Логотип
Белмәсәң бел

Каһвә түбен файдалану буенча 12 шәп киңәш

Каһвә яратучылар бик күп бит ул хәзер. Сез менә аның түбен соңыннан нишләтәсез, түгәсез генәме? Ашыкмагыз әле: кәһвә түбен чүп кенә дип уйламагыз. Аны менә кайларда кулланып була:

1. Үсемлекләр өчен ашлама
Кәһвә түбеннән чынлап та үсемлекләр өчен менә дигән ашлама килеп чыга. Ул бигрәк тә роза, азалия, рододендрон, гортензия һәм камелияләргә туры килә. Кофе түбе туфракның әчелеген арттыра, корткычларны куркыта. Каһвә түбен компостка кушарга яки су сипкәндә суга өстәргә була. Әгәр кишер чәчкәндә орлыкларын каһвә түбе белән бутасаң, орлыклар тизрәк тишелеп чыга һәм кишер күпкә баллырак булып үсә. 

2. Хушландыргыч дезодорант
Каһвә исе начар исләрне бетерә. Мәсәлән, суган яки сарымсак белән нидер әзерләгәннән соң, кулларыгызны юеш кофе түбе белән ышкый аласыз. Ә түпнең кипкәне суыткычкың һавасын үзгәртергә булышыр. Моның өчен кофе түбен пыяла банкага салыгыз да суыткыч киштәләренең берсенә куегыз: суыткычтагы барлык начар исләр юкка чыгар. 

3. Бакчадагы корткычларны куркыта
Кофе исен җәнлекләрнең һәм бөҗәкләрнең кайберләре бөтенләй яратмый. Шуңа күрә аны бакчагызда куллана аласыз. Әйтик, күршеләрнең мәчесе гел сезнең түтәлләрдә ятамы? Каһвә түбен ваклаган әфлисун кабыгы белән кушып, түтәлегезгә сибеп карагыз әле – чакырылмаган кунакның эзе дә булмас. 
Каһвә түбе әкәм-төкәмнәрне дә куркыта. Аны бакчагызга ияләшкән кырмыскалар белән көрәшү өчен дә кулланырга мөмкин. 

4. Борчалардан котылу чарасы
Әгәр сезнең этегез яки мәчегез бар икән, кофе түбе алардагы борчалардан да коткара ала. Моның өчен этегез яки мәчегезне юындырганнан соң, аның юеш йонын кофе түбе белән ышкыгыз – паразитлар кофе исен яратмый. 

5. Һаваны сафландыра
Каһвә түбен чәчәкләр утырткан ваза төбенә сала аласыз. Мондый композициягә, әлбәттә, су кушып булмый, шуңа күрә кипкән чәчәкләрне кулланырга була. Әйтик, менә лаванданы – белгәнегезчә, аның исе кипкәннән соң ныграк тарала. Каһвә түбе бу очракта композицияне тулыландырып тора һәм һаваны да сафландыра. 
 
6. Целлюлитка каршы маска буларак
Кофеин кан әйләнешен яхшырта һәм организмнан артык сыеклыкны чыгара. Шушы сыйфаты аркасында ул целлюлит белән көрәштә файдалы да. Маска ясау өчен каһвә түбенә зәйтүн мае, шарәб һәм имбир мае белән кушарга кирәк. Шуннан соң әзер массаны гәүдәнең проблемалы өлешләренә сөртергә һәм щетка яки губка ярдәмендә, әйләнүле хәрәкәтләр ясап, сыларга, массажларга кирәк. Бу процедураны атнага 1-2 тапкыр кабатларга мөмкин. Ниндидер кыйммәтле спага йөрмичә, күпме акчаны янга калдырасыгызны санау авыр түгелдер. 

7. Савыт-сабаны юу өчен порошок 
Каһвә түбенең структурасы шактый каты бит, шуңа күрә ул савыт-сабада катып калган ризык калдыкларын юып алырга бик җайлы. Сода яки көнкүреш химиясе урынына кастрюль яки табаларны да кофе түбе белән юа аласыз – үзегезгә дә, әйләнә-тирә табигатькә моның белән күпме файда эшлисез. 

8. Чәчне коелудан туктату өчен маска 
Кофе түбе белән баш түбәсе тиресенә массаж ясарга мөмкин. Бу чәчләрнең төбен ныгытачак, аларга үсәргә дә булышачак. Әлеге процедураны чәч юар алдыннан эшлиләр: кулыгызга аз гына кофе түбе алып, аны юешләтелгән баш тиресенә ышкыгыз. 10-15 минуттан масканы инде юып төшерсәгез дә була. Берникадәр вакыттан чәчләрегез ныгыр һәм коелмый башлар. Әмма кофе түбен блондинкаларга кулланмаска киңәш ителә: чөнки кофе – табигый буягыч. Ул чәчләрегезнең төсен үзгәртергә мөмкин. 
 
9. Чәч өчен буяу
Куе итеп пешерелгән кофены куе-караңгырак төстәге чәчләрне буяу өчен кулланырга була: моңарчы буяу тимәгән чәчләрне дә, инде буялганнарын да. Беренче очракта ул чәчнең төсен куерак итәчәк, ә икенче очракта чәчтәге буяуны озаграк сакларга булышачак. 
Буяуның төсе ныграк йоксын өчен яңа пешкән каһвә түбен кондиционерга кушарга, чәчнең бөтен буена сөртеп чыгарга һәм 15-20 минут махсус башлык киеп торырга кирәк. Шуннан соң инде чәчне бик яхшылап юарга кирәк булачак. 

10. Кәгазь һәм тукыма өчен буяу 
Кофе чәчне генә түгел, тукымаларны да бик яхшы буйый. Нинди төс килеп чыгуы кофе түбен күпме кушуыгызга карый: тукыманы кайнатырга салган суга аны күбрәк кушкан саен, төс тә шуның кадәр куерак килеп чыгачак. Буяу ясар өчен кофены кайнатып алырга, сөзәргә һәм суытырга кирәк. Аннан су кушып, шуңа тукыманы саласыз һәм ярты сәгать кайнатып аласыз. Тукыма тигез буялсын өчен аны соңыннан сыкмасагыз әйбәтрәк. 
Кәгазьне буяу өчен кофе кушылган суда берничә минут тотып алу да җитә. Тыгып алыгыз да, шунда ук киптерергә куегыз. 

11. Тән һәм бит өчен скраб 
Кофе түбе – табигый скраб. Моның өчен аңа аз гына зәйтүн мае кушарга кирәк: ул тирене бик яхшы тукландыра һәм дымландыра. 
Мондый скрабны пляжга яки солярийга барыр алдыннан да ясарга киңәш итәләр – ул  тәнгә тигезрәк кызынырга булыша.
 
12. Күзләр шешенгәнне бетерү өчен маска
Тарттырылган кофедан бит өчен тукландыргыч маска ясарга мөмкин. Моның өчен ике аш кашыгы тарттырылган кофега ике кашыгы какао, бер кашык бал яки өч кашык сөт яки йогурт кушарга кирәк. Шушы массаны саклык белән генә биткә сөртергә, әкрен генә массажларга һәм 15-20 минутка калдырырга – биткә сылаган катнашма катканчы торсын. Мондый маска бит тиресеннән артык майны ала, аны тыгызлый. Өстәвенә, күз асларындагы шешенүне дә бетерә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар