Логотип
Белмәсәң бел

Гап-гади, әмма бик кирәк киңәшләр

Гади аш тозы белән аш содасын ризык әзерләгәндә еш кулланабыз. Ә бит алар аш-суда гына түгел, көнкүрештә дә алыштыргысыз ярдәмчеләр.

Аларны тагын менә ничек кулланып була: 
• Яңа юылган махровый сөлгеләрне 15 минутка тозлы суга салып торсагыз, алар йомшак һәм кабарып торучы булачак.

• Өегездә яки бакчагызда мич йә камин бармы? Юеш утын тизрәк кабынып китсен өчен, аңа бер чеметем эре тоз сибәргә мөмкин.

• Балык, суган яки сарымсак исе кулда калса, кулларыгызны башта тоз белән ышкыгыз, аннары сабынлап юыгыз. Шулай иткәндә кулдагы начар ис тиз юкка чыгар.

• Пычакларны, кайчыларны яки бакча коралларын кайрар вакыт җиттеме? Башта аларны ярты сәгатькә көчсез тоз эремәсенә салып торыгыз, аннары сөртмичә генә кайрагыз. Нәтиҗәсе үзегезне дә гаҗәпләндерер!

• Соданың өч төре бар: аш содасы, кер юу содасы һәм каустик сода. Алар селтелелек дәрәҗәсе белән аерыла. Иң йомшагы – аш содасы. Ул гадәттә камырга, кондитер ризыкларына һәм кайбер башка азык-төлеккә кушыла. Әмма аны башка максатларда да кулланалар. Мәсәлән, көчле селте тәэсиренә чыдам булмаган йон һәм ефәк әйберләрне юганда.

• Җәйге эсседә сөт оемасын өчен, кайнатканда аз гына сода өстәгез (1 литр сөткә – 1/4 чәй кашыгы).

• Кыштан язга чыккач, тәрәзәгә ябыштырылган кәгазьләрне җиңел генә куптару өчен, аларны башта җылы сода эремәсе белән чылатыгыз (1 литр җылы суга – 1 чәй кашыгы сода).

• Төбе көйгән кәстрүлне чистарту өчен, аның эчендә 1–2 аш кашыгы сода кушылган суны кайнатыгыз.

• Чәйнекнең борынында җыелган утырманы бетерү өчен, эченә 2–3 сәгатькә кайнар сода эремәсе салыгыз (1 стакан суга – 1 чәй кашыгы сода). Аннары аны өч тапкыр кайнар су белән чайкагыз.

• Ефәк тукымадагы үтүк эзләрен сода боткасы белән бетерергә мөмкин. Аны тапка сөртегез, кипкәнен көтегез, аннары йомшак щетка белән чистартыгыз.

• Черки чаккан урын кычытса, шул урынга сода эремәсе сөртегез (1 стакан суга – 1/2 чәй кашыгы сода).

• Кулдагы сөялләрдән котылу өчен, сода салган җылы суда кулларны атнага 2–3 тапкыр тотарга кирәк (1 литр суга – 1 аш кашыгы сода).

• Тәмәке тартудан тешләрдә барлыкка килгән сарылыкны киметү өчен, теш щеткасына аз гына сода һәм берничә тамчы лимон согы тамызып тешләрегезне чистартыгыз.

• Сипкелләр һәм тиредәге пигмент таплары әзрәк сизелсен өчен, аларны сода эремәсе белән сөртергә мөмкин (1 стакан суга – 6–7 чәй кашыгы сода).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар