Һәр хатын-кыз тормышында шундый чаклар була: әйтерсең, дөнья бетә, нервылар өзелер чиктә, ә янәшәңдәгеләр проблемаларны чыгарып кына тора. Авырлыклар аша үтеп тә, аек акылын җуймаган кешеләрнең зирәк киңәшләре мондый очракта бик тә ярап куя.
Җиңүләр шатлыгын, җиңелү хәсрәтен кичергән атаклы Фаина Раневская үзеннән соң шәп рольләр генә түгел, бәһасез афоризмнар да калдырды. Аның фикерләре – бу катлаулы заманда тормыш кагыйдәләре, яшәү инструкциясе сыман кабул ителә.
Күп хатын-кызлар вакытны туктатыр өчен коточкыч акчалар түгә: яшәртә торган процедуралар, кыйммәтле косметика, борын турайту, битне тарттыру операцияләре... Раневская бу хәлгә ирония белән генә карый. Пластик операцияләр турындагы сорауга ул болай җавап бирә: «Ул операцияне ясатудан ни мәгънә соң? Фасадны яңартасың да бит, ә канализация искергән, тузган була!» – ди. Актриса мәңгелек яшьлек артыннан чабуны мәгънәсезлек дип атап, үзеңне ничек бар шулай кабул итәргә чакыра.
Раневскаяның икенче мөһим сабагы аралашуга кайтып кала. Тормышыңа негатив, тискәре уйлар алып килә, энергияңне суыра торган кешеләрдән арынырга куша ул. «Идиотларны һәм клоуннарны тормышыгыздан читкәрәк җибәрегез. Цирк гастрольдә булырга тиеш!» – ди ул.
Әйе, каты әйткән. Чынлыкта яхшы мәгънәсендәге эгоизм булып та яңгырый әле. Әгәр кеше үзгәрми икән, аның урынын бушату хәерле. Тормышыңа лаек кешеләрне кертергә кирәк.
«Картлык – ул якты киләчәк түгел, ә бәлки үткәннәр якты булып тоела торган чор»
Кеше никадәр югарырак үрләсә, уңышларга ирешсә, аны артында шулкадәр катырак тикшерәләр, гайбәтен саталар. Раневскаяның менә бу сүзләре искә төшә: «Кызгануны бушка тараталар, ә көнчелекне – акчага...» Һәм, чынлап та, кемдер сездән көнләшә икән, бу дөрес юлда булуыгызны гына раслый. Актрисаның: «Исән чакта кызганганчы, җирләгәндә көнләшсеннәр икән», – дигән сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел.
Теләк кенә булсын, бар да чынга ашар, диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсен исә болайрак аңларга кирәк: артыгын сөйләп, купайтып, тумаган тайның билен сындыра күрмә –ахыргы нәтиҗәгә артык игътибар күрсәтү аның уңышлы чыгасына комачаулый гына. Хыялга никадәр ныграк ябышсак, ул ераккарак кача. Ситуацияне үзегездән җибәрегез – яңа мөмкинлекләр ачылмый калмас. Ә Фаина Раневская болай ди: «Мин бернәрсә дә көтмим. Беркайчан да, беркемнән дә. Миңа болай да рәхәт».
Тагын бер мөһим киңәш – әллә кайдагы «соңыннан» түгел, менә хәзер, шушы моментта бәхетле була өйрәнегез. Күп хатын-кызлар шатлыкны тыеп, бәхетне кичектереп торалар: «Тукта, ябыгыйм әле», «Башта эшемдә күреп үстерсеннәр, аннары... », «Иң элек кияүгә чыгыйм», – диләр. Ләкин бәхет һаман күренми дә, күренми, ул гел кайдадыр еракта булып чыга.
Раневская бүген һәм хәзер яшәргә, булганына шөкер итәргә, үткәндәге тормышны сагынып утырмаска киңәш итә. «Картлык – ул якты киләчәк түгел, ә бәлки үткәннәр якты булып тоела торган чор», – ди.
Шушы акыллы киңәшләрне истә тотып, һәр хатын-кыз эчке тотрыклылыгын саклый белә, башкалар фикеренә сукырларча иярми, нинди генә хәлдә булса да тормышын шатлыкка күмә ала.
Фото: «Подкидыш» киносыннан күренеш. Төп рольдә – Фаина Раневская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк