Беренче свидание алдыннан көзге каршында елмай, «Мин үземне яратам, мин матур» дип кабатла. Бу кечкенә сүзләр күңелгә көч бирә.
Беренче свидание – йөрәкне дулкынландыра торган мизгел. Ир-егет чакыргач, күп хатын-кызның башында уйлар бөтерелә: «Нинди кием кияргә? Үземне аның каршында ничек тотарга? Беренче сүзне кем әйтергә тиеш?». Психологлар фикеренчә, мондый борчылулар очрашуга баручы хатын-кызлар өчен бу табигый хәл. Шуңа бу кагыйдәләрне истә тотарга кирәк
Беренче очрашуда иң мөһиме – үзең булу, эчке ышанычны саклау һәм күңелеңдәге җылылыкны күрсәтә белү.
Беренче свиданиега баручы хатын-кызларның иң зур хатасы – «оештырылган образ» тудыру икән. Кайчак алар ир-егеткә ошар өчен үзләрен бөтенләй икенче төрле итеп күрсәтергә тырыша.
Ләкин моның файдасы юк. Ир кеше барыбер чын йөзеңне күрәчәк. Ә менә табигый елмаю, тыныч сөйләшү, эчкерсез кызыксыну – иң матур тәэсир калдыра торган нәрсәләр.
Үзең булып кал, үз-үзеңне ярат, һәм иң мөһиме – рольгә кереп уйнама. Ир-егеткә «идеал» түгел, тере кеше кирәк.
Кием – синең күңел көзгесе. Беренче очрашуга барганда кысан, уңайсыз кием киеп барсаң, үзеңне иркен тота алмаячаксың. Кием сайлаганда иң мөһиме – уңайлы булу.
Йомшак, җылы төсләр күңел тынычлыгы һәм ышаныч тудыра икән. Артык ачык яки кыска кием ир-егеттә синең турыда ялгыш тәэсир калдырырга мөмкин.
Беренче свидание – мода күргәзмәсе түгел, моңа кадәр дөньяда барлыгыңны да белмәгән ике кешенең танышып, бер-берсен аңларга тырышкан мизгеле. Ир-егет синең брендыңа түгел, беренче чиратта энергияңә игътибар итә.
Исеңдә тот: беренче чиратта пөхтәлек булырга тиеш.
Сөйләшүне табигый алып барырга тырыш. Ир-егетне тыңлый белү зур осталык таләп итә. Әмма артык тыйнак булу да, артык сөйләү дә кирәк түгел.
Сөйләшкәндә күзгә кара, бу – ышаныч билгесе.
Яңа танышыңа үзең турында кызыклы вакыйгалар сөйлә, ләкин артык шәхси проблемаларга кермә. Көлеп җибәр, бу җиңел атмосфера тудыра.
Психологлар әйтә: беренче сөйләшү – имтихан түгел, ә җылы диалог. Ир-егет синең белән рәхәт аралаша икән, бу инде зур плюс, мөнәсәбәтләрнең киләчәге өметле икәнен күрсәтә.
Ир-егет хатын-кызда ике сыйфатны күрәсе килә: йомшаклык һәм эчке көч.
Үз фикерең булу кырыслык түгел, ә үз-үзеңне хөрмәт итү билгесе. Ә йомшаклык – җан җылысы, ул сине матур итә.
Чикләреңне сакла, ләкин усал булма. Үзеңә хөрмәт белән кара, һәм башкалар да шулай караячак. Көчле хатын-кыз – ул тавыш күтәреп йөрүче түгел, ә тыныч һәм ышанычлы булучы.
Кеше, сүзләрдән бигрәк, энергияне сизә. Шуңа күрә очрашуга барыр алдыннан үзеңне тынычландырып, позитив уйларга тырыш.
Күңелеңдә тынычлык булса – ул күзләреңнән, елмаюыңнан күренәчәк.
Беренче свидание алдыннан көзге каршында елмай, «Мин үземне яратам, мин матур» дип кабатла. Гади генә бу сүзләр күңелгә көч бирә.
Беренче очрашу зур сынау түгел, ә матур башлангыч. Кигән киемең, әйткән сүзең, елмаюлы карашың – күңел халәтеңнең чагылышы.
Иң мөһиме – үзең булып калу, табигый бул, очрашудан рәхәтлек ал.
Чын матурлык – табигыйлектә, җылылыкта һәм ихласлылыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк