренке тота, эчке агрессияләре барлыкка килә, хәтта үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкиннәр, ди психологлар. Димәк, баланы җитәрлек иркәләмәсәң дә начар, һәр адымын кайгыртып, күзәтеп тору да яхшыга илтми.
Ә шулай да нерв системасы өчен иң куркынычы булып нинди хисләр кичерү яки нинди хәлләргә юлыгу тора?
Безнең өчен иң яманы үз-үзеңдә казыну, үзеңне битәрләү икән. Шулай ук хисләрне яшереп калдыру да начар. Әйтик, бүген сезне җитәкчегез нахакка гаепләде, ә сез эндәшми калдыгыз. Соңыннан үз-үзегезне җебеклегегез өчен «ашап» йөрисез, ди. Менә, болар нерв күзәнәкләрен үтерә дә инде. Нишләргә, дисезме? Үзегезне битәрләгәннәрен блокнотка язып барырга куша икән психологлар. Нәрсә беләндер мәшгуль вакытта кешенең нервлары тискәре йогынтыны җиңелрәк кичерә. Икенчедән, шаккатсын әле явыз директор, бер сүзен дә калдырмый языгыз! Блокнот белән ручка алып килергә өлгерми калсагыз? Ул очракта күз алдыгыздагы предметларны санагыз. Билгеле, директорның ярты сүзе бер колактан керер, икенчесеннән чыгар. Әлегә сезгә аның сүзе түгел, нервларны саклау кирәк. Күз алдына гына китерегез: «Ишеттеңме?» – дип, яшелле-мөшелле тавыш белән җикеренгән җитәкчегезгә илтифатсыз гына, «ишеттем, ишеттем», дисез дә, күңелегездән генә үз-үзегезгә: «Тәк, ничә кызыл китап булды инде киштәдә», – дип, имтихан оештырасыз.
Әгәр дә күңел тартмаган кеше белән очрашу көтсә? Яисә берәр күңелсез мәсьәләне хәл итәсе булса?
Монда иң яхшы ысул – масштабны үзгәртү. Күңелегездән үзегезне биеккә-биеккә алып менегез дә, әлеге хәлгә мәңгелек масштабыннан чыгып карагыз. Бүгенге бу хәл бик вак кына нәрсә булып күренер. Үлемнән кала бөтен нәрсәне дә үзгәртеп булуны онытмагыз. Сез исән-сау икән, калганы «ерунда».
Күңелегез тартмаган кеше белән очрашканда күңелегездән аның сурәтен бераз үзгәртегез. Мөгезләр ясыйсызмы анда, сакал-мыек тагасызмы – анысын үзегезгә карагыз инде. Аның белән очрашканда күңелегездән генә үзегезгә бик ошаган берәр җырны көйләү дә булыша, диләр.
Бүгенге тормыш һәм эш үзе үк зур стресс бит. Шулай да стресслы мизгелләрне киметергә мөмкинме?
Сезне дулкынланырга мәҗбүр иткән хәлләрне ачыклагыз. Күбесенчә алар гел кабатлана, бер-берсенә охшаш була. Кеше бер баскан тырмага гел басучан ул. Уйлагыз, димәк, мондый очракта нәрсәдер дөрес түгел. Эш көнендә кичергән стресс, начар уйлар, борчылу – уйланыр өчен сәбәп тудыра: ник болай килеп чыга, ник үзебезгә үзебез начар хәлне чакырып китердек? Әйе, күп вакытта без начарын уйлыйбыз, шуңа әзерләнәбез. Менә монда һәм менә хәзер яшәргә кирәк. Проблеманы алдан уйлап куярга кирәкми. Менә кайчан була, шунда уйларбыз. Ә әлегә ул юк, һәм без шушы мизгелдә бәхетле яшәп алыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк