Санаулы вакыт тиз уза. Озын Яңа ел яллары да узып китте. Кемдер аларны зарыгып көтә, икенче берәүләр кышкы ялларның артык озын булуына зарлана. Ләкин барыбыз да ял итәргә «мәҗбүр». Һәм барыбыз өчен дә иң авыры эш режимына кайту.
Гадәти тормышка кайту организм өчен зур стресс. Аны җайлы гына һәм психикага зыян салмыйча эшләргә тырышырга кирәк. Моның өчен берничә киңәшкә колак салырга кирәк.
Белгечләр әйтүенчә, соңгы 100 елда безнең йокы сәгате 8 дән 6 га кадәр кимегән. Ә зур шәһәрдә яшәүчеләр, гомумән, 6 сәгатьтән дә азрак йоклый икән. Шуңа ялларны йокыны туйдыру өчен зарыгып көтү бер дә гаҗәп түгел. Ләкин йокы сәгатенең азаюы өчен генә түгел, аның сыйфатсыз булуына да борчылырга кирәк. Көн дәвамында компьютер артында, өйгә кайткач та «гаилә белән вакыт уздырулар» телефон артында уза. Әгәр инде озын ялларда йокы режимы бөтенләй бозылган икән, бүген ничек тә вакытында йокларга ятарга тырышыгыз. Бик теләсәгез дә телефоннарны читкә алып куегыз, телевизорыгыз да ял итсен.
Ким дигәндә, беренче атна өчен булса да, план язып куегыз. Беренче эш көне өчен кирәкле әйберләрне дә кичен әзерләсәгез яхшы булыр. Әйтик, балаларны мәктәпкә яки балалар бакчасына озатасыгыз булса, аларның кирәк-яракларын да бергәләп әзерләп куегыз. Беренче эш иртәсе тыныч узуын алдан кайгыртыгыз.
Бик авыр булса да, иртән физик күнегүләр ясау яки күңелле музыкага биеп алу өчен вакыт табыгыз. Сез ачулансагыз да, ачуланмасагыз да, эшкә чыгарга кирәк – яллар тәмам. Сезнең яхшы кәеф өчен бары тик үзегез генә җаваплы.
Беренче эш көне тәртибен дә дөрес итеп планлаштырыгыз. Ниндидер авыр сорауларны хәл итү, хисап эшләрен башкару өчен кулай көн түгел. Эшкә акрынлап тотыныгыз, вак-төяк мәсьәләләрне хәл итегез. Эшегездән тәм табарга тырышыгыз, әйтик, хезмәттәшләрем белән күрешәм, төшке аш вакытында дустым белән каһвә эчеп алам дип, уйларыгызны уңай якка борыгыз. Эш урынында ниндидер яңалык кертегез: матур гөл алып куярга, мотивацион язулар эләргә мөмкин.
Организм өчен тагын бер зур сынау – туклану. Яллардагы тәмле салатлар, пилмәннәр, бәлеш-өчпочмаклар киләсе ялларны көтеп торыр. Ә сезгә акрынлап кына дөрес туклануга күчәргә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимешләрне күпләп ашарга тырышыгыз. Ләкин бүгеннән үк диетага утыру яки ничәдер сәгать ашамыйча тору дөрес булмаячак. Һәрнәрсәдә алтын урталыкны табыгыз, үзегезгә зыян салмагыз.
Яңа елда беренче эш көненең ничек узачагы, иң башта, үзегездән тора. Озын һәм авыр булып тоелган эш көненнән соң, берәр күңелле вакыйга планлаштырып куегыз. Ул дустыгыз белән очрашу, паркта йөреп керү, үзегез генә калып, тынычлыкта утыру, тәмле чәй эчү булырга мөмкин. Фантазиягезне эшкә җигегез.
Иң мөһиме: сез сәламәт, эшегез бар, якыннарыгыз исән-сау. Ә калганы вакыт узу белән тагын кабатлана торган хәлләр генә…
Динара Әхмәт әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Шәп киңәшләр!
0
0