Логотип
Белмәсәң бел

Көн саен көнбагыш ашасаң ни була?

Һәрбер орлыкта безнең организм өчен кирәкле нинди дә булса файдалы матдә бар. Бер генә дә түгел!

Селен, тимер, магний, кальций, фосфор, калий, цинк, В һәм Е витаминнары... Без аларны аш-су әзерләгәндә дә кулланабыз: ипигә, боткаларга, җиләк-җимештән һәм яшелчәләрдән әзерләгән салатларга кушабыз. Мәсәлән, кабак төше белән аш бик тәмле була. Бик күп десертларны чиа орлыгыннна башка күз алдына да китереп булмый. Кемдер кунжутлы печеньены гына ярата. Орлыклар ризыкны файдалырак итә. Алардагы клетчатка безнең органзимнан шлакларны чыгарырга булыша. 

Югары калорияле дип саналса да, орлыклар ябыгырга да булыша, чөнки аларда клетчатка күп. Ул исә безгә артык ризык кулланырга ирек бирми: ашыйсы килү теләген киметә,  ашкайнатуны яхшырта. 

Орлыклар – диетада булучыларга менә дигән ярдәмче: аларны аз гына ашасаң да, үзеңне инде тук итеп тоясың.  
Файдалы дип, көн саен нинди дә булса орлык  ашый башласак ни була? Бөтен эштәге кебек монда чама хисен җуярга ярамый. Диетологлар көнгә өч кашыктан артык орлык ашамаска кушлар. Йөрәкнең һәм кан тамырларының эшчәнлеген яхшыртырга, канда шикәр күләмен киметергә, яман шеш күзәнәкләре барлыкка китермәскә – шушы җитә. 

Кайбер орлыкларның файдасы һәм зыяны турында

КАБАК ТӨШЕ
Кабак төшендә антиоксидантлар, витаминнар, минераллар һәм омега-3 күп. Триптофан булганга күрә, алар йокыны яхшырталар. Кабак төше кан тамырларын ныгыта, артрит вакытында ялкынсынуны киметә. Кабак төше кан тамырлары сыгылмалыгын арттыра дип тә санала.
 Әмма алар зыян салырга да сәләтле. Аллергиядә җафаланган очкракта һәм ашказаны согының кислоталылыгы артык булганда кабак төшен кулланмавың хәерле.

КӨНБАГЫШ
Көнбагышта төрле минераллар, витаминнар, клетчатка бар: Болар барысы да эчәклекнең эшен җайга салырга булыша. Көнбагыш ашау бәхет гормоннарын – дофамин и серотонинны эшләп чыгара.
Артык симерү янаганда, ябыгу өчен диетада утырганда көнбагыш ашаудан тыелырга кирәк, чөнки аларда калория югары – артык килограммнар җыюгызны сизми дә калырга мөмкинсез. 

ҖИТЕН ОРЛЫГЫ
Җитен орлыгында витаминнар, минераллар һәм альфа-линоленовая кислота бар. Җитен орлыгын куллану кан басымын нормага китерергә, канда шикәр күләмен төшерергә, организмнан шлакларны һәм токсиннарны чыгарырга булыша. Бу орлык чәчне һәм тән тиресен яхшырта.  
Әмма җитен орлыгында берникадәр күләмдә цианогенный гликозидлар бар: шуңа күрә күпләп кулланган очракта агулану куркынычы яный. 

КӨНЖЕТ ОРЛЫГЫ
Көнҗет орлыгы витаминнарга, минералларга, майлы кислоталарга бай. Бу орлыклар сөякләрнең ныклыгы һәм тешләрнең сәламәтлеге өчен бик файдалы. Көнҗет орлыгыннан ясалган майны косметологиядә күп кулланалар.  Көнҗет орлыгында антиоксидантлар да бар. 
Бу орлыкны алты яшькә кадәр булган балаларга бирергә, авырлы хатыннарга кулланырга  рөхсәт ителми.

ЧИА ОРЛЫГЫ 
Чиа орлыгында витаминнар, минераллар, клетчатка бар. Бу орлык анемия вакытында бик файдалы, ул гемоглобинны күтәрә, баш миен һәм нерв системасы эшчәнлеген яхшырта һәм кан тамырларын ныгыта. 
Аллергия һәм гипотония белән авыручыларга исә чиа орлыгын куллану  тыела.

КАРБЫЗ ТӨШЕ
Карбыз төшендә организм өчен бик тә кирәк булган аминокислоталар һәм бик күп төрле витаминнар бар. Бу – беренчедән. Икенчедән, алар бик туклыклы. Карбыз төше иммунитетны ныгыта, кан басымын төшерә һәм нерв системасына бик уңай тәэсир итә.  
Бөерләрендә ниндидер үзгәрешләр, тешләрендә проблемалар булган һәм симерү куркынычы янаган кешеләргә карбыз төше ашарга ярамый.  

АЛМА ТӨШЕ
Алма төшендә клетчатка һәм витаминнар бар, аны организмга йод җитмәгәндә ашарга кирәк. Әмма артыграк ашап җибәрү дә куркыныч: алма төшендә агулы матдәләр бар – агулану ихтималы зур. 

Гомумән, теләсә кайсы орлыкны чамадан тыш күп куллану ашкайнату белән бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Орлыкларда оксалатлар бар, шуның аркасында бөерләрдә таш барлыкка килү ала. 
Кайбер орлыклар – көчле аллергеннар: нәрсәгәдер аллергия булганда орлыкларны бик сак кулланырга кирәк. 
Табиблар рационда орлыклар булырга тиеш ди, әмма тозлы яки кыздырылган килеш түгел. Бу очракта алар организмнан су чыгуны тоткарлый һәм кан басымын күтәрә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар