Логотип
Белмәсәң бел

Бүген үк чыгарып ташлагыз!

Антресоль, шкаф, балконнардагы иске киемнәр сезнең дә эчне пошырамы? Алар бит урын алып кына калмый, энергиягезне дә суыра, хаос барлыкка китерә. Иске-москыдан арыну – җыештыру гына түгел, сезнең өйгә һәм сезнең баш миенә психотерапия сеансы да ул.

1. «Өч ел да 12 айлык» күлмәкләр, туфлиләр 
Нәрсәне ташларга?
– Елдан артык киелмәгән киемнәрне. Димәк, алар кирәк түгел.
– Размеры туры килмәгән кием-салымны. («Ябыгырмын» йә «тазарырмын» дип кала килгән инде алар.) Кагылмыйча калдырып, сез һаман үзегездән канәгатьсезлек хисен саклыйсыз. Алар белән хушлашып, яңа кием сатып алыгыз.
– Тишек носкилар, резинкасы сузылган эчке киемнәр, «өйдә кияр өчен» дигән футболкалар. Сез аерым очракларда гына түгел, һәрвакыт яхшы киенергә тиеш! 
– Аякны кыра торган туфли, босоножкалар.
Нишләргә?«Ташларга», «Бирергә», «сатарга» дигән сортларга аерыгыз.

2. Косметика һәм аптека: саклылык срогы законы
Нәрсәне ташларга?
– Срогы чыккан дарулар. Алар зарарлы булырга мөмкин.
– Искергән косметика. Керфек өчен тушь (ачкач, 3–6 ай гына саклана), тональ крем (6–12 ай), помада (1–2 ел), тени (6–12 ай). Пудра  һәм таралып тора торган озак та сакланырга мөмкин. Ләкин төсен, исен үзгәртсә, тизрәк ташлагыз.

3. Кухня: кирәксез әйберләр склады
Нәрсәне ташларга?
– Кителгән, чатнаган савыт-саба. Зәвык ягыннан да, гигиена буенча да алардан котылу хәерле.
– Капкачсыз контейнерлар яки контейнерсыз капкачлар.
– Искергән тәмләткечләр. Тарттырылган тәмләткечләрнең «аромат» срогы – 6 ай. Хуш исләре югалса, алар файдасыз.
– Бүләк ителеп, беркайчан да кулланылмаган савытлар.
– Пакетлар тутырылган пакетлар. Чүп өчен 5–10 пакет калдырсагыз була. Калганнарын чыгарып атыгыз.

4. Кәгазь боткасы: тәртипсезлекнең төп чыганагы
Нәрсәне ташларга?
– Чеклар. Күбесе кирәксез. (Электроника, зуррак техника өчен гарантия талоныннан кала.)
– Иске дәреслекләр, конспектлар, дәфтәрләр (эш буенча кирәк булмасалар).
– Искергән документлар (элеккеге ЖКХ квитанцияләре, срогы чыккан договорлар).
– Реклама буклетлары, әллә кайчангы визиткалар.

5. Электорника һәм кабельләр: технологияләр музее
Нәрсәне ташларга?
– Иске телефоннар, әллә кайчан югалган гаджетның кабельләре.
– Төзәтелмәгән техника. Кайчан да булса ремонтлатам дип йөреп тә, һаман кул тимәгән икән – беркайчан да кул тимәячәк.
– СD / DVD -дисклар һәм дискетлар.
– Кирәксез батарейкалар.

6. Сувенирлар: истәлекле хлам
Нәрсәне ташларга?
– Тузан җыеп ятучы сувенирлар (үзегезгә ошамаган статуэткалар, магнитлар).
– Үзегез яратмаган, бер дә кулланмаган бүләкләр.

Шуны онытмагыз: һәр кирәксез әйбер ул – 
җыештырырга комачаулаучы ТУЗАН ҖЫЙГЫЧ.
Үткәнгә сөйрәүче ЭНЕРГЕТИК ЯКОРЬ.
Тәртипсезлек аркасында килеп чыккан СТРЕСС.
Зур пакет алыгыз дашушы исемлек белән өй буйлап йөреп чыгыгыз. Бөтенесен бер көндә бетерергә димәгән. Башта бер зонадан башлагыз (әйтик, ванна киштәләреннән йә кием шкафыннан). Кызганмыйча ташлагыз. 
Пространствоны бушатып, сез яңа идеяләр, әйбәт энергия өчен урын әзерләрсез.
                   

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар