Логотип
Белмәсәң бел

Эмоцияләрне ничек дөрес белдерергә?

«Иң яхшысы – тыныч кына, эмоцияләреңне сиздерми, күрсәтми яшәвең», – дигән фикерләр ишетергә туры килә кайчак. Бу – зур ялгыш. Эмоцияләр бик кирәк, алар саулыгыбызны кайгыртырга, мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итә. Кызганыч, без аларны дөрес күрсәтә һәм куллана гына белмибез. Һәм моның куркыныч икәнен аңлап бетермибез.


Психосоматика. Эмоция – нинди дә булса вакыйгага реакция, һәм ул сүз, гамәл, үз-үзеңне тоту аша күрсәтелергә, яшәп узылырга тиеш. Мәсәлән, дус кызыгыз белән очрашкан саен ул һаман бер үк вакыйганы сөйли. «Моны сөйләгән иде бит инде», дип уйлыйсыз эчтән генә. Бу хәтта ачуыгызны китерә. Шул рәвешле сездә эмоция туа, һәм ул сүз, гамәл аша чыгарга тиеш. Әмма күп вакыт эндәшми калабыз. Ә бу вакытта эмоция нишли? Организмнан чыгарылмаганга күрә органнарга китә һәм аларны «яндыра». Тәнгә чыккан бетчәләрдән алып катлаулы авыруларга кадәр барып җитәргә мөмкин. Тагын бер мисал. Ирегез эштән кайтып керде дә киемнәрен теләсә ничек салып атты.

«Чистый алҗыдым бу хәлдән. Әйтсәң дә, әйтмәсәң дә мәгънә юк», дип уйлап, күңелегезгә авыр булса да, алып куясыз. Ир-ат бу вакытта нинди мәгълүмат ала? «Сүз әйтүче булмады, димәк, алга таба да болай эшләргә ярый». Эндәшмәвегез белән дөрес булмаган мәгълүмат җибәрдегез һәм шуның белән алга таба, сабырлык савыты тулып, низаг өчен җирлек тудырдыгыз. Озак та үтми, күңелегездә җыелып килгән ачулы эмоцияләрегезне чыгарачаксыз. Вакытында әйтелмәгән хисләр бер-береңне кимсетү, кычкыру, елау, хәтта кул күтәрүләргә кадәр китереп җиткерергә мөмкин.


Нишләргә соң? Аралашуда иң элек уңай, позитив эмоцияләрне күрсәтергә тырышырга кирәк. Эмоцияләрне тотып алу һәм алар турында сөйләүнең бер гаебе дә юк. Күбебезне эмоцияләрне белдерергә өйрәтмәделәр яки тыйдылар. 
Әйдәгез әле эмоцияләр белдерүнең мисалларын карыйк. Мәхәббәт, ошату, соклану. Ирегезне мактарга, аның белән сокланырга курыкмагыз. Юк, ул масаеп китми, ә бәлки сезгә карата игътибары арта. Тагын шундый матур сүзләр ишетү өчен төрле сәбәпләр эзли башлый. Шул рәвешле аны яңа матур адымнарга рухландырасыз гына. Позитив эмоцияләрне кызганмагыз – тормышыгызның уңай якка үзгәрүен тоярсыз.


Кызыксыну. Кайвакыт кызыксыну белдерергә кыенсынабыз, шәхси чикләрне бозу кебек тоела ул. Борчылырга кирәк түгел, аның да бит үз теле бар, ошамаса, ул аны белдерә ала. Мәсәлән, ирегезнең эшендә ниләр булуы белән яки кәефе китеп торганын күреп кызыксынасыгыз килә. Моның да үз җае бар. «Син нигә кәефсез, эшеңдә берәр нәрсә булдымы әллә?» – дип, үз фикеребезне «тагып» сорау – кешенең ачуын китерә торган алым. Безгә «мин – хәбәр» аша аңлашырга кирәк. «Кәефең юк сыман, бүлешәсең килсә, мин тыңларга әзер», дип әйтсәк, күпкә яхшырак булыр. 


Ачу. Әлеге эмоция вербаль һәм вербаль булмаган формалар аша белдерелә: тавышта, тембрда, гәүдә тотышында. Ә ул дөрес итеп сүзләр аша җиткерелергә тиеш. Ачуыбызны китергән хәл белән эшләү һәм аңа булган эмоцияне җиткерү дөрес итеп өч адымда алып барыла: 

 Иң элек безгә ошамаган фактлар санала: «Өй буенча чәчелгән киемнәр ошамый миңа, ачуымны чыгара».
 

Сезнең нинди ихтыяҗыгыз бозылуы әйтелә: «Миңа мондый тәртипсезлекне күрү рәхәт түгел».
 Ирегездән нәрсә теләвегез төгәл әйтелә: «Салган киемнәреңне, зинһар өчен, тиешле урынына куй!» Кайбер очракларда аның өчен бу ситуациянең начар якка борылу мөмкинлеген дә әйтү файдалы: «Шул әйберләрне җыеп вакыт уздырып, сиңа игътибарым җитми кала».


Оят, дулкынлану, үз-үзеңдә ышанычсызлык. Болар – йогышлы эмоцияләр. Әгәр аудитория каршына чыгып баскач, сәдәфегезне бөтерәсез, тотлыгасыз, кулларыгызны кая куярга белмисез икән, сезгә карап торучыларга да нәкъ шушы эмоцияләр аша оят була башлый. Шуңа күрә тиз генә үзегезне кулга алып, бу мизгелдә кичергән эмоция турында әйтергә киңәш итәм. «Мин шундый дулкынланам. Сез биредә шундый укымышлылар, ярамаган сүз әйтермен дип кыенсынам». Бу сүзләрдән соң сезне барысы да юатырга тотыначак һәм арадагы киеренкелек узачак. 


Безнең аңыбызга, тәнебезгә дөрес яшәргә кирәклеге табигатьтән үк салынган. Аны ишетү һәм сүзләр белән җиткерә белү генә кирәк. Шушы табигатегезгә кайтуыгызны һәм эмоцияләрегезне бөтен матурлыгы аша тоеп яшәп, бәхетле булуыгызны телим.
Яратып, Илүзә ӘМИНОВА, психолог-коуч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар