Логотип
Белмәсәң бел

Бу 10 киңәш сезгә Яңа ел бәйрәмендә үзегезне ялгыз хис итмәскә ярдәм итәр

Яңа ел бәйрәмнәрен кайбер ялгыз кешеләр өчен иң күңелле вакыт дип әйтеп булмый.

«Яңа елны ялгыз каршыларга ярамый»! Безне бит барысы да шуңа  ышандырмакчы. Һәркайда барган рекламаларга гына күз салыгыз әнә: бәхетле кешеләр чыршылар бизи, табын кора, кунаклар көтә, романтик музык яңгырый... Һәркайсының бәхете ташып тора кебек.

Ә син – ялгыз, һәм сиңа бик күңелсез. Ялгызлыкның сәбәпләре, әлбәттә, төрле булырга мөмкин: яңа гына якын кешегез белән аерылышкансыз; ике арада булган катлаулы мөнәсәбәтләргә, ниһаять, нокта куелган; балалар үсеп җиткән, алар инде Яңа елны дуслары белән каршылый; сез әле үз гаиләгезне корырга өлгермәгәнсез... Тормышта нинди генә очраклар юк! Кеше белән ни генә булмый.

Чынлыкта исә статистика буенча илебез халкының якынча 3 проценты Яңа елны ялгыз каршылый. Бу якынча 4 миллион кеше дигән сүз. Ялгыз кешеләрдән торган тулы бер шәһәр!
Без тәкъдим иткән бу киңәшләрнең барысы да сезгә туры килмәскә,  бәйрәм депрессиясен, ялгызлык һәм сагыш хисләрен җиңәргә ярдәм итмәскә дә  мөмкин, чөнки, әйткәнебезчә, ялгызлыкның сәбәпләре күп. Әмма тырышып карарга кирәк.

1. Кәефегез төшә икән, иң беренче менә нәрсәне уйлагыз: хәзерге мизгелдә күңелсез һәм ялгыз булган кеше сез бердәнбер түгел. Статистиканы искә төшерегез.

2. «Миңа ялгызыма гына яхшырак» дип башкаларны ышандырырга тырышмагыз – «миңа күңелле» дип кыланудан туктагыз.
Чынлыкта нинди хисләр кичерүегезне үзегезгә тоярга рөхсәт итегез. Үзегезгә начар булуын тану белән үк барысы да шунда ук яхшы якка үзгәреп бетмәс, әлбәттә. Бер кеше дә һәрвакыт шат һәм бәхетле генә була алмый. Шуңа күрә «барысы да яхшы» дип күрсәтүнең кирәге юк. 

3. Ялгыз калмас өчен генә Яңа елны кем белән булса да каршыларга ризалашмагыз. Әлбәттә, иске танышлар, туганнар яки дуслар белән очрашырга, бер табын артында утырырга була, әмма моны үзегез чынлап торып теләсәгез генә. Әгәр моны өметсезлектән, башка юл юк кебек тоелганга гына эшлисез икән, мондый аралашу сезгә бернинди дә канәгатьләнү китермәячәк. Ахыр чиктә үзегезне тагын да бәхетсезрәк хис итәчәсез.

4. Күңелегезгә якын кешеләр турында уйлагыз – җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала торган кешеләрегез, һичшиксез, бардыр. Аларны бәйрәм белән котларга оялмагыз: языгыз, ә иң яхшысы – шалтыратыгыз яки очрашыгыз. 

5. Сездән дә авыррак хәлдә булган кешеләр турында уйлагыз. Бәлки авырып китеп, бәйрәмдә бөтенләй ялгыз калучылар бардыр? Ярдәм итсәгез, алар бик  рәхмәтле булачак, сез исә үзегезне яхшырак хис итәчәксез. Бу гадәти хәл: нәкъ менә үзләренә авыр чакта күпләр волонтёрлык белән шөгыльләнә башлый.

6. Үз-үзегезне ялгызлыкка махсус этәрмәгез – кешеләрдән читләшмәгез.
Мондый теләкләрне шунда ук туктатырга кирәк: ялгызлыкның сезне сазлыкка тартып кертүенә юл куймагыз. Иң начар вариант - утырып елау, үз-үзеңне жәлләү һәм «мин нинди ялгыз» дип уйлау. Моңардан котылу өчен һичьюгы урамга чыгып саф һавада йөреп кайтыгыз, кешеләр булган урыннарга барыгыз. Бигрәк тә үзегезгә рәхәт булган җирләргә.

7. Әгәр бу сезне куркытмый икән, бер-ике көнгә бөтен дөньядан читләшергә дә ярый. Дөньяда төрле хәлләр була. Әгәр сез бик арыгансыз, кешеләрне күрергә теләмисез икән, яисә авыр аерылышу кичергәнсез, якын кешегезне югалткансыз икән, култыклашып йөрүче бәхетле парларны очрату да сезгә авыр тоелуы бар. (Югыйсә кем белә, ул пар да бер сәгатьтән соң талашып, гомерлеккә аерылышырга мөмкин.) Шуңа күрә үзегезгә үзегез белән генә калырга вакыт бирегез. Әмма ялгызлык авыр йөк булып баса башлаганын  сизсәгез, шунда ук бикле ишекләр артыннан чыгыгыз. 

8. Иртән уянгач, соңгы вакытта тормышыгызда булган өч яхшы әйберне искә төшерегез. Әмма һәр көнне алар төрле-төрле булсын. Зурлыгына, кечкенәлегенә игътибар итмәгез. Иң мөһиме – тормаган да килеш көнне яхшы уйлар белән башлау. Өч-дүрт атнадан бу үз нәтиҗәләрен бирә башлаячак – яңа гадәтегез барлыкка киләчәк: сез көнне яхшы уйлардан гына башлаячаксыз.  Бу күнегүдән соң хәтта иң көчле пессимистлар да уртача оптимистка әйләнә ала.

9. Үз-үзегезне карарга онытмагыз. 
Кәеф юк вакытта үз-үзеңә иң беренче ярдәм – дөрес туклану, 8 сәгать йоклау һәм физик хәрәкәттә булу. Артык күп тә, артык аз да йокламагыз, ашау вакытларын калдырмагыз, күбрәк җәяү йөрегез. 

10. Әгәр социаль челтәрләрне караганнан соң үзегезне бәхетсез итеп тоясыз икән –аларда утырмагыз.
Бәхетле Яңа ел фотолары ташкыны явачак бу көннәрдә. Бай өстәлләр, кыйммәтле бүләкләр, затлы кием-салым... Мондый фотосурәтләр хәтта тормышында барысы да яхшы булган кешеләргә дә ошап бетмәскә мөмкин. Бу очракта киңәш бик гади: социаль челтәрләрдә мөмкин кадәр азрак утырыгыз яки бөтенләй утырмагыз. 
Онытмагыз: 31 декабрь – календарьдагы гади бер көн генә. Янәшәдә бу көнне һичшиксез якыннар, балалар, ирләр һәм тугры дуслар булырга тиеш дип кенә кем әйткән? Ахыр чиктә, сез хезмәт хакыгызның барысын да бүләкләргә һәм бәйрәм табынына сарыф итмәячәксез, ә бәйрәмнәрдә, ниһаять, яраткан сериалыгызны карау, күптән укырга хыялланган  китабыгызны уку мөмкинлеге туачак.  
Минуслар артында һәрвакыт плюслар да бар! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар