Логотип
Белмәсәң бел

Йолдызнамә билгеләре: иң уңган хуҗабикәләр кемнәр?

Хуҗабикәләр бер-берсенә охшамаган.

Аларның кайберәүләр өчен өйдәге тәртип һәм җылылык шулкадәр табигый: карыйсың да шаккатасың – әллә  өйләрендәге тәртип үзеннән-үзе барлыкка киләме икән соң боларның дисең. Ә кайберәүләр өй эшләрен  – юу, җыештыру, тәртипкә салу, үтүкләү кирәклеге хакында иң соңыннан гына искә төшерә. 

1 нче урын – Сөмбелә (Дева)

Сөмбелә йолдызлыгы астында туучылар өчен өйдәге тәртип – фикерләү рәвешенең бер өлеше диярлек. Башкалар күрмәгән тузанны да шунда ук күреп алалар, һәр әйбернең кайда ятканын беләләр, азык-төлек һәм кирәк-яракларны алуны алдан ук планлаштыралар. Өйдә һәр нәрсәнең үз урынында булуын һәм барысының да ул теләгәнчә булуын яраталар.

2 нче урын – Үгезбозау

Үгезбозау уңайлылыкны бик ярата һәм аны булдыра да белә. Тәмле ризык, чиста өй, матур әйберләр, шкафта, суыткычта азык-төлек запасы – аның өчен боларның барысы да мөһим. Тирә-юньдәге мохитнең уңайлы һәм пөхтә булуын ярата.

3 нче урын – Кысла 

Кысла өчен өй – чын мәгънәсендә көч җыю һәм тынычлык урыны. Ул тәмле ризык әзерләргә, якыннары турында кайгыртырга, гаилә традицияләрен булдырырга ярата. Теләәс кайсы гади генә кичне дә җылы, күңелле гаилә бәйрәменә әйләндерә ала.

4 нче урын – Кәҗәмөгез 

Практик һәм җаваплы Кәҗәмөгездә дә  өйдәге хуҗалыкны тәртиптә тоту  сәләте бар. Берәр нәрсә ватылса, моны зур проблемага санамыйча, кемнәндер  ярдәм дә көтмичә ул аны үзе төзәтеп куярга тырыша.

5 нче урын – Бизмән (Весы)

Бизмәннәр өчен чисталык кына түгел, өйдәге күңелле атмосфера да мөһим. Алар матур интерьерны, тәртипне һәм йортны тагын да күркәмрәк итә торган әйберләрне яраталар.

6 нчы урын – Балыклар 

Алар идеаль тәртипкә омтылмаска да мөмкин, әмма искиткеч җылы атмосфера булдыра беләләр. Өйләре еш кына күңелгә якын вак-төякләр, музыка һәм матур истәлекләр белән тулы була.

7 нче урын – Чаян 

Чаян өйдәге тәртипсезлекне, бигрәк тә ул бөтен нәрсәне контрольдә тотарга комачауласа, яратмый. Ул озак вакыт берни эшләмичә йөрергә мөмкин, әмма бер көнне тотына да, бөтен өйне бер кич эчендә идеаль хәлгә китерә ала.

8 нче урын – Арыслан 

Өенең матур һәм күркәм булуын ярата. Җыештырудан әллә ни зур рәхәтлек тапмаса да, нәтиҗә матур булсын өчен чын мәгънәсендә «марафон» оештыра ала.

9 нчы урын – Кучкар 
Барысын да бик тиз һәм сүзсез генә дә эшләп куярга мөмкин. Аның принцибы гади: «Иң мөһиме – чиста булсын!» Шуңа күрә әйберләрнең ничек һәм кайда тезелеп торуы аны әллә ни борчымый.

10 нчы урын – Укчы 

Өйдәге уңайлылыкны ярата, ә көндәлек мәшәкатьләрне, йомшак кына итеп әйткәндә, һәрвакыт яратып бетерми. Тәмле итеп кичке аш әзерли ала, әмма савыт-сабаны юарга «онытырга» мөмкин. Чөнки шул арада кинәт кенә кая да булса барып кайтырга уйлап куя һәм... чыгып та китә.

11 нче урын – Игезәкләр 

Аларда тәртип еш кына үз кагыйдәләре буенча яши. Бүген – өйдә бер почмакны да калдырмыйча җыештыралар, иртәгә аларда – иҗади тәртипсезлек, ә берсекөнгә өйләрендә кабат идеаль чисталык урнаштырырга мөмкиннәр.

12 нче урын – Сукояр

Аның өчен өй эшләре бик сирәк кенә беренче урында тора. Әгәр сайлау өйдә чисталык урнаштыру белән яңа, кызыклы идеялар арасында калса, аның бер уйламыйча да кайсы якка күчәчәге алдан ук билгеле. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар