Логотип
Белмәсәң бел

Эшлекле сөйләшүләр барышында үзегездәге ышанычсызлыкны ничек сиздермәскә?

Үзбәяңне (Самооценка) күтәрү буенча киңәшләр

Ахмаклар үзләренә нык ышана, акыллылар һәрвакыт икеләнә, диләр. Башлы кешеләр үзе белгәннәрне һәрчак шик астына ала – бу исбатланган факт. Хәтта галимнәр дә кайчак үзе белгәннәргә шикләнеп карый. Аның каравы, буш куыклар шулкадәр акыллы булып сөйләшә – бәхәсләшеп җиңә торган түгел үзләрен.
 
Бизнеста – башкача
Эшлекле даирәдә башка кыйммәтләр. Бизнеста көчлеләр, кыюлар, үзенә ышанганнар җиңә. Болар – тәвәккәлләр, үзләрен уңышка программалаштыручылар, башкаларны үз артларыннан ияртүчеләр. Максатка ирешергә комачаулаучы бар нәрсәне бер кызганусыз чыгарып ташларга әзер алар. Аеруча, икеләнүләрне! Компания вәкиле үз продуктына ышанычлы презентация ясыйсы урында авыз эчендә ботка пешереп торса, берәү дә Килешүләр төзүгә бармаячак. Бизнеска килгәнсең икән – инандыра бел!

Нинди сүзләр икеләнүләрегезне «сата»?
Башкалар сезгә ышанып карасын өчен, башта үзегезгә ышаныгыз. Сезнең фикергә колак салуларын теләсәгез, әйткән сүзләрегезгә игътибарлы булыгыз. Ничек, нинди тонда сөйләшәсез – шулай ук бик мөһим.Әгәр сөйләм паразит сүзләр белән тулган булса, бу кешенең комплекслы булуын күрсәтә. Тәҗрибәле әңгәмәдәш кем белән эш итүен шундук чамалап ала һәм йомшак якларыгыздан файдалана башлый, үз кагыйдәләре буенча уйнарга мәҗбүр итә, ниһаять, сезнең өчен файдалы булмаган контрактны тага. Әйдәгез, үзенә ышанычы булмаганнарның сөйләмендә очрый торган чүп сүзләрне барлыйк.

  • «Мөмкин булса, мин...»
  • «Сезне борчырга теләмәгән идем, ләкин...»
  • «Сездән сорыйсым килгән иде...»
  • «Кыен булмаса, сез шуны үти алмассыз микән...»
  • «Бер генә минутка мөмкинме сезне?»
  • «Мин шулай уйлаган идем...»

Игътибар итегез: кайсы җөмлә ышанычлырак яңгырый?
«Бу безнең компания өчен проблема булмас микән дип уйлаган идем...»
«Безнең компания өчен проблема булмыймы ул?»

Әлбәттә, икенче җөмлә!

Дөрес, «рәхмәт», «зинһар», «гафу итегез», «рөхсәт итегез» сүзләрен куллану да тыелмаган. Ләкин җөмлә саен шуларны кабатлап, үзегезне мескен бер сораучыга әйләндермәгез инде! Сөйләшү тоныгыз да гафу сораучыныкы кебек яңгырамасын, эшлекле булсын. Үз позицияңне ачык һәм ышандырырлык итеп күрсәтергә кирәк. 

Ышанычны бөртекләп җыябыз
Эшлекле даирәдә кайнап та, үзегезне һаман ышанычсыз тоясыз икән, бераз тырышырга туры килер.

1. Гәүдәне төз тотыгыз. Башны аска иеп йөрү – башкалар артына качу, буйны кечерәк итеп күрсәтү өчен кебек тоела. Җилкәләрне турайтыгыз, иякне күтәрегез.

2. Дикция, тавыш, интонацияне шомартыгыз. Аңлаешсыз сөйләм, авызда ботка пешерү – «ике»легә укучының такта янындагы җавабы сыман ул. Тавыш ярыларын көчәндермәгез, диафрагманы киңәйтегез. Тавыш күкрәктән чыга башлар, ышанычлы яңгырар.  

3. Дөрес атлап йөрегез. Аякларны киң аерып яки цирктагы аю кебек аяк очларын эчкә каратып атламагыз. Подиумдагы модельләр йөрешен үрнәк итеп алыгыз.

4. Мимиканы контрольдә тотыгыз. Салкын канлы булып күренегез йә тыенкы елмаегыз. Бөтен комплекслар йөзегездә чагылганчы, шулай яхшырак.

5. Үзбәягезне төшерүчеләр белән аралашмагыз. Кәефегез кырылып, аларны сөендермәгез.

6. Спорт белән шөгыльләнегез, йөзегез, иртән йөгереп кайтыгыз. Физик активлык сәламәтлекне яхшырта, үзбәяңне күтәрә.

                                                                                             Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/confident-pretty-business-woman-with-arms-crossed_1115592.htm#fromView=search&page=6&position=41&uuid=28bbb553-8602-4218-9724-ea0183875634&query=%D0%B1%D0%B8%D0%B7%D0%BD%D0%B5%D1%81-%D0%BB%D0%B5%D0%B4%D0%B8
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар