Яшь барган саен хатын-кызның метаболизмы әкренәя – үзеңне формада тоту кыенлаша. Шуңа бу чорда хатын-кыз тазарып китә, җыйган авырлыгын киметә алмый интегә. 50 яшьтә әлеге проблема белән очрашмас өчен 40 яшьтә файдалы гадәтләргә өйрәнү зарур. Белгечләр бары тик дүрт гадәт гәүдә авырлыгын гына түгел, һәрвакыт яхшы кәеф тә тәэмин итәчәк дип саный. Нинди гадәтләр соң ул?
Иртәнге аш
Иртәнге аш ашарга өйрәнергә һәм аны беркайчан да калдырмаска. Без йокыдан гипогликемия халәтендә, ягъни кандагы глюкоза кимегән хәлдә торабыз. Иртәнге ашны ашамасак, энергия дә, эшчәнлек тә булмый. Һәм көн дәвамында шул калорияләрне өстәп алачакбыз. Ә иң начары – кич, йокларга ятар алдыннан ашау. Иртәнге аш булмаганда организм үзенең эндоген глюкозасын куллана, ә ул бавырга, ашказаны асты бизенә һәм башка органнарга кирәк. «Ашамыйча ябыгырга мөмкин» дигән фикер ялгыш.
«Тәлинкә принцибы» буенча ашау
Бу идея үткән гасырда Гарвардта барлыкка килгән. 22-23 см диаметрлы тәлинкә дүрт өлешкә бүленә. Дүрттән бер өлешендә – катлаулы углеводлар. Алар безгә энергия бирә. Дүрттән бер өлеш – аксым, ягъни «ашказаны өчен ризык». Калган өлешендә – клетчатка (яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр). Ул кандагы глюкоза дәрәҗәсен көйләп, ашказаны эшен яхшырта.
Капкалап алудан саклану
Кайберәүләр ашыйсы килгәндә җиләк-җимеш белән сыйланырга ярата. Әмма организмның фруктозаны үзләштерү мөмкинлеге чикле. Фруктоза артуы сәламәтлектә төрле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин – мәсәлән, инсулинга чыдамлык үсешенә. Шунлыктан белгечләр ачлык хисен «алдап» куярга киңәш итми. Әгәр ашарга мөмкинлек юк икән, бер-ике сәгатькә туклык хисе бирә торган ризыклар ашарга киңәш ителә: табигый йогурт, чикләвек, яшелчә салаты, эремчек, авокадо, хумус.
Гинекологка күренүне онытмаска
40 яшькә якынлашкан хатын-кызларга гинекологка бару һәм сәламәтлеккә игътибарлы булу бик мөһим. Менопаузага нинди хәлдә килеп җитүебез, аны ничек кичерүебез күбесенчә 40 яшьтә сәламәтлеккә ничек караганыбыздан тора, ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк