Логотип
Белмәсәң бел

Каһвә турында көтелмәгән 8 факт

Каһвә – һичшиксез, дөньядагы иң популяр эчемлекләрнең берсе. Аны миллиардлаган кеше яратып һәм даими эчкәнгә күрә, без аның турында барысын да беләбез кебек. Әмма чынлыкта алай түгел.

 Каһвә тарихында аз билгеле, әмма бик кызыклы вакыйгалар күп. Алар кәефне күтәрә һәм гаҗәпләндерә.

1. Башта каһвә эчемлек түгел, ә чәйнәп ашый торган ризык булган

Без каһвәне эчәргә күнеккән, әмма ул һәрвакытта да сыек эчемлек булмаган. Тарихчылар фикеренчә, каһвәне беренчеләрдән булып куллана башлаган Африка кабиләләре каһвә җимешләрен яңа килеш төеп, аларга хайван маен кушкан һәм катнашмадан кечкенә, ашарга яраклы шарчыклар ясаган.

Нәтиҗәдә, чәйнәп ашый торган, көч бирүче продукт барлыкка килгән. Шунысы кызык: бүген аңа охшаш продуктлар яңадан популярлаша – кайбер брендлар каһвә нигезендәге чәйни торган конфетлар тәкъдим итә.

2. Кофеинсыз каһвә җитештерү газлы эчемлекләр ясауга да ярдәм итә

Беренче карашка, кофеинсыз каһвә белән төрле газлы эчемлекләр арасында бәйләнеш булу сәер, хәтта абсурд кебек тоела. Әмма җитештерү ягыннан барысы да дөрес.

Кофеинсыз каһвә ясау өчен каһвә бөртекләреннән кофеин аерып алына. Ә кайбер җитештерүчеләр аны кая файдалы итеп сатарга мөмкин икәнен тиз аңлаган: алар аерып алынган кофеинны газлы эчемлекләр һәм хәтта кайбер фармацевтика препаратлары җитештерүчеләренә сата.

3. Эри торган каһвәнең тарихына 250 елдан артык

Эри торган каһвә (растворимый кофе) чагыштырмача күптән түгел уйлап табылган продукт кебек тоела. Гадәти каһвә тарихы белән чагыштырганда, ул чыннан да яшьрәк. Әмма эри торган каһвәнең үзенең дә шактый озын тарихы бар.

Мәгълүматларга караганда, ул беренче тапкыр Англиядә 1771 елда барлыкка килгән. Әмма рәсми рәвештә АКШта 1910 елда гына патентланган һәм шул ук чорда аны күпләп җитештерә башлаганнар.

4. Каһвә иң күп кулланыла торган ил – Финляндия

Каһвә куллану буенча Бразилия яки АКШ лидер булыр дип уйлау табигый кебек. Әмма чынбарлык күпкә кызыграк: иң күп каһвә Финляндиядә эчелә икән.

Уртача алганда, анда бер кешегә көненә якынча дүрт чынаяк каһвә туры килә. Икенче һәм өченче урыннарны инде күп еллар Швеция белән Норвегия бүлешә. Димәк, дөньядагы иң зур каһвә сөючеләр – көтмәгәндә – скандинавлар булып чыга.

Бетховен үзенә бер чынаяк каһвәне 60 бөртектән ясауны таләп иткән.

5. Бетховенның каһвә әзерләү буенча үз рецепты булган

Күп кенә танылган кешеләр каһвә эчәргә яраткан. Людвиг ван Бетховен да искәрмә булмаган.

Ләкин ул каһвә әзерләүгә аеруча зур игътибар биргән. Композитор үзенә бер чынаяк каһвәне нәкъ 60 каһвә бөртегеннән әзерләүләрен таләп иткән: артык та, ким дә түгел.

6. Каһвә Бразилия спортчыларына 1932 елгы Олимпиадада катнашырга ярдәм иткән

Илнең спорт җыелма командасына Олимпия уеннарында катнашу шактый зур чыгымнар таләп итә. Элек бу аеруча катлаулы булган.

1932 елгы Олимпиада алдыннан Бразилия үз спортчыларын Лос-Анджелеска җибәрүне финанслау проблемасына юлыккан. Уеннар алардан чагыштырмача ерак узмаса да, чыгымнар зур булган. Әмма хакимият чыгу юлын тапкан: корабларын каһвә бөртекләре белән тутырып, юл дәвамында туктап, аларны сата-сата барганнар. Шулай итеп, җыелма командага Олимпиадага бару өчен кирәкле акча җыелган.

7. Каһвәне тулысынча тыярга омтылулар булган

Тарихта каһвә куллануны тыярга берничә тапкыр омтылыш ясалган. Гадәттә моңа каһвәнең нерв системасын активлаштыру үзлеге сәбәп булган.

Әмма кайбер тыюларның сәбәпләре күпкә сәеррәк. Мәсәлән, Госманлы империясендә сүз каһвәнең үзен тыю турында гына бармаган. Каһвәханәләр кешеләрнең җыелып, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышу урыны буларак куркыныч саналган – шуңа күрә иң беренче чиратта аларны тыйганнар.

Ә тыюның сәерлеге буенча Швеция, мөгаен, рекорд куйгандыр. 1746 елда анда каһвә белән генә түгел, аны эчү өчен кулланыла торган әйберләр – хәтта чынаяклар һәм тәлинкәләр белән дә көрәшкәннәр.

Каһвәне тыярга тырышулар тарихта күп тапкырлар кабатланган

8. Дөньядагы иң кыйммәтле каһвәләрнең берсе... хайван экскрементларыннан алына

Дөньядагы иң кыйммәтле каһвә сортларының берсе саналган Копи-лувакны җитештерү ысулы чыннан да гаҗәп.

Аларда яшәүче сусар (мусанг) каһвә җимешләрен ашый. Аның ашкайнату системасы каһвә бөртекләрен тулысынча эшкәртә алмый. Шуңа күрә бөртекләр ашкайнату юлы аша үтеп, хайван экскрементлары белән тышка чыга.

Аннан соң аларны чүпләп җыеп алалар, яхшылап юалар һәм эшкәртәләр. Нәкъ менә хайванның ашкайнату системасындагы ферментация һәм кислоталар тәэсире Копи-лувакка үзенчәлекле тәм бирә. Аның бәясе кайбер очракларда килограммы өчен 1300 долларга кадәр җитә ала.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар