Логотип
Белмәсәң бел

Ир-атлар арасында 6 төр бар: кайсысы синекенеке?

Психологлар ир-атларны социаль рольләренә карап төркемнәргә бүлә. Һәр төркем үзенчәлекле холыкка ия. Әйдә, шулар белән якыннанрак танышыйк.


Альфа – табигый лидер
Альфа-ир-ат –  «ир-атлар иерархиясендә лидер» дип йөртәләр. Алар – харизмалы, тәвәккәл, курку белмәс. Аңа башкалар иярә, хатын-кызлар соклана, ир-атлар хөрмәт итә. Фильмнарда альфа-типлар еш кына кырыс, башкаларга боерык бирүче буларак сурәтләнә, әмма чынбарлыкта болай ук түгел. Чын альфа булу – зур җаваплылык та дигән сүз, чөнки алардан дөрес карарлар һәм җитди адымнар көтелә. Әгәр кем дә булса аларның абруен какшата икән, альфа-кеше җавап бирергә тартынмый. Кайвакыт кырыс булып күренсә дә, якын кешеләренә карата юмарт һәм дус.


Браво – ышанычлы дус
Браво-ир-ат альфага терәк була. Ул тыныч, ышанычлы, киң күңелле. Гадәттә, үзен артык алгы сызыкка чыгарырга тырышмый, әмма һәрвакыт кирәк урында ярдәмгә килә. Браво-типлар хатын-кызлар арасында да популяр, чөнки аларның энергиясе җиңелрәк. Җитмәсә, алар аралашырга ярата. Ә менә җаваплылык алырга тырышмый. 


Дельта – гадәти егет
Ул үз осталыгын арттырган саен, иерархиядә урын ала. Тырыш, эш сөючән, ышанычлы, ихлас, туры сүзле һәм гадел – менә аның төп сыйфатлары. Мондый ир-атлар гадәттә башкалардан да шундый ук мөнәсәбәт көтә. Алар еш кына башкаларның ихтыяҗларын үзләренекеннән өстенрәк куя, шуңа күрә кайчак алардан файдаланалар. Ул карьерада әкренләп алга бара, үз урынын эш-гамәлләре белән яулый. Андый ир-атларга ышанырга була. 


Гамма – акыл иясе
Гамма-ир-ат – укымышлы, белемле, ләкин үз эченә бикләнгән. Аңа җитәкче булу кыенрак, чөнки ул артык уйлый, шикләнә, үзенә ышанычы җитми. Интеллект – аның көче. Ул аны алга барыр өчен бердәнбер корал дип саный. Шунлыктан гамма-типлар еш кына үзләрен бәяләмәгәннәр дип уйлый. Алар үзләрен «күләгәдәге көч» итеп хис итә, ләкин бу ышаныч та аларны хатын-кызлар арасында бик үк популяр итми.

 Омега – ялгыз интроверт
Омега – альфаның тулы капма-каршысы. Аны еш кына җәмгыять читенә этәрелгән, эченә йомылган, үз-үзенә ышанмаган кеше итеп тасвирлыйлар. Алар күбрәк үз эчендә, хыяллар дөньясында. Кешеләр белән аралашу алар өчен кыен, еш кына ялгыз калудан куркып, башкаларга ябышалар. Бу исә тискәре кабул ителә. 


Сигма – үз юлы белән баручы
Сигма-ир-ат – җәмәгать кагыйдәләрен санга сукмый торган «ялгыз бүре». Аңа буйсыну кирәк түгел, ул үзенчә яши, үз кагыйдәләре белән. Мондый ир-атлар башкалар тарафыннан аңлашылмаска мөмкин, әмма хатын-кызлар аларның мөстәкыйльлегенә еш кына тартыла. Серлелек, үзгәрәк булу – аларны башка типлардан аерып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар