«Кыенсынып тормагыз, үз өегездә кебек булыгыз... Ләкин кунакта икәнегезне дә онытмагыз». Совет фильмында яңгыраган иронияле шушы сүзләр хәзерге этикет кагыйдәләре нормасына да бик туры килә.
Артык иркенәюдән тыелырга, инициативаларны хуҗалар белән килештерергә кирәк. Бераз соңга калсаң гаеп түгелме, әллә иртәрәк килергәме? Чакырылмыйча өстәл янына утыра башларгамы, әллә сабыр итәргәме? Сәясәт, дин турында бәхәскә кереп китәргәме, әллә телеңне тыебрак торыргамы?
1. Күчтәнәч белән килергәме, әллә...
Этикет кагыйдәләренең берсендә шундый кагыйдә бар: кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне хуҗа кеше табынга чыгарырга тиеш. Ләкин монда аңлашылмаучылыклар да килеп чыгуы ихтимал. Мәсәлән, сезнең пирог бу табынга туры килмәскә мөмкин... Сез алып килгән салатны хуҗалар да ясаган икән инде... Кунаклар аларны чагыштыра башласа... Шуңа күрә бүләккә ашамлыклар алып килмәвең хәерле. Коньяк, торт булса ярый әле. Тик анысын да хуҗалар белән киңәшләшеп эшләгез.
2. Дусларыңны ияртеп килергә ярыймы?
Кунакка шәхсән сезне генә чакырганнар икән, үзең белән тагын кемнәрнедер алып килү әдәпсезлек санала. Бигрәк тә алдан кисәтеп куймыйча. Хуҗалар бит табынны кеше санынча гына әзерли. Килүегезгә һәрчак шат булсалар да, сез ияртеп килгән кызны, балалар яки дусларыгызны күреп, көтелмәгән хәлдә уңайсызланып калулары бар. Иң яхшысы – бөтен нюансларны алдан сөйләшеп кую. Әйтик, балаларны калдырыр кеше юк, аларны да алып килсәк, сез каршы түгелме, дип сорый аласыз.
3. Чит өйдә хуҗа булып йөрмәгез!
Чит монастырьга үз уставың белән кермиләр, дигән мәкаль бар. Туганнарыгызга, бик якын кешеләрегезгә килсәгез дә. Бүлмәләр буйлап йөрү, шкафлар актару, әйберләргә рөхсәтсез кагылу, кондиционерның температурасын үзгәртү, музыканы кабызу – болар бик ямьсез гадәтләр. Хуҗалардан Wi-Fi паролен сорау да килешми. Кирәкмәгән киңәшләр бирүдән тыелып торсагыз да яхшы булыр иде.
4. Интерьер – ул хуҗаның зәвыгы, сезнеке түгел!
Сезгә обойларның төсе, ашъяулыктагы бизәкләр, люстра дизайны ошамаса да, хуҗаларга әйтергә ашыкмагыз. Бу – алар өе, аларның үз кагыйдәләре. Кирәкмәгән җиргә тыгылып, үзара мөнәсәбәтләргә кырау төшерүегез бар. Дәшми калуың хәерлерәк. Иң яхшысы – кунакта күңелегезгә хуш килгән әйберләрне мактап, соклану белдерү.
5. Савыт-саба юарга ашыкмагыз!
Өстәлне җыештыру, савыт-саба юу кебек эшләргә хуҗабикәгә бик якын кешеләр генә алына ала. Күптән түгел генә танышып, әле бик аз гына аралашкан булсагыз, игътибар йөзеннән ярдәм тәкъдим итә аласыз, әмма булышам дип мәҗбүри килеп тыгылу урынсыз бу очракта. Хуҗалар: «Рәхмәт, үзебез җыештырабыз», – дисәләр, бәхәсләшеп маташмагыз. Кунаклар барында хуҗабикә савыт-саба юа башласа да матур түгел. Китәргә вакыт дигән мәгънә салынган дип уйлаулары бар. Икенче ризыкларны куяр өчен чиста тәлинкәләр җитмәү генә искәрмә була ала.
6. Соңга калып утырмагыз!
Винни-Пух хатасын кабатламагыз, төнгә кадәр утырмагыз. Хуҗаларның җыештырасы, юасы барын истән чыгармагыз. Чәй һәм кофе бирә башлауга инде мәҗлес ахырына якынлашканын чамаларга була. Ярты сәгатьтән өйгә җыена башласагыз да ярый. Ашыкмагыз әле, утырыгыз бераз, дигән кыстауларга бирешмәгез: иң түзем хуҗаларны да ялыктыруыгыз бар.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк