Логотип
Белмәсәң бел

Яшерен депрессиянең 11 билгесе

Яшерен депрессия. Үзенең бу халәттә икәнен еш кына тирә-юньдәгеләр генә түгел, кеше хәтта үзе дә сизмичә кала.

Яшерен депрессия. Үзенең бу халәттә икәнен еш кына тирә-юньдәгеләр генә түгел, кеше хәтта үзе дә сизмичә кала.
«Депрессия» сүзен ишеткәч, күпләр гел моңсуланып, елый торган һәм кәефе гел төшенке күренгән кешене күз алдына китерә. Әмма чынлыкта хәл күпкә катлаулырак. Депрессиянең төрле формалары бар, һәм шуларның берсе – яшерен депрессия. Бу халәткә дучар булган кешеләр еш кына, үзләре дә аңламыйча, үз кичерешләрен яшерергә һәм бәхетле булып күренергә тырышалар.
Ә хәзер яшерен депрессия билгеләрен  барлыйк. Үзегезгә бик азга гына чит күз белән карагыз: бу билгеләр сездә дә юкмы?
1. Йокы һәм туклану режимының үзгәрүе
Иң беренче билгеләрнең берсе – йокы белән бәйле проблемалар. Йокыга китү авыраерга, төнлә еш уяна башларга мөмкинсез. Кайчак, киресенчә, гадәттәгедән күпкә озаграк йоклау күзәтелә. Даими йокы туймау кәефкә генә түгел, физик халәткә дә тәэсир итә: арыганлык һәм хәлсезлек тудыра.
Еш кына ашау гадәтләре дә үзгәрә. Кайбер кешеләр күңелсез хисләрдән котылу чарасы итеп күбрәк ашый башлый, ә кайберәүләрнең, киресенчә, аппетиты югала. Ашамлыкка мөнәсәбәттәге кискен үзгәрешләр (әйтик, моңарчы яраткан ризыкларга кагыласы да килмәү) эчке кичерешләрнең тирәнрәк булуы турында сөйләргә мөмкин.

2. Үзеңне артык тәнкыйтьләү
Яшерен депрессия булган кешеләр үзләренә карата артык таләпчән булырга мөмкин. Һәр кечкенә генә ялгыш та зур уңышсызлык булып кабул ителә, ә ирешеп булмаслык югары таләпләр оят һәм күңел кайту хисләре тудыра.

3. Эмоциональ тотрыксызлык
Депрессия һәрвакыт моңсулык рәвешендә генә чагылмый. Кайчак ул ярсучанлык, ачу өянәкләре яки көчле эмоциональ киеренкелек аша беленә. Кеше үзенә артык йөк иелгән итеп тоя, әмма үзендә нәрсә барганын аңлап җиткерми.

4. Хисләрдән качарга тырышу
Кайбер кешеләр, киресенчә, үз хисләреннән кача башлый. Шуңа күрә алар бөтен буш вакытларын эш, күңел ачу яки башка мәшәкатьләр белән тутырырга омтыла.

5. Тормыш мәгънәсен эзләү
Кайчак яшерен депрессия кеше тормышының мәгънәсе һәм үзенең бу дөньядагы урыны турында ешрак уйлана башлавына китерә. Аның күңелендә югалып калу, нәрсә эшләргә белмәү хисе туа, әйтерсең лә тормыш мәгънәсез, билгеле бер юнәлешсез уза.

6. Элек яраткан шөгыльләргә кызыксыну югалу
Элек шатлык китергән шөгыльләр кызыксындырмый башларга мөмкин. Яраткан хоббилар илһам бирми, ә гадәти эшләр өчен дә көч тә, теләк тә җитми.

7. Ярдәм сорауның авыр булуы
Яшерен депрессия булган кешеләргә башкалардан ярдәм сорау кыен була. Кайчак алар якыннарына яки белгечләргә мөрәҗәгать итә, әмма соңрак ярдәм кирәк түгел дип үзләрен ышандыра башлый һәм ярдәмнән баш тарта.

8. Якын мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар
Башка кешегә күңелеңне ачу куркыныч булып тоела башлый. Аңламаслар яки кире кагарлар дигән курку барлыкка килә. Шуңа күрә хәтта иң якын мөнәсәбәтләр дә киеренкеләшә кебек тоела һәм арыта кебек күренергә мөмкин.

9. Авыртуны рәхмәтлелек артына яшерү
Даими рәвештә рәхмәтле булырга омтылу уңай күренеш кебек тоела. Әмма кайчак кеше моны үзенең тискәре хисләрен инкарь итү өчен куллана. Ул үзен: «Башкаларга күпкә авыррак бит», – дип ышандыра һәм кайгырырга яки борчылырга хакы юк дип саный.
Чынлыкта рәхмәтле булу үз хисләреңне кире кагуны таләп итми. Ул бары тик тормышта яхшы якларны күрергә ярдәм итә, шул ук вакытта авырту, борчылу яки күңел кайту хисләрен кичерергә дә мөмкинлек калдыра.

10. Бөтен нәрсәне эчтә тоту гадәте
Яшерен депрессиянең иң киң таралган билгеләренең берсе – эмоцияләрне басып тоту. Кеше үз хисләрен әйтерсең лә аерым тартмаларга урнаштыра һәм аларны ачмаска тырыша.
Ләкин эмоцияләр болай гына юкка чыкмый, әлбәттә. Вакыт узу белән алар җыела-җыела баралар һәм алар белән көрәшү дә көннән-көн авырлаша.

11. Тыштан барысы да яхшы күренү
Алданрак әйткәнебезчә, яшерен депрессия һәрвакыт без күз алдына китергәнчә күренми. Кеше елмая, эшли, дуслары белән аралаша ала, әмма шул ук вакытта җитди эчке авырлыклар кичерергә мөмкин.
Әгәр сез бу билгеләрдә үзегезне яки якын кешегезне танысагыз, аларны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Якыннарның ярдәме һәм белгечкә вакытында мөрәҗәгать итү тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртырга һәм бу халәтне җиңәргә ярдәм итә ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар