Офистагы әдәп кагыйдәләре ышаныч тудырырга, үзара аңлашып яшәргә ярдәм итә, ул хезмәттәшләрегезгә ихтирам билгесе дә. Әлеге кагыйдәләр сөйләшүгә, тышкы кыяфәткә, өстәлне тәртиптә тотуга һәм хат алышуга кагыла. Исегездә тотыгыз: һәр коллективның язылмаган кануннары бар, бу тәртипләрне саклау – сезнең бурыч. Этикет буенча эксперт Айсылу ГАРИПОВАдан киңәшләр.
Һәрвакыт сәлам бирегез
Офиска килеп керүгә үк исәнләшегез. Хәтта шәхсән таныш булмаган кешегә дә елмаеп баш кагып сәлам бирегез. Бер үк кешене ике кат сәламләсәгез дә гөнаһ түгел, игътибар бервакытта да артык булмый.
Ишек шаку
Коллегаларыгыз бүлмәсенә кергәндә ишек шаку кирәкми. Ләкин сораусыз керергә дә ярамый. Ишекне ачып, бүлмәгә керегез (башны ишектән тыгып кына сорау – моветон) һәм «Керергә мөмкинме?» – дип сорагыз.
Кул биреп күрешү
Мәҗбүри түгел, ләкин эшлекле даирәдә ул кабул ителгән. Бу – бердәнбер рөхсәт ителгән кагылу. Аны җитәкче яки дәрәҗәсе югарырак булган кеше тәкъдим итә. Ир кешеме ул, хатын-кызмы – аерма юк. Эшлекле әдәптә җенескә һәм яшькә карамыйлар. Төп күрсәткеч – ирешкән уңышларыгыз һәм биләгән урыныгыз.
Гайбәт сатмагыз
Каһвә эчкәндә кызыклы хәбәрләр яки кино турында сөйләшү – гаеп түгел. Ләкин кеше артында аны сөйләү – килешмәгән эш. Онытмагыз: явыз телләр сезнең турында да сөйлидер. Сезнең белән гайбәт сатучы иртәгә үзегезне дә гаепләүдән тайчанмас. Икенчедән, гайбәтчеләр ерактан ук күренеп тора: сез эшкә түгел, ә сүз ташырга килгән кеше булып танылырга мөмкинсез.
Кешенең шәхси чикләрен хөрмәт итегез
Коллегагызны мөһим телефон сөйләшүеннән кирәк-сезгә бүлдермәгез, җитәкче кабинетына ишек шакып керегез. Җитәкче шалтыратса, трубканы беренче булып куймагыз. Сөйләшүне ул тәмамларга тиеш. Башка очрак-ларда сөйләшүне башлап шалтыраткан кеше тәмамлый.
Кием кагыйдәсен (дресс-код) саклагыз
Әгәр офиста махсус кием каралган икән, санлашыгыз. Гомумән, эшлекле стиль турында онытмагыз. Офиска мәҗлескә барган кебек киенмәгез. Дәрәҗәгезгә һәм ширкәтнең төренә карап киенегез: тышкы кыяфәтегез чиста һәм затлы булсын. Сез – ширкәтнең йөзе.
Хушбуйлар белән артык мавыкмагыз
Нейтраль ислеләрен сайларга тырышыгыз. «Авыр» исле хушбуйлар кулланмагыз. Хушбуй исе 40 сантиметрдан ары таралмаска тиеш – бу сезнең шәхси чик.
Шәхси сөйләшүләр
Хезмәттәшләр алдында ирегез белән мөнәсәбәт ачыклау яки балаларның билгеләре турында сөйләшү – әдәпсезлек. Кыска гына сөйләшү булса, бүлмәдән чыкмасагыз да була, ләкин озын сөйләшү аулак урында булса яхшырак. Телефоныгызны тавышсыз режимга куярга гадәтләнегез.
Ял көннәрендә тынычлык бирегез
Ял яки отпуск вакытында хезмәттәшләрегезгә эш буенча шалтыратудан тыелыгыз. Бик ашыгыч булмаса, кешене борчымагыз.
Ачуыгызны күрсәтмәгез
Хезмәттәшегез яки җитәкчегез ачуыгызны китерсә дә, ярсып кабынмагыз. Эшлекле этикетта тупас сүзләр кулланырга ярамый. Килешмәсәгез, ачуланмыйча гына, башта тәкъдимнең яхшы якларын әйтегез, аннары фикерегезне аңлатыгыз. Эшегездән яки җитәкчегездән риза түгелсез икән, әлеге фикерне үзегездә калдырыгыз. Офиста зарларыгызны ишетергә теләмәүчеләр дә булырга мөмкин. Сезне бу начар яктан гына күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк