Логотип
Белмәсәң бел

Көзге салкыннарда ничек тазармаска?

Ямьле җәй көненнән соң без – хатын-кызлар үзебезне карауда бераз сүлпәнәябез. Моны матурлык салонындагы осталар да раслый. Җиләк-җимеш вакыты тәмамлангач, ашау рационы да үзгәрә. Салкыннар җиткәч, үзеннән-үзе майлырак ризык ашыйсы килә. Моның сәбәбе – организмга энергия күбрәк кирәк булу. Әмма без энергия өчен генә түгел, көзге моңсулыкта кәефне күтәрү өчен дә тәмле-тәмле ризыклар белән ешрак утырып, чәй эчәргә гадәтләнәбез. Нәтиҗәдә, артык авырлык җыела башлый. Моны ничек булдырмаска соң?

Көз – ул салмаклык чоры. Беренчедән, бу физиология: организм энергиясен хәрәкәткә түгел, күбрәк җылынуга сарыф итә. Икенчедән, бу ял итү вакыты да. Җәйге эшләр тәмамланды, запаслар ясалды, инде тынычлана да мөмкин. Көз – ул әле моңсулык чоры да, димәк, ничектер кәефне күтәреп торырга кирәк.

Көз ник салмаклык чоры соң?

Тәүлекнең яктылык вакыты кими. Көзен һәм кышын кояш азрак була, бу серотонинның (кәеф гормонының) эшләнешен киметә. Ул йокы гормоны мелатонин белән бәйле: балансы бозылгач, безгә шатлык җитми һәм гел йокы килә. Әлбәттә, һава торышы үзгәрү һәм иртә караңгылану сезонлы моңсулыкны тагын да көчәйтә. Бу апатияне тиз углеводлар – баллы, кыздырылган ризыклар, шоколад белән басарга тырышыбыз. Бу – кәеф күтәрүнең иң тиз ысулы. Әгәр даими рәвештә хәлсезлекне десертлар белән «бассак», тотрыклы рефлекс формалаша: ми бу рәхәт халәтне хәтердә калдыра һәм аны кабатлауны таләп итә.

Салкыннар. Салкыннан тән үзен уңайсыз хис итә, одеял астына гына капланып ятасы килә, ә кайчак артык хәрәкәт ясарга да иренәбез. Һава торышына карап киенергә онытып, салкын тидереп тә авырыйбыз. Нәтиҗәдә, физик активлык тагын да кими, бер сәбәпсез урамга чыгасы да килми, күбрәк өйдә торабыз. Җәен барысы да башкача бит: ризык та җиңелрәк, хәрәкәт тә күбрәк. Көзен без азрак йөрибез, бу үзеннән-үзе тәүлеклек энергия сарыфын киметә.

Майлы ризык күбрәк, витаминнар азрак. Майлы һәм татлы ризык бәхет һәм җылылык чыганагының иң җиңел һәм «легаль» ысулына әйләнгәч, без аны күбрәк ашыйбыз, әмма көзен рацион төрлелеге кими. Шуның аркасында витаминнар, омега-3 һәм тулы канлы аксым җитешмәве килеп чыгарга мөмкин. Ә бу фонда тиз углеводларга тартылу тагын да арта.

Үзеңә ничек ярдәм итәргә соң?

 Яктылык кирәк

Иртән якты ут кабызу бик мөһим. Уянганның беренче сәгатендә бигрәк тә. Өйдә яктылыкны мөмкин кадәр көчәйтегез. Йокы режимын тотрыкландырыгыз. Бер үк вакытта ятарга һәм торырга тырышыгыз – бу гормональ фонны тигезли. Йокы белән артык ашау тыгыз бәйләнгән: йокысы туйган кеше азрак ашый һәм баллыга әзрәк тартыла.
Көн яктысында урамда йөрегез. Салкын булса да, активлыкны киметмәү мөһим. Аңлы рәвештә җылырак киенеп, төш вакытында урамга чыгып йөреп керегез. Һәр көн үзегезгә адым активлыгы бурычын куегыз, тиз адымнар белән йөрегез. Яңа маршрутлар белән йөрү дә файдалы.

Физик күнегүләр турында онытмагыз

Көч күнегүләре ясагыз. Атнага өч тапкыр 30 минут дәвамында пульсны тизләтерлек һәм мускулларга яхшы йөкләнеш бирерлек физик күнегүләр ясап алыгыз. Бу мускулларны сакларга һәм метаболизмның әкренәюенә каршы торырга ярдәм итә. Шулай ук ул бәхет гормоннары эшләнешен стимуллаштыра, шуннан соң баллы ризык ашап ләззәт алу ихтыяҗы кими.
Биегез яки киерелегез. Хәлегез бөтенләй юк икән, күңелле музыкага биегез. Биергә дә көчегез булмаса, киерелү (растяжка) күнегүләреннән башлагыз, барлык буыннарны хәрәкәткә китерегез. Гомумән, көн дәвамында хәрәкәтләрегезне аңлы рәвештә күзәтегез.

 Гарвард тәлинкәсен җыегыз

Кышын калориялерәк ашау – нормаль хәл, ләкин тәлинкәне дөрес принцип буенча җыярга кирәк. Һәр ашауда мәҗбүри:
аксым – балык, ит, йомырка, эремчек, кузаклылар;
катлаулы углеводлар – карабодай, киноа, барлык бөртекле ярмалар, көрән дөге, бөртекле ипи;
Яшелчәләр һәм файдалы майлар – чикләвекләр, авокадо, үсемлек майлары, сыйфатлы ак май.
Аксым һәм клетчатка кандагы шикәрне тотрыклыландыра һәм баллыга тартылуны киметә.

 Ризыкка тәмләткечләр өстәгез

Җылынырга һәм тәм сизү рецепторларын сөендерергә тәмләткечләр ярдәм итә: имбир, кардамон, куркума, карри, кориандр һәм фенхель аларны эчемлекләрдә, ашларда, парда пешерелгән яшелчәләрдә кулланырга була. Хуш исләр һәм тәм төсмерләре тизрәк туендырырга һәм татлыга тартылуны киметергә булыша.

Гади шатлыклар табыгыз

Шул ук вакытта ризыктан һәм баллыдан башка үзегезне ничек сөендерергә һәм җылытырга икәнлеге турында исемлек төзегез: кайнар ванна, мунча, контрастлы душ, җылы йон оекбашлар, аяк массажы, хуш исле скраб, биюләр, юморлы видеолар, кочаклашу, ароматерапия... Гомумән, бу исемлеккә ризык белән бәйле булмаган барлык нәрсәләрне кертергә киңәш ителә.

Үзегезне беркайчан да шелтәләмәгез!

Иң мөһиме – иренү һәм артык ашау өчен үзегезне гаепләмәү. Бу халәтегезнең вакытлыча гына булуын аңлау мөһим. Аралашыгыз, сөйләшегез, очрашыгыз – шунда баш мие шатлыкны ризыкта гына түгел, ә башка әйберләрдә дә күрергә өйрәнәчәк һәм салкыннар килгәндә дә үзен бәхетле хис итәчәк. Бу киңәшләр кышны артык килограммнарсыз үткәрергә ярдәм итәр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар