Артык авырлыкның сәбәпләре бик күп булырга мөмкин – җитди авырулардан башлап, дөрес булмаган тормыш рәвешенә кадәр. Үзе дә сизмәстән йә күңелсезлектән капкалап алу гадәте дә артык авырлыкка сәбәп булып тора.
1. Тамак ялгарга җыенганда, үзегездән 1 дән 10 га кадәрге шкала буенча ач булу-булмавыгыз турында сорагыз. Әгәр бәя 7 дән түбәнрәк булса, ашарга әле иртәрәк. Ашыйсы килү хисе булса, тиешенчә утырып ашагыз. Вак-төяк белән тамак ялгамагыз.
2. Туклануны планлаштырыгыз. Төп ашау туклыклы һәм баланслы булсын. Ашаулар арасындагы тәнәфес 3 сәгатьтән ким дә, 6 сәгатьтән артык та булырга тиеш түгел.
3. Туклану көндәлеге алып барыгыз. Бу сезгә күпме ашаганыгызны һәм нинди сәбәпләр артык ашауга китергәнен аңларга ярдәм итәр. Монда хәтта кечкенә генә шоколад кисәге ашавыгызны да язып барырга кирәк.
4. Телевизор яки монитор каршында ашамагыз, ашаганда телефонны читкә куегыз. Чөнки баш мие игътибарны башкага юнәлтеп, ризыкның тәмен һәм тую сигналларын сизеп җиткерми. Бу исә артык ашауга китерә. Моннан кала, ризык начаррак чәйнәлеп, ашказанында дискомфорт хисе уятырга мөмкин.
5. Без еш кына сусауны ачлык белән бутыйбыз. Бер стакан су эчегез һәм 10 минут көтегез – ашау теләге кимергә мөмкин. Организм сусау кичермәсә дә, аппетитны яхшырак контрольдә тотарга ярдәм итә.
6. Өйдә зыянлы кабымлык – снеклар, чипсылар, татлы ризыклар һәм кул автомат рәвештә үрелә торган башка югары калорияле продуктлар тотмагыз. Бигрәк тә аларны өстәлгә куймагыз – ризык күзгә күренеп тормаса, үзебез дә сизмәстән тамак ялгау ихтималы кими.
7. Чипсы урынына – сельдерей таякчыклары. Калориясе аз һәм клетчаткага бай продуктлар – сельдерей, кишер, татлы борыч – снекларга караганда күпкә яхшырак. Менә аларны өстәлдә тотарга була. Болар – витаминнар да, клетчатка да.
8. Өйдә һәрвакыт кулларны буш итми торган шөгыль табыгыз – җыештыру, чигү, чәчәкләр карау, рәсем ясау... Ризыкка үрелү өчен бу очракта куллар буш булмаячак.
9. Бөтнекле сагыз чәйгәгез яки тешләрегезне чистартыгыз. Бөтнек исе аппетитны һәм ашарга теләү хисен киметә.
10. Башка бүлмәгә чыгыгыз яки саф һавада йөреп керәгез. Нәрсәгә дә булса игътибарны юнәлтү баш миенә ашау турындагы уйлардан туктарга ярдәм итә.
Киңәшләр, беренче карашка, гади кебек. Әмма аларны эзлекле рәвештә үтәсәгез, ә иң мөһиме – туклануыгызга аңлы рәвештә карасагыз, артык авырлык тора-бара кими башлар. Капкалау очраклары да күпкә азрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк