Кара карлыган чоры узды дисәк тә була. Ә кемдер әле җыеп та бетермәгәндер. Әрәм булмасын!
Кара карлыганның файдалы үзлекләрен искә төшерәбез.
1. Кара карлыган антиоксидантларга бай. Ул йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеген сакларга ярдәм итә һәм кайбер авырулар куркынычын киметергә булыша.
2. Кара карлыган хәтерне һәм акыл эшчәнлеген саклауга ярдәм итә ала. Шуңа күрә өлкән яшьтәге кешеләргә сезонда яңа өлгергән кара карлыган ашау файдалы.
3. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, кара карлыганда С витамины, шулай ук организм өчен мөһим витаминнар һәм микроэлементлар күп.
4. Кара карлыганны даими куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотуга ярдәм итә ала. Шуңа күрә ул сәламәт туклану һәм иммунитетны ныгыту өчен тәкъдим ителә.
5. Кара карлыганның җимешләре дә, яфраклары да халык медицинасында киң кулланыла. Алар бөерләр, бавыр һәм сулыш юллары сәламәтлегенә уңай йогынты ясарга мөмкин.
6. Кара карлыган яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә һәм кайнатмалар ялкынсынуга каршы һәм антисептик үзлекләргә ия. Ә кара карлыган согы тамак авыртканда ярдәмче чара буларак кулланылырга мөмкин.
7. Кара карлыган иммун системасын ныгытырга ярдәм итә. Сезонында аны даими куллану организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттырырга мөмкин.
8. Кара карлыганның күп кенә файдалы матдәләре эшкәрткәннән соң да саклана. Шуңа күрә кайнатма, компот яки киптерелгән карлыган да файдалы булып кала.
9. Кара карлыган яфракларыннан әзерләнгән кайнатма белән тире кычытуын һәм вак тимгелләрне киметергә ярдәм итә ала.
10. Халык медицинасында кара карлыган яфраклары төнәтмәсен организмнан артык тозлар чыгаруга һәм матдәләр алмашын яхшыртуга ярдәм итә дип саныйлар.
11. Кара карлыган яфраклары төнәтмәсе җиңелчә эч йомшарткыч тәэсиргә ия булырга мөмкин. Ә җиләкләрендә тырнаклар, сөякләр һәм гомуми сәламәтлек өчен кирәкле күп кенә минераллар бар.
Кара карлыганның төрле сортлары бар: кара, кызыл, ак һәм алтынсу. Әма аларның файдалы үзлекләре күп очракта охшаш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк