Кафе-рестораннарда ашаганнан соң иреннәрне буяп кую, кешеләр белән сөйләшкәндә прическаны төзәткәләп алу, офиста эш өстәлендә маникюр ясау. Боларның кайсы сезнең өчен гадәти хәл, ә кайсысы ярамый дип уйлыйсыз? Без, хатын-кызларның яраткан шөгыле – бизәнүнең дә үз кагыйдәләре бар.
Матур булып күреним әле дип уйлап, җәмәгать урыннарында чираттагы бизәнүгә күчәргә уйлаганчы этикет буенча эксперт Айсылу ГАРИПОВА киңәшләрен искә төшерегез.
Эшкә барганда ничек бизәнергә?
Эшкә барганда күзләрегезгә «стрелка»лар ясарга телисез икән, линия нәзек кенә булсын. Нейтраль төсмерле тени сөртү дә урынлы. Карашыгыз ачыграк булыр. Артык якты төстәге иннек сөртмәгез. Ул бик зур игътибар таләп итә, чөнки иреннәр һәрвакыт матур күренсен өчен иннекне еш сөртеп торырга кирәк. Иң яхшысы – нейтраль төсмерләр. Сөртелсә дә артык сизелмәячәк.
Парфюмны ничек дөрес сайларга?
Ислемай сөртмәвегез искә төшеп, зинһар, җәмәгать урынында йә транспортта сумкагыздан флакон алырга ашыкмагыз. Җәмәгать урыннарында хушбуй сибенү – әдәпсезлек. Ә инде үзегезне уңайсыз хис итәсез икән, ул очраклар өчен хушбуйны флаконнан шариклы атомайзерга салыгыз. Беренчедән, аны сумкада йөртү уңайлы, икенчедән, әйләнә-тирәдәгеләргә сиздерми генә хушбуй исен яңартып ала аласыз. Ел фасылына карап кием алыштырган кебек, парфюмны да алыштыру мөһим. Язга – чәчәк исләре, җәйгә – цитрус, яшел чәй, лаванда ноталары булган, ә көзгә – баллырак исләр килешер. Эшкә барганда җиңелчә генә ис килеп торган хушбуйлар сайлагыз. Сезнең хушбуй исе офис бүлмәсен тутырып, коллегаларыгызга уңайсызлык тудырмасын.
Көн дәвамында макияжны төзәткәләп торырга кирәкме?
Макияж – безнең образның бер өлеше, үзенчәлекле гигиена процедурасы. Шуңа күрә аны бөтен кеше күз алдында эшлисе түгел. Макияжны да җәмәгать урыннарында яңар-ту – әдәпсезлек. Иннек сөртүгә күз йомарга була әле, ә менә кершән тидерер яки керфек буяр өчен бәдрәфкә керергә кирәк. Чәчне, нинди озынлыкта булуга карамастан, бары тик хатын-кыз кабинетында гына тарарга ярый. Прическагызны пөхтәләп кенә төзәтегез, янәшәдәгеләргә чәч бөртеге төшмәсен.
Хушбуйны ничек дөрес сөртергә?
Хушбуйны кан тамырлары тирегә якынрак булган урыннарга – беләзекләргә,
терсәк бөгелешләренә, күкрәк читлеге үзәгенә, колак яфрагыннан 7-8 сантиметр түбәнрәк нокталарга тидерегез. «Сузылган кул кагыйдәсен» онытмагыз: хушбуегызның исе сузылган кулыгыздан да ерактарак «ишетелмәсен». Һәрнәрсәнең чамасы бар бит. Парфюм этикеты да искәрмә түгел.
Көндәлек тормышта кызыл төстәге маникюр килешерме?
Мондый төстәге маникюр һәр җирдә урынлы булмас. Кызыл тырнак-лар белән кичке чараларга, кичәләргә барырга ярый. Ял вакытларында да тырнакларыгызны бу төскә буйый аласыз. Ә офиста эшләүчеләргә кычкырып торган төсләр кулланмау хәерле-рәк. Иң яхшы вариант – классик француз маникюры.
Нинди маникюр ясатырга?
Тырнаклар да – кием, прическа, макияж кебек үк – образыгызның бер өлеше. Этикет буенча тырнакларыгыз һәрвакыт каралган булсын, ә маникюрыгыз сез барасы чарага туры килсен. Көндәлек маникюр нинди булырга тиеш соң?
Аның өч кагыйдәсе бар:
натураль тырнаклар;
уртача озынлык;
якты нейтраль төсмерләр.
Файдалы киңәшләр:
косметичкагыздагы булган бар байлыкны өстәлгә йә җәмәгать урыннарында тезегезгә чыгарып салмагыз;
косметичка-чемоданнарыгызны бөтен кеше күз алдында актармагыз. Әгәр дә инде аны бар гавәмгә күрсәтергә кыюлык табасыз икән, ул сезнең бик стильле һәм затлы булырга тиеш;
көзге сыйфатында бары тик көзге генә кулланыгыз. Автомобиль тәрәзәсенә һәм ишек пыяласына карап прическа яки макияж төзәтү турында бөтенләй онытыгыз;
бизәнү – бик интим эш. Башкаларга аның серләрен ачмагыз.
Исегездә тотыгыз: һәр заманда да табигый матурлык бәяләнә. Бит тирегезне даими рәвештә тәрбияләгез, шул вакытта макияж сезнең образга өстәмә генә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк