Мәчеләр турында ниләр генә сөйләмиләр! Ул дәвалый, ялгызын калдырсаң, үчләшә, юына башласа, өйгә кунак чакыра, дипләр...
Мәче белән бәйле йолаларга үзебез дә ышанабыз. Әйтик, әгәр мәче өйләребезгә үзе килә икән, димәк, ул бәхет китерә, өйне бәла-казадан саклый; бик борчылса, димәк, гаиләдә низаг чыгу ихтималы зур, чөнки песиләр киеренке эмоциональ атмосферага шундук реакцияләрен белдерә. Яңа өйгә күчкәндә, иң элек мәче кертү йоласы да бар әле. Кара мәче юлыбызны кисүдән дә куркабыз. Бигрәк тә сулдан уңга барганда юлыбызны аркылы үтмәгәе дип хафаланабыз. Моның үзенә күрә тарихи тамырлары да бар икән. Урта гасыр Европасында песинең кара төстәге йоны сихер, кара көчләр чыганагы итеп кабул ителгән. Ә менә башка культураларда, әйтик, Британиядә, диңгез традицияләре буенча, корабльдәге кара мәче уңыш символы исәпләнгән.
Ышанасызмы-юкмы, берәр бәла-каза (янгын, начар чир) килер алдыннан песиләр өйне ташлап китә, диләр. Йорт хайваннарының кинәт юкка чыгуы ул көчле стресс, дискомфорт яки мәчеләрнең үз сәламәтлегендәге проблемалар белән бәйле булырга тиеш. Алар атмосферадагы үзгәрешләргә, кеше тоя алмаган исләргә, тавышларга бик сизгер. Шуңа күрә песиләр хәвеф-хәтәр буласын алдан ук белә дигән ышану яши.
Мәче, гадәттә, кешенең авырткан җиренә ята. Дәвалау үзлеге турында да каршылыклы фикерләр бар. Берәүләр, песиләр шулай чирне үзләренә ала дип фаразласа, икенчеләре – бу күренеш авыруның тирәнәюен сөйли дип аңлата. Еш кына песиләр җылы урын эзли. Тәннең ялкынсынган урыннарында температура югары була һәм шуның белән үзенә җәлеп итә.
Ә сез мәчеләр турындагы кызыклы фактларны беләсезме? Алар шундый күп икән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк