Отпусклар чорының иң кызган чагы хәзер. Үз ялыгызны йолдызнамәләргә карап, дөрес итеп оештыра аласыз.
Бик актив Кучкар шундый ук актив ял да тели. Салмак кына бер көйгә аккан көннәр аның өчен үлем белән бер. Ул, әлбәттә, походлар, кемпинг, экскурсияләр, серфинг, сафари, парашюттан сикерүләрне сайлаячак. Шунда үзенең лидерлык сыйфатларын да күрсәтәчәк, теләсә кайсы компаниянең үзәгендә булачак.
Үгезбозау комфорт ярата. Кыйммәт тә, бай да булсын – бу аның принцибы. Шуңа күрә саранланмыйча, турларны алдан ук сайлап куярга кирәк. Ашыкмый гына йокыдан тору, медитация, тәмле иртәнге ризыклар, пляж, кичке променад – Үгезбозауның идеаль ялы шулар.
Шат күңелле, аралашырга ярата торган Игезәкләр зур компаниядә үзләрен бик рәхәт тоя. Шул компанияне үзләре үк оештырырга да мөмкиннәр. Ял итү урыны мөһим түгел, эмоцияләрне бүлешер кешеләр генә булсын. Бер шәһәрдән икенчесенә һава шарында очсалар да, аптырамагыз. Бер көн – пляжда, икенче көн – музейларда йөрергә, өченче көн – бәйрәм кичәсе өчен... Игезәкләр белән бергә ялга очсагыз, аңа аралашырга ирек бирегез, юкса ул сүнеп, моңсуланып калачак.
Кысла – бик тә гаилә җанлы кеше. Аның өчен кая түгел, кем белән бару мөһим. Ялын гаилә яки якын дуслар белән үткәрергә ярата. Теләсә нинди шартларга да җайлаша ала. Тарихи урыннар яки диңгез буендагы кечкенә өй – аның өчен.
Арыслан – корольләрчә ял яратучы! Аңа ялтырап күренергә, үзен күрсәтергә кирәк. Кояш, күңел ачулар, сокланулы карашлар – болар булса, Арыслан бәхетле ял иткән була. Отпускыдан магниткалар да алып кайтып таратачак әле. Кәефе шәп булганда ул тирә-юньдәгеләрне дә бәхетле итәргә ярата.
Гадәти тормышта җыйнак, чиста-пөхтә Кыз шау-шулы кичәләргә караганда тыныч ялга өстенлек бирәчәк. Кагыйдә буларак, ялын алдан ук уйлап куя, планын сирәк үзгәртә, барасы илен, тукталасы отельне, юлдашларын бик җентекләп сайлый. Әгәр Кыз сезгә бергә ял итүне тәкъдим итә икән – димәк, аның ышанычын аклый торган кеше сез.
Йолдызнамәнең төп эстеты Үлчәү якын кешесе белән ял итүне кулай күрә. Ул инде теләсә кая бармый, гармонияле экзотик җирләрне генә сайлый. Яхшы отель, шәп кухня, әйбәт контингент булсын. Европаның җыйнак шәһәрләре, галереялар, дизайнер интерьерлы отельләр – алар өчен. Үлчәүләр – шоппинг яраталар, соңгы мода тарафдарлары. Үзләре белән тагын бер буш чемодан алып килсәләр дә, гаҗәп түгел. Үлчәү белән сәфәргә чыксагыз, аякларыгызны һәм акча янчыгыгызны саклагыз: ул бөтен бутик, салоннарны әйләнеп чыгачак.
Чаян моңарчы күрелмәгән җирләргә барырга ашкынып тора. Аңа драйв булсын! Ял итәр өчен нервларын кытыклый торган җирләрне сайлый. Экстремаль турлар, эзотерик сәяхәтләр, серле локацияләр, шаманнарга бару, бубен белән биюләр аны һич битараф калдырмаячак.
Укчы – авантюрист һәм сәяхәтче, ул сәяхәт итәр өчен генә яши сыман. Никадәр ерак булса, шулкадәр яхшы. Үзе белән паспорт кына алып та автостоп белән ярты дөньяны гизәргә әзер! Яңа илләр, чит культура аны һәрчак җәлеп итә. Чит илдә үзен өендә кебек хис итә, актив ял ярата. Иң мөһиме – эмоцияләр, тәэсирләр, картиналар алышынып торсын. Очышлардан да, маҗаралардан да курыкмый. Бер айга дип китеп, йөзләгән истәлекләр белән кайтырга мөмкин.
Төгәл һәм хезмәт сөючән Кәҗәмөгез ялга беркайчан да болай гына чыгып китми. Сәламәтлеген дә ныгытырга уйлый, яңа танышлар табарга да планлаштыра. Пляжда озаклап яту аңа һич туры килми – вакытны әрәмгә узды дип исәпли. Ул атаклы урыннар белән танышып йөриячәк, шунда яшәүче халыкның телен, кухнясын өйрәнәчәк, җирле колорит белән танышачак. Сәламәтләндерү курортлары, альпинизм, интеллектуаль турлар – аның өчен.
Сукояр өчен кайда түгел, кем белән ял итү мөһимрәк. Дуслары компаниясен кулай күрә. Активлыгына, фантазиясенә сокланасы гына кала: бөтен ялларны күңелле һәм кызыклы итеп оештыра. Ул сәяхәтләрне оештыра, яхшы маршрутлар сайлый белә.
Балыклар – рәхәт итеп, дөньясын онытып ял итүчеләр. Диңгез, дулкыннар шавы, китаплар, талгын музыка... Негативтан арынып тынычлык табарга тырышалар шулай. Отпуск алар өчен әкияткә әйләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк