Ни өчен кер сабынына төрле саннар язылган? Алар нәрсәне аңлата һәм ничек дөрес кулланырга? Сабынны кер юудан тыш тагын ничек кулланырга? Әле дә актуаль булган совет чоры көнкүреш продукты турындагы популяр сорауларга җавап эзлибез.
Кер сабынын нәрсәдән ясыйлар?
Кер сабынын майларны селте белән сабынлаштыру юлы белән ясыйлар. Реакция нәтиҗәсендә май кислоталарының натрий тозлары барлыкка килә. Бу инде сабынның үзе. Продуктның төп компонентлары – май (сыер, сарык, дуңгыз мае, техник май) һәм үсемлек майлары (күбесенчә пальма һәм пальма төше мае, сирәгрәк очракта кокос мае, бик сирәк очрый – көнбагыш мае). Селте ролен каустик сода, кайчак кальцийланган сода башкара. Шулай ук су һәм аш тозы кирәк. Ул әзер сабын массасын глицериннан һәм селте эремәсеннән аерырга ярдәм итә. Өстәмә компонентлар да бар. Канифоль кер сабынына көрән төсне һәм үткен исне бирә, шулай ук күбекләнүне һәм юу үзлекләрен яхшырта.
Кайсы сабын яхшырак – 65%, 70% яки 72%?
Сабын кисәгендә уелган процент май кислоталарының массалык өлешен аңлата. Ул никадәр югары булса, сабын майны шулкадәр яхшырак чистарта, яхшырак юа һәм тукымаларны дезинфекцияли. Түбән процент сабында су һәм селте күбрәк дигәнне аңлата. Сабын йомшак, тирегә, тукымага һәм башка өслекләргә агрессив тәэсир итми, ләкин шактый тиз бетә. Сабындагы саннарга килсәк:
72% – иң «чиста» һәм сыйфатлы, май кислоталарының максимумын үз эченә ала. Бу ГОСТ буенча дигән сүз. Сеңгән тапларны, майны, үләнне, канны бетерә. Дезинфекцияли – 99% ка кадәр бактерияләрне үтерә. Тирене нык корыта. Шуңа перчатка киеп эшләргә киңәш ителә.
70% – 72% лы сабынга караганда су күбрәк. Бөтен тапларны алып бетерә алмый, ә менә тирегә йомшаграк тәэсир итә. Мондый сабын белән савыт-саба юарга ярый.
65% – уртача сыйфатлы, кибетләрдә еш очрый. Тапларны начаррак чистарта, майлы һәм иске тапларны җиңә алмаска мөмкин. Ефәк, атлас, йон кебек нәзберек тукымаларны юуу өчен менә дигән.
60% – Су һәм өстәмәләр күбрәк, тәэсире көчсезрәк. Өслекләрне сөртеп алуда кулланырга мөмкин.
40% – иң «сыекланганы», тиз йомшара, тиз бетә. Кер юууда файдасы юк, бары тик идән һәм кухня өслекләрен юу кебек көнкүреш эшләре өчен генә яраклы.
Ак кер сабыны – май кислоталары күләме 70-72% тирәсендә. Ак киемнәр юар өчен, төсле тукымалар юарга һич тә ярамый.
Кер сабынын көнкүрештә ничек кулланырга?
Җыештыру. Кер сабыны төрле өслекләрне бик яхшы чистарта һәм дезинфекцияли, керамикага, металлга һәм пластикка зыян китерми. Сабын эремәсе кухнядагы майлы тапларга һәм сантехникадагы известь утырмаларына каршы яхшы. Хәтта савыт-саба да юарга мөмкин – кер сабыны гипоаллерген, бигрәк тә өстәмә буягычлар һәм хуш исләрсез продуктларны сайлаганда.
Кер юганда. Иске тапларны бетерә. Кер сабыны табигый һәм ачык тукымаларны дезинфекцияләп кенә калмый, ә агарта да. Баланың аллергиясе яки порошокның хуш исләренә, буягычларына һәм башка компонентларына теләсә нинди кире реакциясе булганда кер сабыны куллану кулай булыр.
Идән һәм тәрәзәләр юу. Кер сабыны гади пычракны яхшы чистарта, ләкин селтеле эзләр калдыра. Шуңа күрә сабын эремәсеннән соң өслекләрне чиста су белән яхшылап юарга кирәк. Тәрәзәләр һәм идәннәр юу өчен гадәттә сабын кисәген угычта кыралар һәм җылы суда эретәләр (идәннәр өчен – 5 литрга чирек кисәк, тәрәзәләр өчен – 1 литрга 1 аш кашыгы). Сабынны суда тулысынча эрегәнче болгатырга кирәк. Бу эремә белән плитка, линолеум, ПВХ җәймәләр, керамогранитны сөртергә була, ә паркет, табигый буялмаган һәм лакланган агач, ламинат, табигый мәрмәр яки гранит, алюминий һәм анодланган фурнитураны аның белнә юмау яхшырак.
Бакчада куллану. Корткычлардан файдалы. Сарымсак, әрекмән, суган кабыгы, лимон кабыгы, әрем яки кызыл борыч төнәтмәсенә сабын өстәгәндә яхшырак эшли. Ул эремәнең яфракларда тотылып калуына ярдәм итә, яңгыр аны шунда ук юып китми. 10 литр эремәгә 3-4 аш кашыгы кырылган сабын җитә. Сабын эремәсе бетләрнең сулыш органнарына утыра һәм алар үлә. Бөркү алдыннан аны сөзегез: эремәгән сабын кисәкләре яфракларны пешерергә мөмкин. Моннан кала сабын эремәсе гөмбәчекнең беренче билгеләрендә ярдәмче чара буларак кулланырга мөмкин
Кер сабыны тирегә һәм чәчкә зыянлымы?
Әле күптән түгел кер сабыны белән башны да, йөзне дә, сабыйларның тәнен дә юалар иде, бүген белгечләр бу чараны гигиена һәм матурлык максатларында куллануга каршырак. Төп сәбәп: кер сабынының йөз, чәч, интим гигиена һәм беткә каршы файдасы буенча дәлилләр базасы юк. Ә менә селтеле сабыннарның зыяны турында күп мәгълүмат тупланган, һәм алар кер сабынына да кагыла.
Селтеле мохит чәч структурасындагы кабырчыкларын күтәрә. Шуның аркасында чәч каты, ватылучан һәм тонык була, тарарга кыенлаша, ә баш тиресе кибә һәм кычытырга мөмкин.
Интим гигиена өчен кер сабыны иң куркыныч вариант. Аналык юлындагы әчкелтем мохит инфекцияләрдән саклый. Селтеле чаралар бу мохитне боза ала. Табиблар тышкы җенси органнарны җылы су яки хуш иссез йомшак нейтраль чара белән юарга гына киңәш итә. Кер сабыны моның өчен яраксыз.
Кер сабынын кер юу машинасында кулланырга ярыймы?
Белгечләр моны эшләргә тәкъдим итми. Порошок һәм гельдән аермалы буларак, кер сабыны начар чайкала, техниканың эчке өлешләренә ябыша, шлангларны тыгылдыруга, хәтта машинаның ватылуына китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк