Логотип
Белмәсәң бел

Чамадан тыш беркатлы мокытларны шундук танып була!

10 сыйфатларына гына игътибар итегез.

Үзебезне, дус кызларны тикшереп карыйк әле. Монда инде кыйммәтле брендлар да булышмый хәтта: әлеге сыйфатлар зәвыксыз хатын-кызны шундук «сата». Вульгар провинциаллар сериалларда күп күрсәтелә. Шуларның чалымнары юкмы сездә? Хикмәт киемдә генә дә түгел. Үзеңне тота да белергә кирәк бит.

1. Кычкырып торган макияж.
Көндезге һәм кичке макияжлар артык аерылмый да хәзер. Алай да чама чиге булырга тиеш. Күзләрдәге кап-кара смоки, җете кызыл иреннәр гадәти эш көне иртәсендә һич килешми инде! Кызганыч, шуны кайберәүләр аңламый инде, үзләрен матур дип уйлыйлар.  

2. Кыска итәкләр.
Чама хисен югалтучылар, тездән югары күлмәк, итәкләр киеп, ир-атлар игътибарын җәлеп итәргә тырыша шулай. Килешәме-юкмы – анысын уйлап та карамыйлар.

3. «Люксовый» брендларга егылып китү.
Чын брендмы ул, урам базарыннан алынганымы  – анысы мөһим дә түгел икән. Беркатлы җүләрләр соңгы мода буенча киенәм дип уйлый инде. Киемдәге эре логотиплар  зәвыксызлык билгесе. Әйе, ул люкс маркалы булса да.

4. Киемеңә карап каршыласалар да...
Акылыңа карап озаталар. Тәрбия, зыялылык булмаса, макияж, ясалган чәчләр, идеаль дәрәҗәдә уйланылган образың ташка үлчим.

5. Бөтен яхшыны һәм берьюлы!
Аксессуарлар турында сүз бара. Алар дөрес сайланса, образны тагын да тулыландыра, ә инде бар ялтыраганны да тагып Яңа ел чыршысы кебек булсаң, көлке хәлдә күренәчәксең. Беркатлы ахмаклар алтын белән көмешне, бижутерия белән ювелир эшләнмәләрне җыенысын бергә тага. Килешәме-юкмы – анысын уйлап та тормый. «Менә минем нинди байлыклар бар» дигән әйбер беренче планга чыга.

6. Дәшмәү – алтын!
Тупас сүзләр, төрле йогышсыз ым-хәрәкәтләр хатын-кыз турындагы фикерне шундук үзгәртә. Беренче карашка матур, зәвыклы күренсә дә. Андыйлар бар тавышка кычкырып көләләр, кулларын селтәп сөйләшәләр, урам телендәге сүзләрне кулланалар, бармак төртеп күрсәтәләр. Шулкадәр килешсез инде!

7. Шәхси чикләр булмау.
Монысы бик мөһим. Тәрбия күрмәгән мокытлар гына әңгәмәдәшенең кулына кагыла, җилкәсенә бәреп алгандай итә, кочаклап та ала. Ир-атмы, хатын-кызмы – аңа барыбер. 

8. Үзеңнән дә югарырак сикереп булмый.
Ә бу беркатлы тиле шуңа ыргыла. Ул үзен һәрчак бик белдеклегә саный, бөтен лаврлар аңа булырга тиеш итеп куя. Һәрвакыт төп рольләрдә генә күренәсе килә. Ул вазыйфага туры килмәсә дә, җитәкчелеккә омтыла.

9. Бөтен тормыш – смартфонда.
Кесә телефоныннан һич аерыла алмый. Алай гынамы, тирә-яктагыларны туктаусыз фотога төшерә. Һәм, әлбәттә, беренче чиратта – үзен!  

10. Сөяксез тел ни сөйләмәс!
Гайбәт сатарга, сорамасалар да, үз фикере белән сүзгә кысылырга ярата. Коллективта андыйларны яратып бетермиләр. Менә шушы сыйфатлары аннан комик персонаж ясый. 

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/young-brown-haired-girl-leather-jacket-black-hat-city-promenade-posing-with-mobile-phone_10372394.htm#fromView=search&page=1&position=29&uuid=dfb47fd1-5653-47f6-8f45-1b88ca5ac23c&query=%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D1%83%D1%88%D0%BA%D0%B0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар