Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремне тамчы да кызганмыйм

Без ирем белән җиде ел элек аерылыштык. Йөрәктәге яралар төзәлеп бетмәсә дә, инде элеккечә әрнеми, шулай булгач, бу хакта инде тыныч кына сөйли алам.

Мин үземнең иремнән аерылганымны беркайчан яшергәнем юк. Кеше кызык бит ул, яхшы түгел дип тә тормый, шунда ук: «Ә нәрсәгә аерылыштыгыз? Инде бу яшьтә, балалар үсеп беткәч», – дип куя. Әйтерсең, мин аны үзем белмим. Буй җиткән, инде үз тормышларын корган балаларга сөенеп, рәхәтләнеп кенә яшисе иде дә бит…

Аерылышкан һәр парның үз сәбәбе бардыр инде. Гадәттә, ул сәбәпләр бер генә дә булмый әле. Безнеке менә – хыянәт. Нишләтәсең, арага ятлар керде.

Мин бу очракта арага кергән хатын-кызны гына гаепләмим. Дөрес, аны гаепләгән чакларым да бик күп булды. Төннәр буе йоклый алмый яткан чакларда гел шул хатынны уйлый идем, рәнҗегән, кәһәрләгән чакларым да булды. Анысын да яшермичә әйтәм. Ир бирмәк – җан бирмәк, дип юкка әйтмиләр. Яшьли гашыйк булган, яратып йөргән, гомергә бергә булырбыз дип кияүгә чыккан, шуңардан балалар тапкан кешең бит ул. Өйләнешкәндә үзебезнең сыңар кашыгыбыз да юк иде. Минем яктан бер туганнар кашык-чәнечке наборы салдылар, аларның күршеләре алты пар чынаяк бүләк иткән иде, тәлинкәләрне әни бирде, чәйнекне кайнана... Абыйлары үзләре квартира алдылар да, безне тулай торактагы бүләмләренә кертеп калдырдылар. И-и, анда уздырган беренче кич! Бездән дә бәхетле кеше юк иде, идәнгә ятып йокласак та. Йөз бүлмәле дворец бүләк иткәннәрмени?!

Искә төшерсәң, хатирәләр бик күп инде.

Аннан үзебезнең эшне ачтык. Очны-очка ялгап яшәлде беренче елларда. Бөтен тапкан акча шул бизнеска кереп барды.

Гел онытмыйм, иремнең бертуган сеңлесе кияүгә чыкты, ә минем туйга киеп барырга бер күлмәгем юк! Анда да авыз ачып иремә бер сүз әйтмәдем, беләм бит акчаның кая кереп киткәнен. Бер дус кызымнан алып торган идем. Шундый матур күлмәк иде ул, миңа бик килешә иде. Әллә үземә-үзем күз тидердем, табынга аш килүгә, күлмәгемә тамыздым. Аннары туй күземә күренмәде инде, гел шул күлмәк турында гына уйлап утырдым. Табы бетмәсә хәзер нишлим дип.

Аннары, ниһаять, акча күрә башладык.

Ирем шул вакыт: «Әйдә, син өйдә генә тор әле. Балаларны, йортны кара... Эш инде җайга салынды, мин анда хәзер үзем дә өлгерәм. Син өйдә торсаң, миңа тынычрак булыр», – диде. Ә мин, җүләр, ризалаштым. Кайткан җиренә һәрвакыт кайнар аш булды, энә-җептән киенде. Бер кигән күлмәген ике тапкыр кимәде, носкиен әйтмим дә. Балаларның ничәнче класста укуын да белмәде, җыелышларына бер тапкыр бармады. Ул эшкә чумды. Хәтта безнең белән ялга барырга да вакыты юк иде.

Анысының сәбәбен соңрак белдем.

Иремне акча аздырды дип уйлыйм. Мин начар булганга, үземне карамаганга китмәде ул. Татар байса, хатын ала дип әйтү тик торганнан гына килеп чыкмаган бит инде ул. Моның да уеннан уймак чыкты дип беләм. Бәлки ул йөрермен дә ташлармын дип уйлагандыр, мине белмәс, сизмәс дигәндер. Яхшы бүләкләр алып бирсәң, яхшы рестораннарда йөртсәң, хатын-кыз ябыша инде ул сиңа.

Мин синең иреңнән бала көтәм дип өемә ул килеп керде. Ул чакта булган хәлләрне сөйлисем дә килми…

Ирем аны сайлады. Бар, кит, кирәкмисең, дигән сүзне үзем әйтмәдем. Гомер иткән иремне кемгәдер бирергә тормый идем. Авыр булса да, кичерермен, ничек тә яшәрбез дип уйлый идем. Ә ул чыкты да китте. Шуңа да миңа бик кыен булгандыр. 

Балалары инвалид булып туды. 

Кайчак минем аркада түгелме икән дип тә уйлыйм. Күз яшьләрем кемгәдер төшәргә тиеш иде бит инде. Тик бер гөнаһсыз балага төшәр дип күз алдыма да китермәдем. Аның гаебе юк лабаса. Бөтен акчалары шул балага китеп бара. Кая гына йөртмәделәр инде, әмма аякка басар дип әйткән кеше юк. 

Теге чибәр хатын да күптән үзгәрде. Авыру бала караганда үзеңне уйлап утырып булмыйдыр. Бала көткәндә бик тазарган иде, шуннан соң ябыга алмады. Кисмәк кадәр әнә. Ә мин тынычландым инде, үз көемә яшим. Эшкә чыктым – кеше арасында борчуларың да онытыла. Чәчем ясалган, тырнакларым буялган, фитнеска йөрим, йога белән шөгыльләнәм. Үзем кебек ике дус кызым бар, алар белән ял итәргә китеп барабыз.

Иремне сагынган чаклар була. Әмма аны тамчы да жәлләмим. Бу аның үзе теләп алган язмышы. 

Балалар булгач, барыбер очрашмыйча тормыйсың. Миңа нинди күзләр белән караганын күрәм бит. Соң инде, соң, бернигә дә өметләнмә, барысына да син үзең гаепле дип әйтәсем килә андый чакларда. Терсәк якын да, тешләп булмый бит. Иремә дә киер кайтырга юл юк хәзер. Авыру баласын ташлап кайтуына гомердә дә риза булмаячакмын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар