Яңа елдан һәрвакыт яхшы якка үзгәрешләр көтәбез. Әле ярын тапмаган, ялгыз хатын-кызлар өчен иң зур теләкләренең берсе — гаилә кору. Астрологлар быел кайсы йолдызлык билгесендә туган кешеләрнең үз парларын табачакларын ачыклаган.
Кучкар
14 майдан башлап Кучкарлар яңа тәэсирләр алыр, аралашу даирәсен киңәйтер. Бу активлык язмышта зур үзгәрешләр булдырачак очрашуга китерергә мөмкин. Театрда, нинди дә булса курсларда яки сәяхәттә таныша аласыз. Иң мөһиме – дөньяга ачык булыгыз. Яңа танышлар саны шәхси тормышыгызга яхшы тәэсир итәр һәм шулай ук үзеңә ышаныч арттыру, финанс хәлен яхшырту мөмкинлеген дә алып килер.
Игезәкләр
Ел башында Игезәкләрнең шәхси тормышы авыр булыр. Май уртасына кадәр кемнәрдер аерылышыр яки партнеры белән аралашуда кыенлыклар кичерер. Әмма июнь аеннан хәлләр кискен үзгәрер: булган мөнәсәбәтләр ныгыр яки яңа мәхәббәтегезне табарсыз. Бу чор яңа танышуларга һәм карьера үсешенә дә уңай йогынты ясар.
Арыслан
Арыслан йолдызлыгында туганнар өчен язмышында хәлиткеч чор май ахырыннан башланырга мөмкин. Бу вакытта финанс хәле яхшырыр – мөһим кешеләрдән ярдәм киләчәк. Май уртасыннан ел ахырына кадәр Арысланнар өчен мәхәббәт өлкәсендә уңышлы чор. Бу вакыт гаилә коруга яки бала табуга бик кулай.
Чаян
Чаяннар өчен җитди мөнәсәбәтләр һәм гаилә кору өчен иң уңайлы вакыт – гыйнвардан май уртасына кадәр. Бу чорда романтика җитмәс кебек, ләкин ул мөһим түгел. Компромисслар табарга һәм партнер белән ачыктан-ачык сөйләшүләргә әзер булыгыз. Шулай ук бу чор карьера уңышы һәм файдалы килешүләр төзү өчен дә уңайлы.
Укчы
Елның беренче яртысы Укчылар өчен авыр булачак – шәхси проблемалар, мөнәсәбәтләрдә һәм эштә кыенлыклар көтелә. Әмма май ахырында бар да үзгәрәчәк. Укчылар үзләрендә яңа энергия тояр. Шәхси тормышларын көйләргә, үсәргә теләкләре туар. Бу вакыт ялгыз кешеләр өчен гаилә кору белән тәмамланырга мөмкин булган яңа танышулар китерер.
Сукояр
Май ахырында Сукоярлар карьераларын актив үстерергә керешер һәм үз мәнфәгатьләренә игътибар итәрләр. Июнь башында үз нәтиҗәләрен бирәчәк: керем арту, яңа һөнәри мөмкинлекләр һәм теләкләрнең чынга ашуы. Ләкин шәхси тормышта тотрыклылык булмаса да, бу чорда танышкан кешегез тормышыгызда әһәмиятле шәхес булыр. Икенче яртыгыз булу ихтималы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк