Ярдәм бик кирәк булганда сез аны тирә-юньдәгеләрдән, дуслардан яки туганнардан сорый беләсезме? Күпләр, ярдәмгә бик мохтаҗ булсалар да, барыбер барлык авырлыкларны үзләре генә җиңәргә тырыша.
Моның сәбәбе көчсезлек тә, кирелек тә түгел, ә эчке тирән факторлар: курку, барыбер ярдәм итмәячәкләр дигән инанулар һәм үткәндәге тискәре тәҗрибә.
Ләкин өметсезләнергә кирәкми: ярдәм сорарга өйрәнергә була. Аның өчен махсус күнекмәләр бар.
Кеше хәтта иң якыннардан да ярдәм сорый алмый икән, моның берничә төп сәбәбе булырга мөмкин.
Мескен булып күренүдән курку
Кеше башкалардан ярдәм сораганда, асылда, проблеманы үз көче белән генә хәл итә алмавын таный. Күпләр өчен бу адымга бару авыр, чөнки алар тирә-юньдәгеләр аның көчсезлеген күрер, гаепләр яки мөнәсәбәтләрен үзгәртер дип курка. Шуңа күрә, хәл чыннан да катлаулы булса да, үз-үзенә ышанган булып күренергә тырыша.
Баш тартуларыннан курку
Күпләр өчен «ярдәм итә алмыйм» дигән җавап гади генә баш тарту түгел, ә үзеңне кире кагу булып кабул ителә. «Димәк, мин алар өчен әһәмиятле түгел» дигән уйлар туа. Менә шундый күңелсез хисләрдән саклану өчен кеше бөтенләй ярдәм сорамаска мөмкин.
Үзеңне башкаларга йөк итеп тою
Читтән караганда, кайчак кешеләрнең үз мәшәкатьләре дә җитәрлек кебек тоела. Шуңа күрә күңелдә «Ярдәм сорасам, аларга тагын бер авырлык өстәрмен», – дигән шик туа. Әмма еш кына без ярдәм күрсәтүнең икенче кеше өчен әллә ни авыр булмавын һәм хәтта аңа үзенең кирәкле, файдалы булуын тоярга мөмкинлек бирүен уйлап та карамыйбыз.
Чиктән тыш мөстәкыйльлек
Кайберәүләр кешенең төп кыйммәте мөстәкыйль булуда дип саный. Шуңа күрә ярдәм сорауны көчсезлек яки булдыксызлык билгесе итеп кабул итә. Нәтиҗәдә, алар һәрвакыт үз көченә генә таяна башлый, хәтта аларны бу хәлдән тайдырса һәм проблемаларны хәл итүне катлауландырса да.
Үткәндәге тискәре тәҗрибә
Элек ярдәм сораулар игътибарсыз калдырылган, кемдер синең мөрәҗәгатеңә ни сәбәпледер көлеп кенә караган булса, бу саклану реакциясе барлыкка китерә. Баш миендә «ярдәм сорау куркыныч» дигән фикер ныгый. Хәзер тирә-юньдәгеләр күпкә яхшырак булса да, элекке кичерешләр кешегә тәэсир итүен дәвам итә.
Перфекционизм
Үзенә артык югары таләпләр куйган кеше өчен һәр кыенлык шәхси уңышсызлык булып кабул ителә. Мондый очракта ярдәм сорау үзеңнең җитешсезлегеңне тану кебек тоела. Шуңа күрә кеше үз мөмкинлекләренең чиген кабул иткәнче, авырлыкларны ялгызы җиңәргә тырыша.
Барысын да контрольдә тоту ихтыяҗы
Ярдәм сораганда җаваплылыкның бер өлеше икенче кешегә күчә. Бу исә «Әгәр ул ялгышса?», «Әгәр хәл тагын да начаррак булса?» дигән борчулар тудырырга мөмкин. Барысын да үз контролендә тотарга омтылу еш кына ярдәм сорарга комачаулый.
2. Ярдәм сорарга ничек өйрәнергә?
Моңа өйрәнергә ярдәм итәчәк берничә киңәш.
Кечкенәдән башлагыз
Шунда ук зур ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Башта гади һәм куркынычсыз әйберләрдән башлап карагыз: киңәш сорагыз, нидер ачыклагыз, кечкенә генә үтенеч белән мөрәҗәгать итегез... Вакыт узу белән сез моның куркыныч түгеллеген, хәтта еш кына файдалы булуын күрерсез.
Баш тартуның сәбәбе сезгә бәйле түгел
«Юк» дигән җавап ишетү – тормышның табигый бер өлеше. Кеше ярдәм итә алмый икән, моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: арыганлык, вакыт җитмәү, мөмкинлек булмау яки хәтта начар кәеф... Боларның берсе дә сезнең белән нәрсәдер дөрес түгел дигәнне аңлатмый. Моны аңлау баш тартудан куркуны киметергә ярдәм итә.
Үзегезне гаепле итеп хис итмәгез
Ярдәм сорау – кемнедер мәҗбүр итү дә, аңардан таләп итү дә түгел. Ярдәм кулы суза аламы-юкмы икәнен кеше үзе хәл итә. Сез аңа үз мәшәкатьләрегезне йөкләмисез, ә бары тик мөмкинлеге булса ярдәм итүен сорыйсыз. Мондый караш гаеплелек хисеннән котылырга ярдәм итә.
Ышанычлы кешеләрдән башлап карагыз
Иң элек бик нык ышанган кешеләрегезгә – дусларыгызга, якыннарыгызга яки элек тә сезгә ярдәм иткән хезмәттәшләрегезгә мөрәҗәгать итегез. Алар сезгә бу юлы да «юк» дип әйтмәячәкләр һәм бу уңай тәҗрибә «ярдәм сорау – гадәти хәл һәм ул мөнәсәбәтләрне бозмый» дигән яңа караш формалаштыра.
Ярдәмне кабул итә белегез
Кайчак ярдәмне сораудан бигрәк, аны рәхмәт белән кабул итү авыррак була әле. Шунда ук әҗерен кайтарырга, гафу үтенергә яки ничек тә булса җавап бирергә теләк туа. Моның урынына ихлас рәхмәт әйтергә генә тырышыгыз – әлегә шул җитә.
3. Үзегезгә камил булмаска рөхсәт бирегез
Ярдәм сорый белү – беркемнең дә камил булмавын һәм бөтен нәрсәне дә ялгызы гына башкарып чыга алмавын танырга әзер булуны күрсәтә. Ялгышлар, проблемалар – болар да тормышның табигый өлеше. Алар көчсезлек яки җитешсезлек билгесе түгел.
Үз-үзегезгә булган бәяне ныгыту, куркуларны җиңү һәм ялгыш инанулардан арыну сезгә шуны аңларга ярдәм итәчәк: ярдәм сорый белү – көчсезлек билгесе түгел, ә кешеләр арасындагы сәламәт мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк