Логотип
Белмәсәң бел

Япон хатын-кызлары ни өчен нәфис гәүдәле?

Чынлап та, ни өчен япон кызлары юан түгел икән? Алар ничек туклана? Нинди яшәү рәвеше алып баралар? Кызык бит. Үз авырлыкларын контрольдә тотарга теләүчеләр өчен кайбер серләрен ачабыз.

Япон кызларының матурлык, зифа буй-сын серләре күптөрле икән. «Син – үзең ашаган ризыкның чагылышы ул». Бу сүзләр японнарның туклану рационын һәм тышкы кыяфәтен бик ачык күрсәтә. Япониядә симез кешеләрне, гомумән, сирәк очратасың. 50 яшьлек хатынны 20 яшьлек кыз белән бутарга да мөмкиннәр. Матур гәүдә, яшь калу сере – аларның туклану рәвешендә. Яшелчәләр, чи балык, диңгез продуктлары, литрлап эчелгән яшел чәй һәм ялгыш та кыздырылган ризыкны ашамау – әлеге сернең бер өлеше генә әле. Алар дистә еллар дәвамында сыналган меню буенча туклана. Япон хатын-кызлары картаймый һәм тазармый, чөнки билгеле бер ризыкларны гына ашый.

Кечкенә порцияләр

Төз гәүдәле булуның сере – кечкенә порцияләр белән туклануда. Хәтта Россиядәге япон рестораннарында да порцияләр тыйнак – ул японнарның азыкка мөнәсәбәте билгесе. Алар азыкны беркайчан да күп ашамыйлар. Балачактан ук кечкенә порцияләр белән еш ашарга өйрәнгәннәр.

Азыкны ничек әзерлиләр?

Кыздырылган ризыклар япон хатын-кызлры өчен түгел инде! Алар андый азыкка бөтенләй күнекмәгән! Япон кызлары парда әзерләнгән, пешерелгән азыклар белән туклана. Файдалы да, артык мәшәкать тә өстәми.

Японнарның төп азыгы

Японнарның төп азыгы

Дөге Япониядә ипине алыштыра, башта аны суда чылатып тоталар. Углеводка бик бай булса да, япон диетасының төп нигезе санала. Дөрес, дөгене алар бөтенләй башкача әзерли: тоз салмыйлар, май кушмыйлар һәм иң кызыгы – пешермиләр, суда чылаталар гына.

Балык, диңгез продуктлары – япон хатын-кызларының төп ризыгы. Майлы итне сирәк кулланалар, ә менә балык, диңгез продуктларыннан башка бер көн дә тора алмыйлар. Балыкны күпләп ашасалар да, тазармыйлар. Диңгез продуктлары– йод һәм омега-3 май кислоталары чыганагы. Алар йөрәк-кан тамырлары авыруларын, калкансыман биз проблемаларын булдырмый.

Соя

Протеиннарга бай, майсыз һәм түбән калорияле соя соус, соя сөте яки тофу кебек һәр ашау вакытында кулланыла.

Яшелчәләр

Һәр япон кешесе яшелчә сайлауга аерым бер җаваплылык белән карый: аннан башка көндезге аш та, кичке аш та була алмый! Японнар дайкон, порей суганы, кәбестә ярата, безнең өчен экзотик булган бамбук ботаклары, лотос тамырларын яраталар... Ә салатлар ясаганда майонез бөтенләй дә кулланмыйлар.

Яшел чәй

Яшел чәй

Яшел чәй – организмның картаюын акрынайта торган антиоксидантлар чыганагы гына түгел, ябыгу өчен менә дигән эчемлек тә! Организмнан артык сыеклыкны чыгара. Японнарның төп эчемлеге ул яшел чәй. Чәй церемониясе традицияләре 100 еллар дәвамында яши инде. Ул хәзер дә популяр. Кояш чыгышы илендә көненә берничә тапкыр яшел чәй эчәләр.

Десертлар

Японнар башка планетадан кебек тоелсалар да, баллыны шулай ук яраталар. Ләкин алар күзаллаган десерт безнекеннән шактый аерыла. Бернинди бисквит, майлы крем, каймак, шоколад тортлар юк аларда. Хәтта морожныйны да дөгедән ясыйлар! Япон десертлары түбән калорияле, артык баллы түгел, европалылар өчен тәмле дә тоелмаска мөмкин.Аның каравы, корсакларына май җыелмый инде!

Порцияләр

Аксым порциясе (балык, ит, тофу) бер уч төбенә сыярга һәм чәнти бармак калынлыгы булырга тиеш; углевод порциясе (дөге, токмач) – бер уч, майлар (май, чикләвек, авокадо) баш бармак калынлыгыннан артмасын.Калькулятор кирәк тә түгел. Чөнки учың һәрвакыт үзең белән. Телефонны ачып карап, кирәкле продуктны базардан эзләп йөрисе, авырлыгын үлчәп торасы юк. Аннары һәркемнең учы үз гәүдәсе размерына пропорциональ. Зуррак гәүдәле хатын бераз күбрәк азык ала, миниатюр гәүдәлесенә үзенең учы кадәр, ягъни кечерәк порция эләгә. Икесе дә нормада санала.

Кечкенә тәлинкәләр системасы

Традицион япон сервировкасында бер зур савыт урынына берничә кечерәк миска һәм тәлинкә кулланыла. Бу эстетика өчен генә түгел, контрольдә тоту инструменты да булып тора. Өстәлдә гадәттә мискада дөге (150 грамм чамасы), мисо ашы салынган миска, балык йә ит тәлинкәсе, гарнир өчен (яшелчә, тозлы әйберләр) 2-3 кечкенә тәлинкәләр тора. Бу система берничә бурычны үти. Беренчедән, табын мул һәм төрле күренә. Икенчедән, бер генә ризык белән хушланмыйсың. Өченчедән, ашау процессы озыная: төрле тәлинкәләрдән аз-азлап алып ашыйсың.

Хара хати бу принцибы

Бу – 80 процент туклылык кагыйдәсе. «Башкача бармый» диярлек хәлгә килгәнче түгел, «тагын да ашый алам әле, ләкин теләмим инде» дип әйтерлек булганчы ашарга кирәк. Әгәр тәмам туйганчы ашауның һәрвакыт 20% ы кала килә икән, атнага 2000–30000 калорий янга кала.Ә бер айда 10 мең калорийга экономия дигән сүз бу! Бер кило майга тигез ул! 

Японнар таякчыклар ярдәмендә ашый

Акрын ашау инструмент кебек

Японнар таякчыклар ярдәмендә ашый. Чәнечке һәм кашыкка караганда таякчыкларга азык азрак эләгә. Кечкенә кисәкләрне озаклап чәйнәп, ашау процессы сузыла. Ул арада баш миенә «Мин тук» дигән сигнал барып җитә. Гадәттә ул ашый башлауга 15–20 минут үткәч килә. Ә зур кашык белән 15 минутта ике порцияне ашарга мөмкин син.

Системаны ничек җайлаштырырга?

Таякчыкларга күчү мәҗбүри түгел. Кечкенә үлчәмдәге тәлинкәләргә күчегез. Ризыкны зур бер тәлинкәгә салганчы, аерым мискаларга бүлеп урнаштыру отышлырак. Учлар кагыйдәсе шулай ук файдалы. 1 порция котлет уч төбендә, гарнир – бер учта, май һәм майонез – баш бармак кадәр. Шулай туклану юлына күчеп карагыз әле. Ике атнадан порцияләрне үлчәп тә тормассыз, барысы да автомат рәвештә барачак.

Теги: Белмәсәң бел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар