Өй түрендә бизәлеп куелган чыршыны сүтәргә өлгермәдегезме әле? Өлгермәсәгез, берничә киңәш. Күпчелек халык арасында чыршыны 7 гыйнвар, Раштуа бәйрәменнән соң сүтәргә дигән фикер бар. Әмма, гадәттә, иске Яңа елга кадәр утыр әле ул. Чыршыны җыю – Яңа ел белән бәйле булган энергетика бетә дип санала
Өй түрендә бизәлеп куелган чыршыны сүтәргә өлгермәдегезме әле? Өлгермәсәгез, берничә киңәш. Күпчелек халык арасында чыршыны 7 гыйнвар, Раштуа бәйрәменнән соң сүтәргә дигән фикер бар. Әмма, гадәттә, иске Яңа елга кадәр утыра әле ул. Чыршыны җыю – Яңа ел белән бәйле булган энергетика бетә дип санала. Әлеге эш белән бәйле ырымнар һәм гадәтләр дә бар икән:
1. Чыршы 7 гыйнвардан соң сүтелсә, яңалыклар, уңышлар килә дигән ырым бар.
2. Чыршыны кичен сүтәргә ярамый. Бу вакытта чыршының көче һәм уңышы кими, гадәттә, аны иртән сүтәргә киңәш итәләр.
3. Чыршыны берьюлы түгел, ә өлешләп сүтәргә. Кайбер халыклар арасында чыршыны бер селтәнүдә сүтеп ату начар билге дигән ырым бар. Шуңа күрә аны берничә көнгә сузалар. Бу, мөгаен, бәйрәм атмосферасын бик тиз бетермәс өчен уйлап чыгарылган ырымдыр.
4. Чыршының урынын чистарту. Чыршыны сүткәч, аның тирәсен җыештыру да мөһим. Өйдәге уңышларның тотылып калуына булыша дигән ышану бар.
5. Чыршы уенчыкларын һәм гирляндаларын саклау – киләсе елда уңыш китерәчәк дигән ышану бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк