Логотип
Белмәсәң бел

Кайчан «юк» дияргә?

«Юк» дип әйтә белү кирәк кенә түгел, тиеш тә! Кайчанмы? Әйдә, төрле очракларны тикшереп карыйк.

Шулай була бит ул: бөтен кешегә син кирәк! Туктаусыз бимазалап, нидер эшләвеңне сорап торалар, ярдәм итүеңне көтәләр, булышуыңны өмет итәләр, йомыш кушалар... Әнә шулай вакытыңа, энергияңә, акчаңа, игътибарыңа кырын сугалар. Һәм бу эшләр бетмәс-төкәнмәскә әйләнә.
Кемнедер үпкәләтмәс өчен яки аның белән конфликтка кермәс өчен генә «әйе», «ярар» дип әйтү бик нык изә, чарасыз каласың. Бу гадәт синдә ныклап урнашса, гел башкалар көен көйләп йөреп, үз ихтыяҗларыңны бер читкә куеп, эмоциональ «яну»га да ерак калмый. 
«Юк» дип әйтә белү кирәк кенә түгел, тиеш тә! Кайчанмы? Әйдә, төрле очракларны тикшереп карыйк. 

1. Әгәр үз эшләрең дә муеннан булса...
Эштә баш күтәрерлек тә түгел: өяләр генә төрле мәшәкатьләрне! Кайтуга, өйдәге вак-төякнең бетәсе юк. Җитмәсә, хезмәттәшең ялына – проектымны төгәлләргә булыш, зинһар, ди. Болай да вакытың юкта көтмәгәндә килеп чыккан өстәмә эш тәмам җелегеңне суыра. Бу очракта «ярар» дип әйтү – үзеңә тагын бер стресс һәм алҗану алу. «Юк» дип әйтү – эгоизм түгел, үзеңне кайгырту ул. Син чынлыкта нәрсәне эшли аласың, нәрсәне юк икәнен белдерәсең шулай. Гадәттә мондый кире кагуны тыныч кабул итәләр.

2. Күңелеңә хуш килмәгән эшләр кушсалар...
Кайчак сине принципларыңа  (мораль, этик, шәхси ) бөтенләй капма-каршы булган эшләргә тартмакчы булалар. Ул кечкенә генә бер үтенеч булырга мөмкин. Эштәге интригаларда катнашу яки җаның-тәнең белән каршы булган идеяләрне яклап чыгу. Мондый очракта «юк» дип әйтергә дә икеләнерсең. Конфликтка китерергә, ышанычны, дуслыкны җимерергә мөмкин бит. Нишләргәме? Башкаларга уңайлы булсын өчен генә үз принципларыңа каршы бармасыңны сиздерергә кирәк. 

3. Үзеңә дә вакытың җитмәгәндә...
Кайчак тынычлыкта гына калып ял итәсең килә. Ләкин дуслар, туганнар, сине ялда дип, каядыр әйдәкли, чакыра башлый. Әйе, мондый очракта «юк» дип кырт кисү дә уңайсыз – кемнедер санга сукмаган кебек килеп чыга. Ләкин үзеңә вакыт бүлү – мәҗбүри! Ул арулардан арыну өчен кирәк. Китап уку, һавада йөреп кайту, спорт белән шөгыльләнү яки тыныч кына ятып тору – менә дигән ял.  Бер-ике сәгать кенә ял эләксә дә, үзеңне бөтенләй башкача хис итәсең.

4. Сине гаепле итеп калдырырга тырышсалар...
«Мине яратсаң – барасың!», яки «Ничек инде син каршы киләсең?!» дип әйтүләр – чып-чын манипуляция. Кире кагып, гаепле булып калмас өчен генә ризалашасың. Ләкин кемгәдер ошамаса да, син «юк» дип әйтә өйрәнергә тиешсең.

5. Синең сәламәтлегең какшаса...
«Әйе», «ярар» дип әйтә-әйтә, мораль һәм физик яктан хәлдән таясыз икән, бик тиз «янып» бетәчәксез. Бу – туктаусыз стрессларга корылган эш яки энергиягезне суыра торган «токсичный», ягъни түзеп тора алмаслык мөнәсәбәтләр булырга мөмкин. Хроник стресс сәламәтлекне нык какшата: депрессия, йөрәк белән проблемалар килеп чыга.
Башта үзеңне кайгырт, аннары – башкаларны.

6. Эмоциональ ресурслар беткәндә...
Кайчак бар кешене дә кайгыртучы буласың килә – тыңларга, киңәш бирергә, юатырга, көйләргә сиңа гына куш инде. Әмма үз хәлең хәл булганда, башкалар өчен өзгәләнүләр бик тиз сүрелә шул. Андый чакта үлә-бетә чапмаска, турысын әйтергә: «Миңа авыр», – дияргә кирәк. Син битарафлык күрсәтмисең, яңадан башкаларга ярдәмгә ташланыр өчен йөрәгеңне саклыйсың гына. 

7. Булмаган акчаңны туздырта башласалар...
Бәйрәмнәр, каядыр табигатькә чыгулар, корпоративлар  күңелле, әлбәттә. Бюджетың әллә ни булмаса да, саран дип әйтмәсеннәр өчен, син дә барырга ризалашасың, ә эчтән корт кимерә: «Бу акчага үземә нидер алсам» дисең. 
Йомшак кына итеп кире кага бел. Чынлап та аңласалар, кыстамаслар. Финанс тотрыклылыгы – үзең турында кайгыртуның бер өлеше ул.

8. Шәхси пространствоны сакларга кирәк булганда...
Синең «комфорт» зонаңа берәрсе бәреп керә икән, каты итеп «юк» дияргә кирәк. Үзеңә ошамаса да, кирәкмәгәнгә ачылып китеп, үзең, гаиләң, туганнарың турында сөйләп утырма, серләреңне чишеп, үз комфортыңны югалтасың. 
Үз чикләреңне бел!

9. Сине контрольдә тотарга маташсалар...
Еш кына кешеләр сине үз кагыйдәләре, үз сценарийлары буенча биетмәкче. Туганнар, дуслар, коллегалар –  бөтенесе, «син болай эшләргә тиеш», дип өйрәтә, басым ясый. Әгәр син гел аларга җайлашасың икән, үз-үзеңне югалтасың. Бу очракта «юк» дип әйтү – үз ирегеңне, сайлау хокукыңны саклау ул. 

10. Энергияң бушка киткәндә...
Кайчак гадәт буенча яки яңалыктан коры калмас өчен, «әйе», «ярар» дисең. Нәтиҗәдә, тәмам мәшәкатькә кереп чумасың, ә бернинди файда да, канәгатьлек тә кичермисең. «Юк» дип әйтеп, син шәхси тормышка, ялга урын калдырасың. Ул шатлык, канәгатьлек бирә, көчеңне юк-барга, буш әйберләргә сарыф итмисең. 

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар