Логотип
Белмәсәң бел

Йолдызлык буенча иң серле ярлар

Алар еллар буе янәшәдә булырга, сезнең белән урын-җирне, хисләрне һәм киләчәккә планнарны бүлешергә мөмкиннәр, әмма сездә алар турында барысын да беләм дигән хис барыбер тумаячак. Хәтта максималь якынлык мизгелләрендә дә, арагызда үтә күренмәле юка стена тора кебек тоела. Чөнки аларның эчке дөньясы ябык территория булып кала, анда үзләре генә керә ала. Нәкъ менә бу сыйфат аларны күңел аздыргыч дәрәҗәдә үзләренә ымсындыралар.


 Игезәкләр 
Игезәкләр кешеләргә  ачык булу иллюзиясен тулысынча тудыралар. Алар күп сөйлиләр, шаярталар, тарихлар белән бүлешәләр һәм җиңел генә контактка керәләр. Алар турында барысын да беләсез кебек тоела, әмма бу айсбергның очы гына. Чын хисләрен алар ирония, җиңеллек яки кинәт килеп чыккан салкынлык артына яшерә. Бүген алар хисләргә бирелгән, ә иртәгә – читләшәләр. Аларның сере – халәтләренең даими алышынып торуында.


Сукояр 
Сукоярлар максималь дәрәҗәдә ачык кеше тәэсире калдыра белә. Алар үз хисләре турында җиңел сөйлиләр, назлы һәм игътибарлы партнер була алалар. Тик шул ук вакытта һәрвакыт эмоциональ дистанция саклыйлар. Хәтта иң якын мөнәсәбәтләрдә дә Сукояр үзенә шәхси пространство калдыра, анда беркемне дә кертми. Аның уйлары еш кына киләчәктә, хыялларда яки альтернатив чынбарлыкта яши. Сез янәшә булсагыз да, аның бер өлеше һәрвакыт кайдадыр дигән хис сезне беркайчан да ташламаячак.


Чаян
Мөнәсәбәтләр никадәр яхшы булса да, Чаян һәрвакыт «ябык бүлмә» калдыра, анда хәтта бик яраткан партнерына да керергә рөхсәт итми. Ул урын-җирдә һәм сөйләшүләрдә чиктән тыш эчкерсез булырга, кичерешләре һәм куркулары белән бүлешергә мөмкин, әмма җанының иң зәгыйфь нокталарын ышанычлы яшерә. Аның чын мотивлары, караңгы яклары җиде йозак артында кала. Нәкъ менә бу аңа җәлеп итә дә. Тагын бераз һәм сез аны тулысынча белерсез кебек тоела, әмма, кызганыч, бу зур ялгышу.


Кәҗәмөгез 
Кәҗәмөгезләр беренче карашка сирәк очракта серле булып күренәләр. Алар җыйнак, ышанычлы, аңлаешлы – һәм алдау да нәкъ менә шунда яшеренгән. Тышкы тынычлык һәм рациональлек артында тирән, кайчак каршылыклы хисләр ята, бу билге вәкилләре аларны күрсәтергә гадәтләнмәгән. Кәҗәмөгез назлы һәм тугры партнер була ала, әмма аның эчендә чынлыкта нәрсә булып ятуын белмәссез. Хәтта якынлык мизгелләрендә дә ул уйлары белән үз максатлары, борчулары яки планнары белән мәшгуль булырга мөмкин. 


Балыклар
Балыклар чынбарлык һәм үз фантазияләре чигендә яшиләр. Алар партнерына наз, эмоциональ тирәнлек һәм мәхәббәттә тулысынча эреп китәрлек хис бүләк итәргә сәләтле. Тик еш кына бу йомшаклык артында сер яшеренә. Әлеге билге вәкилләре үз яраларын, куркуларын һәм караңгы якларын җентекләп саклый, дөньяга хыялый һәм романтик образ күрсәтергә өстенлек бирә. Хәтта мәхәббәт аңлатканда да, Балыклар җаннарының бер өлешен башка үлчәмдә калдыралар кебек – анда беркемгә дә юл юк. Аларның карашында еш кына җиңел моң һәм әйтелеп бетмәгән сүзләр укыла, бу аларны аеруча серле итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар