Логотип
Белмәсәң бел

Ир-атның саранмы-түгелме икәнен ничек ачыкларга ?

Бөтен нәрсәдә экономияләргә тырышкан ир-ат белән мөнәсәбәтләр кору җиңел түгел, чөнки һәркем дә кешедәге бу сыйфатны кабул итәргә әзер түгел. Әгәр юлыгызда саран ир-ат очрый икән, һәм сез аның белән киләчәгегезне бәйләргә телисез икән, бер нәрсәне аңлагыз: аны үзгәртү кыен булачак.

 Шуңа күрә, өметләрем акланмады дип әйтмәс өчен,  аның саранлыгын башта ук йә кабул итәргә, йә араларны өзәргә кирәк. Тик монысы инде сез үзегез өчен кабул итә ала торган карар. 

1. Саран ир-атның билгеләре
Бүләкләр ул бирәчәк, әмма бары тик зур бәйрәмнәрдә генә. Башка вакытта аның тарафыннан ниндидер  көтелмәгән сюрпризлар булмаячак. 

Ресторанга кергәч, ул һәрвакыт менюдагы бәяләрне бер кат тикшереп чыгачак. Шаярткан формада булса да. 

Мондый ир-ат үзенең күп вакытын кайда ташлама белән нәрсә саталар, шуны эзләп уздырачак. Әгәр берәр нәрсәне арзангарак сатып алса, шатлануын яшермәячәк, алай гына да түгел – мактаначак.

Саран  кеше үзенең акчалары белән бик авыр хушлаша, бигрәк тә зур купюралар белән. Аларны вакларга да яратмый: зур акчаны ваклаганчы ул кемнәндер бурычка алып түләүне өстенрәк күрә. 

 Аның телендә һаман бер сүз: «Соңы вакыт тормыш кыйммәтләнде!» Кибетләрдәге  бәяләр һәм инфляция – аның иң яраткан темасы.

Саран ир-ат еш кына хезмәт хакының түбәнлегеннән һәм тормышның авырлыгыннан   зарлана. «Бөтен җирдә югары хезмәт хакы түли торган урыннарны алып бетергәннәр», – дияргә ярата. 

Кунакка чакырсалар, барудан беркайчан да баш тартмый, әмма һәрвакыт буш кул белән килә. Торт яки берәр тартма конфет сатып алу аның өчен артык чыгым кебек тоела. 

Мөнәсәбәтләрегез шактый җитди булып, алга таба бер түбә астында яшәргә туры килсә, ул сезнең һәр туздырган тиенегез өчен отчет таләп итәчәк. Бөтен чыгымнарны санап барачак, һәркайда экономия ясарга тырышачак. 

2. Саранны ничек танырга?

Әмма әлеге билгеләр һәрвакыт кешенең саранлыгы турында гына сөйләми: бу – финансларга карата  рациональ, сакчыл  мөнәсәбәт тә булырга бик мөмкин. Шуңа күрә психологлар беренче очрашуда ук кайбер билгеләргә игътибар итәргә киңәш итәләр.

Кафе һәм рестораннарда 
Саран кеше ресторан яки кафе сайлаганда һәрвакыт үзе сайларга тырышачак һәм гадәттә иң арзанлысына тукталачак. Менюны караганда да ул иң арзан ризыкларны гына сайлаячак. Официантларга «чаевые» бирмәячәк. Ахырда ул әле счетны бик игътибар белән тикшереп чыгачак һәм бүлешеп түләргә тәкъдим итәргә дә мөмкин.

Кибеттә
Кибеттә ул беркайчан да артык әйбер алмаска тырыша. Кәрҗингә үзенә нәрсә кирәк – бары шуны гына салачак. Янындагы хатын-кызга бернәрсә дә сатып алмас өчен мең сәбәп табачак. Әгәр хатын-кыз нәрсәдер алса, мондый ир-ат кассада бары үзенең әйберләре өчен генә түләп, аныкын бүлеп калдырырга да мөмкин.

Бүләкләр
Саран кешеләр бүләкләрне бик теләмичә генә бирәләр, гадәттә – бары тик зур бәйрәмнәрдә генә, бирмичә калу мөмкин булмаганда гына.  Бүләккә практик әйберләр генә сайлыйлар – анда романтиканың эзен дә таба алмассыз. Бик сараннары хәтта бүләккә  сатып алган әйберләрнең чекларын еллар буе саклыйлар да әле.

Тышкы кыяфәт тә, банктагы исәп-хисап счетлары да – күрсәткеч түгел. 
Саран ир-атны тышкы кыяфәтенә карап кына ачыклап булмый. Күп вакытта ул әллә кайчан алган, инде шактый киелгән киемнәрдән була. Әмма энә-җептән, бик матур киенгән ир-ат та саран булып чыгарга мөмкин – ул акчасын, гадәттә, бары үзенә генә туздыра.

3. Нигә ул саран?
Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин:
Бала-чакта алган тәрбия
Бу малай үскән гаиләдә акчаны һәрвакыт бик сак тотканнар. Әгәр әти-әни бертуктамый: «Акчабыз юк... Акча җитми...» – дип әйтеп торса, бу баланың аңына сеңәргә һәм киләчәктә аның үз-үзен тотышында чагылырга мөмкин.

Хәерчелектән курку
Акчасызлыкта үскән кеше киләчәктә мондый хәлгә калмас өчен бөтен көчен куячак. Ул ничек тә акча җыярга тырышачак, чөнки аның өчен кагылмаган акчалары булу – җан тынычлыгы чыганагы.

Киләчәккә булган планнар
Ул акчасын ниндидер бер зур әйбер сатып алырга, ниндидер бер максатына  ирешү өчен (мәсәлән, машина, фатир сатып алу яки чит илгә сәяхәткә бару) җыярга мөмкин. Әмма тора-бара болай акча җыю саранлыкка да әйләнергә мөмкин.

Хатын-кыздан курку
Кайбер ир-атлар хатын-кызлар бары тик аларның акчасына һәм бүләкләренә генә кызыгалар дип саныйлар. Шуңа күрә гүзәл затлар өчен артык акча тотмаска тырышалар.

Тагын бер нәрсәне истә калдырыгыз: 
Саран ир-ат гадәттә акчага гына түгел, мәхәббәткә, җылыга һәм назга да саран була. Ул бары башкалардан алырга гына тырыша, ләкин үзе бирергә яратмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар