Логотип
Белмәсәң бел

Көз көне битне тәрбияләүдәге хаталар

Көз көне бит тиресе аерым игътибар һәм дөрес тәрбияләүне сорый, чөнки һава торышы бик үзгәрүчән. Көндәлек карау тәртибен вакытында үзгәртмәсәң, бит төсе тиз арада тоныклана, ул кабырчыкланып китә, ә йокы туймаган кебек күренә башлый.

Кышка кергәндә бит тиресен дөрес итеп тәрбияләү турында онытмаска кирәк. Җәй үтте дип, кисәк кенә башкача карый башлау да хата. Тагын  булган хаталарны барлыйк.

1. Җәй үтте дип, SPF кремын  кулланмау башлау
Күпләр кояштан саклаучы кремны бары тик эссе көннәрдә генә кулланырга кирәк дип саный. Әмма сентябрь җитү белән ультрашәмәхә нурлар юкка чыкмый. UVA нурлары болытлар һәм тәрәзә пыяласы аша да үтеп керә, көн саен тиренең коллаген структурасына зыян китерә һәм аның кайбер проблемаларын көчәйтә. Нәтиҗәдә бит төсе сорырак булып күренә, пигмент таплары ачыграк беленә. 
Нишләргә?
Киң спектрлы, SPF 20–30 дәрәҗәсендәге дымландыручы флюид яки җиңел крем сайлагыз. Аны хәтта болытлы көннәрдә дә көн саен кулланырга кирәк. Әгәр тәрәзә янында озак вакыт үткәрәсез икән, саклау чарасын яңартып тору файдалы. Көзге чорда ультрашәмәхә нурлардан саклау белән бергә тире төсенә дә тигезлек бирә торган җиңел тонлы чаралар аеруча уңайлы.

2. Битне «шыгырдап торганчы» чистартырга тырышу
Җәйдән соң тирене яңартырга теләп, кайберәүләр көчлерәк кислоталы гель яки скраб куллана башлый. Баштагы мәлне бит чистарак һәм шомарак булып тоелырга мөмкин. Әмма артык агрессив чистарту тиренең табигый саклагыч – липид катламын бозарга мөмкин. Нәтиҗәдә тиредәге дым тизрәк парга чыга, тартылу.
Нишләргә?
Иртән йомшак, сульфатларсыз гель куллану яки җылы су белән генә юыну да җитә. Кичен ике этаплы чистарту яхшырак: башта гидрофиль май яки бальзам, аннары йомшак гель.Пилингны атнага бер-ике тапкырдан ешрак кулланмагыз. Юынганнан соң битне сөлге белән катыитеп сөртергә кирәкми.

3. Җәйге җиңел кремнар сөртүне дәвам итү
Көз көне тиренең төп дошманнарының берсе – дым җитмәү. Августта бик уңайлы тоелган җиңел гельләр һәм судай флюидлар салкынрак һава шартларында тиредәге дымны тиешенчә саклый алмаска мөмкин. 
Нишләргә?
Тирене катламлап дымландырыгыз. Йомшак күбек яки гель белән юынганнан соң тонер кулланыгыз. Аннары гиалурон кислотасы яки глицерин булган сыворотка сөртергә мөмкин. Өстенә церамидлар, сквалан яки үсемлек майлары булган крем ясау яхшы. Атнага бер тапкыр тирегә тирәнрәк дым бирә торган битлекләр кулланырга була.

4. Барлык актив матдәләрне берьюлы куллана башлау
Көзне күпләр ретинол, кислоталар һәм С витаминын куллану өчен иң кулай чор дип саный. Әмма аларның барысын да берьюлы һәм югары концентрациядә куллану дөрес түгел.
Җәйдән соң тире әле дә сизгер булырга мөмкин. Шуңа күрә актив чараларны кинәт күпләп куллану кызару, ачышу һәм кабырчыклануга китерә. Сәламәт төс урынына биттә «арыган» кыяфәт барлыкка килә: тире рельефы тигезсезләнә, коры урыннар ачыграк күренә, ә тональ крем да тигез ятмый.
Нишләргә?
Актив чараларны бер-бер артлы һәм башта сирәгрәк куллана башлагыз. Мәсәлән, ретиноидларны атнага ике тапкырдан башлап була. Тире тыныч кабул итсә, куллану ешлыгын әкренләп арттырырга мөмкин. С витаминын иртән генә сөртегез һәм шул ук вакытта SPF кулланырга онытмаска кирәк. Кичен исә тирене тынычландыруга һәм торгызуга басым ясау мөһим.

5. Өйдәге җылылык һәм кайнар суның тирегә йогынтысын исәпкә алмау
Бүлмәне артык җылыту, кайнар душ кабул итү һәм һавадагы дымның түбән булуы төн дәвамында тиредән дымның күбрәк югалуына китерә. Шуңа күрә иртән яңакларда һәм күз тирәсендә вак сызыклар, иреннәрдә чатнаган урыннар күренергә мөмкин. Бит тә бераз сулыгып, кешене йокысы туймаган кебек итеп күрсәтә. 
Нишләргә?
Бүлмәдәге дымлылыкны контрольдә тотыгыз. Ул якынча 40–50 процент булса яхшы. Бүлмәне артык кыздырмагыз. Битне кайнар түгел, ә җылы су белән юыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар