Һәр хатын-кыз өчен ай саен булган «үзенчәлекле көннәр» – лакмус кәгазе кебек. Ул сәламәтлек торышы турында да сөйли. Шуңа күрә бу көннәрдә организмга карата аеруча игътибарлы булу кирәк.
Күрем вакытында көчле авыртулар – табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәп
Күрем күрү көннәрендә көчле авыртулар, гадәттә, кызларда була. Корсак астындагы авырту аналык кыскаруы белән бәйле. Бала тапканнан соң ул кими. Эчке җенес орган-
нарының анатомиясе үзгәрү белән бәйле бу. Авыртуның тагын бер еш очрый торган сәбәбе – эндометриоз да була ала. Түзеп була алмаслык авыртулар патология дәрәҗәсен алып, дисменорея дип атала.
Күрем вакытында шөбһәле өч билге
Бүлендекләр күп һәм оешкан кан белән килгән очракта кичекмәстән организмда тимер күләмен тикшертегез.
Күрем башланганчы һәм беткәч буялып торган бүлендекләр килсә, эндометрия, эндометриоз, күкәйлекләрдә киста патологиясе булу-булмауны ачыклагыз.
Авырту нык булса, В төркеме витаминнарын һәм магний дәрәҗәсен тикшертегез.
Ялгыш фикер
Кайбер кызлар авыртуны баса торган даруларны күрем башланганчы эчәргә кирәк дип саный, әмма бу ялгыш фикер. Авыртуны басар өчен стероидлы булмаган ялкынсынуга каршы дару кулланыла. Аны алдан эчәргә кирәк түгел.
Бүлендекнең төсенә игътибар итегез
Җете кызыл
Бүлендек төсе күп очракта физик активлыкка бәйле. Активлык күбрәк булган саен, ул шулкадәр яктырак, куерыклар азрак булыр. Әмма күрем вакытында бүлендек кисәк кенә җете кызылга әйләнә икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу – аналык җиңсәсеннән кан китү билгесе.
Сулы бүлендек
Бүлендекләрдә су күләме дә мөһим. Ул күбрәк булган саен, кан сыеграк.
Ә бу исә организмда витаминнар һәм минераллар җитмәве турында сөйли. Ул шулай ук анемия билгесе булып та тора.
Көрән яки кара төс
Җенес юлларында аналыкның лайлалы тышчасы һәм кан калып, шуларның организмнан чыгуын аңлата. Борчылырга кирәк түгел, бу – гадәти күренеш.
Алсу төс
Алсу төстәге бүлендекләр эстроген дәрәҗәсенең аз икәнен аңлата. Ә ул күкәйлекләр эшләп чыгарган төп хатын-кыз гормоны. Эстрогеннар аз булса, күрем циклы бозыла. Аларның аз булуы балага узу буенча проблема да китереп чыгарырга мөмкин. Эстрогенның түбән дәрәҗәсе һәрвакыт физик киеренкелектә булу белән бәйле. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, актив күнегүләр бу гормоннарны киметә, ә ул, үз чиратында, цикл бозылуга, шул исәптән, күрем булмауга китерә ала.
Кызыл төстәге оешкан кан
Бүлендекләрдә оешкан кан булу – прогестеронның түбән, ә эстрогенның югары булуын күрсәтә. Шулай ук мондый бүлендекләр кан оюы бозылуын һәм аналыкта миома булуны да аңлатырга мөмкин. Оешкан кан бик күп икән, табибка күренү зарур.
Гадәттә, күрем күрү җиде-сигез көнгә сузыла. Кан югалту исә 80 милли-
литрдан артмаска тиеш. Шуны да онытмагыз: бу көннәрдә мунча кермәгез, кайнар ваннада утырмагыз, көч таләп иткән эшләрдән һәм физик күнегүләрдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелыгыз. Күп итеп су эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк