Логотип
Белмәсәң бел

Яраткан җиләк-җимеше кешенең холкы турында бик күпне сөйли. Тикшереп карыйбызмы?

Нинди җиләк-җимеш яратуын белсәң, шуңа карап кешенең холкын ачыклап була диләр. Беренче карашка, сәеррәк яңгырый. Әмма болар арасында, күрәсең, ниндидер бәйләнеш барыбер бар. Исемлектән үзегез яраткан җиләк-җимешне эзләп табып, аны нинди холыклы кешеләр яратуын укып карагыз әле. Аннары языгыз: сезгә туры киләме бу юллар, әллә юкмы?

Өрек
Сез бик киң күңелле кеше. Тирә-юнегездәгеләр, бәлки, сезне оялчан һәм кыюсыз дип тә саный торганнардыр, әмма чынлыкта бу алай түгел. Әгәр сезгә нәрсә өчендер бәйләнә башласалар, моны беркайчан тыныч кына уздырмаячаксыз – сүз эзләп кесәгә дә кермәячәксез. Бик якын дусларыгыз да, шактый көчле дошманнарыгыз да бар. 

Алма 
Әгәр сез алма яратасыз икән, димәк, сез – эш аты. Искелеккә ябышып яту кебек сыйфат та хас үзегезгә. Җитәкчеләргә сезнең кебек хезмәткәрләр ошый, чөнки сез алар нәрсә таләп итә, шуны башкарырга сәләтлесез. Күңелегез бик нечкә, юк кына сәбәп аркасында да моңсуланырга мөмкинсез. 

Чия
Сез бөтен нәрсәне дә йөрәгегезгә бик якын аласыз. Хәтта үзегезгә начарлык булып кайтасын белсәгез дә, башкаларга ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмыйсыз. Тирә-юньдәгеләрегезне сөендерергә яратасыз, гайбәт сату кебек начар сыйфатыгыз юк. Сез кешеләрне тыңлый беләсез, шаяртырга яратасыз. Әгәр ирегез (хатыныгыз) сезне алдый икән, моны бик авыр кичерәсез. Дөресен генә әйткәндә, сезнең хәтерне калдыру, үпкәләтү бик тиз була торган хәл. 

Шәфталу
Сез үзегезне якын дусларыгыз компаниясендә генә бик иркен хис итәсез. Кайчакта бик аңлап та булмый: сез әллә шаяртасыз, әллә чынын сөйлисез. Сез бик акыллы кеше, әмма кайбер вакыт нигәдер авырлыклар алдында каушап, куркып каласыз. 

Кура җиләге
Бу җиләкне үз-үзен яратучылар күбрәк үз итә. Сез дә, димәк, шуларның берсе. Үз рәхәтегезгә яшәргә ияләшкәнсез. Кемгәдер ияреп, нәрсә беләндер рухланып, шунда ук башкаларга ярдәм итәргә алына торган гадәтегез юк. Сезнең холыкка хас булган иң уңай сыйфат дип җаваплылыгызны күрсәтергә була. 

Банан 
Күпләр сезне бик горур һәм тәкәббер дип санаса да, чынлыкта андый түгелсез – йөрәгегезгә тау кадәр мәрхәмәт хисе сыйган. Күңелегез бик нечкә. Шуңа күрә сезне бик тиз үпкәләтергә, рәнҗетергә була. Хыялланырга яратасыз. Әмма аларның бик күп өлеше чынга ашмыйча, хыял гына булып кала. Дөресен әйтик, моның сәбәбе сер түгел – сез шактый ялкау. Тирә-юньдәгеләрнең йогынтысына да бик тиз бирешәсез. 

Җир җиләге
Сез һәрвакыт елмаясыз. Кунакчыл дип тә әйтеп була сезнең хакта. Тирә-юньдәге һәркем белән уртак тел таба беләсез. Искиткеч зәвыклы, матурлык ярата дисәк тә, дөреслеккә туры килер. Читләрдән, аларның уңышларыннан көнләшү сезгә хас түгел. Сезне чыгырдан чыгару да мөмкин түгел. Шуңа карамастан, үз ярыгызга карата көнләшү сездә бар, һәм шактый күп. 

Лимон
Сезгә тормышта бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. Бу өлкәдә тәҗрибәгез – башкалар карап сокланырлык, гыйбрәт алырлык.  

Грейпфрут
Тормышка сез гел позитив күзлектән генә карыйсыз. Һәм кайбер нәрсәләргә карата мөнәсәбәтегезне, карашыгызны бернәрсә дә үзгәртә алмый. Дөнья матур дип саныйсыз сез, һәм үз бәхетегез өчен көрәшүдән беркайчан да туктамаячаксыз. 
 
Киви
Сезгә күпне кичерергә туры килгән, шуңадыр тормышка инде күптән оптимизм белән карамыйсыз. Кызганыч, бу – бәхеткә ирешергә берничек тә булышмый инде, киресенчә... Алдыгызда бәхет капкалары төбенә кадәр ачылса да, сез аны, мөгаен, күрми калырсыз – моны чираттагы ялган дип кенә санарсыз. Бу төшенке уйларыгыздан арынырга кирәк: һәрнәрсәнең, һәр очракның, һәр вакыйганың беренче чиратта уңай якларын эзләргә өйрәнегез. 

Виноград
Сез үз сүзегездә тора беләсез. Чит кешеләрнең серләрен саклыйсыз – аларны берәүгә дә, беркайчан да чишмисез. Әмма шулкадәр үз-үзегезгә бикләнгәнсез, шуңадыр күпләр сезне астыртын дип саный һәм, кызганыч, сезгә ышанмый. Белеп торыгыз: бу күренеш һаман да дәвам итсә, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән мөнәсәсбәтләрегез начарланачак кына. Ихлас булудан курыкмагыз. 

Ананас
Сезгә матурлык ошый: һәркайда, һәрнәрсәдә. Һәр сүзегезне уйлап, үлчәп кенә әйтәсез. Шулай булгач, билгеле инде: кайда, нәрсә әйтәсен яхшы беләсез – кешеләрнең сезне яратуы гаҗәп тә түгел. Тирә-юньдәгеләрне бик оста үз кубызыгызга биетә дә беләсез. 

Слива
Сезнең телдә – гел зарлану. Кемнедер, нәрсә өчендер тәнкыйтьләүдән берничек тә тыелып кала алмыйсыз. Шуңадыр дусларыгыз күп түгел. Мөгаен, сезгә кайбер әйберләргә тынычрак карый башларга – барысын да йөрәгегезгә якын алмаска өйрәнергә кирәктер. 

Груша
Сез үзегез белән гади кешеләр арасында һәрвакыт дистанция тотасыз. Кием-салым, китап яки дуслар сайлыйсызмы – моны һәрвакыт зур зәвык белән башкарасыз. Ялгыз калуның бер начарлыгын күрмисез – ул сезнең өчен авыр йөк түгел. Әмма кирәк булганда, теләсә кайсы компаниянең үзәгендә дә була беләсез. 

Карбыз
Сез – оптимист, юк-бар нәрсә өчен бәхәсләшмисез, бернәрсәдән дә зарланмыйсыз. Тирә-юнегездәгеләрне дөрес юлга бастыру белән мавыгасыз, әмма бу эшегез гел килеп кенә чыкмый. 

Теги: алма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар