Хатын-кызлар арасында чын дуслык булмый диләр. Кемдер моны шулай дип раслый, ә кемдер аңа каршы төшә.
Без – икенчеләр рәтендә.
Әйе, хатын-кыз катлаулы зат инде ул – кайчак аның уенда ниләр барын аңлау бик җиңел түгел. Әмма тормышыңны якын дус кыздан башка күз алдына китерү авыррак. Ул булмаса, егетеңнән (иреңнән, кайнанаңнан, җитәкчеңнән...), зарланып, сәгатьләр буе сөйләгәнеңне кем тыңлар иде? Үзенә бернәрсә аласы булмаса да, синең белән кем сәүдә үзәген йөреп чыгар иде? Кәефең юк чакта, төн уртасы булуына карамастан, кемгә шалтыратыр идең?
Инде чын дус кыз нинди була, аның билгеләрен санауга күчик.
1. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер
Әгәр «син миңа кирәк» дип шалтыратасың икән, чын дус булса, ул сиңа «ә нәрсәгә кирәк» дигән сорау биреп тормаячак – ярты сәгатьтән инде яныңа килеп тә җитәчәк.
2. Ул һәрвакыт кирәкле, урынлы киңәш бирәчәк
Якын дус кызың сиңа иң югары квалификацияле психологларны, диетологларны, фитнес-инструкторларны һәм стилистларны алыштырачак. Ул һәрвакыт син эзләгән, сиңа туры килгән әйбернең кайда сатылганын, кайсы фильмны карасаң кәефең күтәреләчәген яхшы белә.
3. Иртән синнән бервакытта да: «Их, нигә шулай эшләдем икән?!» дип әйтерлек карар кабул иттермәячәк
Элек йөргән егетеңә (аерылган иреңә) күңелеңдә йөргәннең барысын да әйтеп төп уртасында смс язарга телисеңме? Моннан сине бары тик дус кызың гына тыеп кала алачак. Һәм син: «Төнге акыл иртәнгә ярамый!» – дип, аңа бик рәхмәтле булачаксың.
4. Шректан аз гына кайтышрак булган фотосурәтеңне бары тик аңа гына күрсәтә аласың
Һәм сез икәү бергә рәхәтләнеп көләчәксез.
5. Аңа ышанып була
Элеккеге егетеңнең (иреңнең) яңа йөргән кызы (өйләнгән хатыны) турында нидер белүеңне бары тик аңа гына ышанып тапшыра аласың. Һәм ул моны Шерлок Холмстан ким эшләмәячәк. Моның нәрсәгә кирәген икегезнең берегез аңламаса да.
6. Сезне бер үк нәрсәләр кызыксындыра
Сез икегез дә чиратлашып бер үк китапны укыйсыз, бер үк ризыкны яратасыз, бер үк фильмның яңа сериалларын көтеп аласыз.
7. Сезне бер үк нәрсәләр елмаерга мәҗбүр итә
Икегезгә дә бергә гел кызык: икегез генә белгән, ничә искә төшерсәң дә елмаерга, хәтта кату чыкканчы көләргә мәҗбүр итә торган хәлләр, аерым сүзләрегез бар.
8. Икегезнең дә тормышка бертөрле карашларыгыз
Әгәр ул үз фикереннән бер адым да чигенми торган феминистка, ә сез хыялый бер романтик икән; әгәр ул мода өлкәсендәге барлык тенденцияләрне күзәтеп барса, үзе аларга иярсә, ә сез атна буе бер джинсыдан йөри алсагыз, әлбәттә, юлларыгыз күптән аерылыр иде.
9. Сез бер үк диетаны тотасыз
Чын дус кыз мондый авыр эштә дә сезнең ялгызыгызны гына калдырмаячак: үзе дә шул ук диетаны тотмаса да, нәрсә ашаганыгызны яки ашамаганыгызны гел белешеп торачак.
10. Ул сезгә һәрвакыт дөресен әйтә
Башкалар дәшми калырга тырышканда, азрак ябыгырга кирәген яки ал төснең бөтенләй килешмәвен сезгә кем әйтә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, дус кызыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк