Ир-атлар, гадәттә, бик яшерен затлар. Еш кына үз хисләрен тышкы тынычлык артына яшерергә яраталар. Хатын-кызга исә «мин аңа ошыйм микән» дип баш ватарга, күбрәк интуициягә таянырга кала. Әмма күрә белгәннәр өчен ир-атларда ул билгеләрне табарга була.
Чын ир-ат үзен кулда тотарга тиеш дигән фикер яши. Күпләр хатын-кызның кызыксынуын уяту өчен нәкъ менә шушы калыптан оста файдалана да инде. Аңа ошау-ошамауны ир-атның сүзләреннән генә түгел, тән теленнән дә эзләргә кирәк. Тән теле – сүзләргә караганда мең тапкыр дөресрәк сөйли (әгәр сезнең «объектыгыз» профессиональ актер булмаса, әлбәттә). Сөйләмне контрольдә тоту җиңелрәк, ә менә ирексездән ясалган хәрәкәтләрне һәм мимиканы – авыр. Шуңа күрә аның сүзләренә генә түгел, үзен ничек тотуына да игътибар итегез. Тән сигналларын барлыйк.
1. «Кызыксыну бар…»
Сез сөйләгән чакта ул галстугын, якасын төзәтә, муенына яки чәчләренә кагылып ала, ә аяк очы сезнең тарафка карап тора икән – сез аңа һичшиксез кызыклы! Әмма бу кызыксынуда сексуаль аспект булмаска да мөмкин. Ихтимал, аны сезнең тышкы кыяфәтегез түгел, ә фикерләрегез җәлеп итәдер.
2. «Мин чын күңелдән сөйлим»
Әгәр әңгәмә вакытында ир-ат кулын, учларын яшермичә, өскә каратып ача икән – ул сезнең белән эчкерсез, чын күңелдән сөйләшә.
3. «Якынрак буласым килә…»
Социаль ара дигән төшенчә бар. Ул да кешенең сезне үзенә якын китерү-китермәвенә бәйле. Дөрес, бу араны ул кайда үскәненә карап та билгели. Мәсәлән, шәһәр кешеләренең үзара дистанциясе авылда үскәннәргә караганда һәрвакыт якынрак була. «Дуслык арасы» – 0,75 метрдан 1,5 метрга кадәр булса. Аннан якынрак басып тору – интим ара дип санала. Әгәр ир-ат сезгә таба омтыла, ике араны кыскартырга тырыша икән, димәк, аның туры мәгънәдә генә түгел, күңеле белән дә сезгә якын буласы килә. Кайберәүләр ашыгырга яратмый, әкренләп «якынлаша»: башта гәүдәсен сезгә таба бора, аннары бераз сезгә таба иелә, шуннан соң гана араны кыскарта.
4. «Кочаклыйсым килә…»
Сезнең белән сөйләшкәндә ир-атның кулларын киң итеп ачып җибәрүе – яшерен кочаклау билгесе.
5. «Сез миңа ошыйсыз...»
Аның кагылулары күп әйбер турында сөйли ала:
– Кул кысышканда учы өскә карап кала икән – ул сезгә буйсынырга әзер.
– Кулыгызны ике кулы белән тота – чын күңелдән дуслык һәм эчкерсезлек билгесе.
– Әгәр ир-ат аралашканда кулыгызга яки терсәгегезгә кагылып ала икән – бу симпатия билгесе.
6. «Ошыйсым килә!»
Ошаткан хатын-кызын күргәч, ир-ат үзе дә сизмичә үз-үзен төзәткәли башлый. Ул «башыннан аягына кадәр» үзен тәртипкә китерә: чәчен сыйпый, җилкәсендәге тузанны кага, турая, эчен җыя, җиңнәрен төзәтә…
7. «Теләгем зур…»
Ир-ат басып торганда кулларын биленә куя, утырганда аякларын киң ачып җибәрә яисә баш бармакларын каешына тыгып куя икән – бу позалар җенси мөнәсәбәтләргә җәлеп итүчәнлеген күрсәтү һәм игътибарны шуңа юнәлтү өчен хезмәт итә.
Сезнең ир-атка кызык булмавыгыз турында сөйләгән билгеләр дә бар. Аларны да истә тотарга кирәк.
«Миңа берни дә кирәкми!»
Әгәр ул имән бармагы белән борынына кагылып, калган бармаклары белән авызын капласа – ул сезгә ышанмый һәм ачылып сөйләшергә теләми.
«Качасым килә…»
Үзенең ышанмавына өстәп, ул колагын тоткаласа яки битен сыйпаса – аның тизрәк әңгәмәне тәмамлыйсы килә.
«Сез миңа кызык түгел»
Әгәр ул араны «пионерларча» ерак тотарга тырышса, сөйләшкәндә капма-каршы тарафка иелсә яки йөзен читкә борып сөйләшсә – сез бу кешегә, гомумән, кызык түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк