Логотип
Белмәсәң бел

Какаоның хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдасы

Күпләр какаоның, сөт кебек үк, олылар өчен бернинди файдасы юк дип уйлый. Әмма бу фикер дөрес түгел!

Сыйфатлы какао порошогыннан әзерләнгән сөтле эчемлекнең файдалы үзлекләре бик күп. Аны һәркемгә, бигрәк тә 40 яшьтән узган кешеләргә эчәргә киңәш ителә. 
Какаоның файдасы турында сезнең моңарчы ишеткәнегез бар идеме?

Какао өлешчә флавоноидлардан – табигый антиоксидантлардан тора. Бу эчемлекне даими куллану хәтерне һәм игътибарны яхшыртырга, канны чистартырга, шулай ук баш миен вак зарарланулардан сакларга ярдәм итә. Какаоның хатын-кызлар сәламәтлеге өчен нинди файдасы бар, аны кайчан һәм ничек эчү яхшырак  – менә шулар турында сөйләрбез.

Какаоның хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдасы
Какао күп кенә файдалы микроэлементлар буенча лидерларның берсе дип санала. Ул менә нәрсәләр өчен файдалы:

Йөрәк өчен
Какао порошогындагы файдалы матдәләр инсульт һәм инфаркт кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешен киметергә ярдәм итә.

Нерв системасы өчен
Какао составында триптофан бар. Ул бәхет гормоны дип йөртелгән серотонинның барлыкка килүендә катнаша. Көненә бер чынаяк какао кәефне күтәрергә, борчылу һәм стресс дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә.

Тире һәм сөякләр өчен
Эчемлектәге магний сөякләрнең ныклыгын сакларга ярдәм итә һәм остеопороз куркынычын киметә. Ә антиоксидантлар яшьлекне озаграк сакларга булыша. Какаоны даими кулланганда тире дымлырак һәм сыгылмалырак була.

Иммунитет өчен
Моннан тыш, какао күп кенә вируслардан һәм инфекцияләрдән сакларга ярдәм итә. Шулай ук анда эпикатехин дигән матдә бар. Ул организмны яман шеш һәм шикәр диабеты кебек авырулардан саклауда файдалы булырга мөмкин.

Гәүдә төзлеге өчен
Сыйфатлы какаоны даими эчү вакыт узу белән кандагы холестерин дәрәҗәсен җайларга ярдәм итә. Какаода чәйгә яки кофега караганда калорияләр күбрәк булса да, ул тән авырлыгы артуга китерми. Кечкенә генә порция дә тиз тукландыра, шуңа күрә артык ашап җибәрү ихтималы кими. Әгәр дә берничә артык килограммнан котылырга теләсәгез, какаоны суда әзерләп эчегез.

Шуны истә тотарга кирәк: какаоны шикәр белән эчкәндә аның күп кенә файдалы үзлекләре кими. Шуңа күрә аны суда, аз гына сыер сөте кушып яки тулысынча үсемлек сөтендә әзерләү яхшырак. Эчемлекне стевия белән балландырырга мөмкин. Шулай ук какао бер чеметем кызыл борыч белән дә бик тәмле була. Ышанмыйсызмы? Сынап карагыз!

Какаоны кайчан һәм ничек эчәргә?
Табиб-нутрициологлар какаоны көннең беренче яртысында эчәргә киңәш итә. Какао порошогындагы меланин пигменты җылылык нурларын сеңдерә һәм тирене ультрашәмәхә нурларның зарарлы тәэсиреннән, шулай ук кояшта пешүдән сакларга ярдәм итә.

Исегездә калдырыгыз: көненә 250 мл дан артык какао эчәргә киңәш ителми.

Искиткеч тәмле һәм файдалы какао рецепты
Бу рецепт үзенең тәме белән генә түгел, файдасы белән дә сезне гаҗәпләндерер!
Кирәк булачак:
•    2 стакан сөт (иң яхшысы – миндаль сөте);
•    1 аш кашыгы какао порошогы;
•    1 чәй кашыгы дарчин;
•    0,5 чәй кашыгы вакланган канәфер;
•    бер чеметем тоз;
•    1/4 чәй кашыгы стевия (монысы – сезнең теләк буенча).
Әзерләү тәртибе
1.    Кастрюльгә какао порошогын, тәмләткечләрне, стевияне һәм тозны салыгыз.
2.    Сөтне өстәп, яхшылап болгатыгыз һәм уртача утта җылытыгыз.
3.    Барлык ингредиентлар сөттә эреп беткәнче көтегез.
4.    Катнашманы җылытканда венчик белән өзлексез болгатып торырга киңәш ителә.
Тәмле булсын!

Дарчин белән канәфер кушылмасы организмнан микробларны чыгарырга ярдәм итә һәм салкын тию куркынычын киметә. Дарчин кан әйләнешен яхшырта, ә канәфер антисептик үзлекләре белән билгеле. Какао порошогы көчле антиоксидант булып тора, ул магний, цинк һәм башка витаминнарга, микроэлементларга бай. Боларның барысы да бу эчемлекне гаять файдалы итә, бигрәк тә 40 яшь чиген узган кешеләр өчен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар