Логотип
Белмәсәң бел

Билл Гейтстан 5 китап

«Мин сайлаган китаплар зур сораулар куя. Даһилар ничек туа? Ни өчен яхшы кешеләр кыен хәлләрдә кала? Кешелек ничек һәм каян барлыкка килгән, һәм ул кая бара?» - ди иң алдынгы технологияләрнең пионеры, филантроп һәм инглиз сайтлары атаганча, хәреф корты Билл Гейтс. Җәйге уку сезонына ул биш китап тәкъдим итә.

«Мин сайлаган китаплар зур сораулар куя. Даһилар ничек туа? Ни өчен яхшы кешеләр кыен хәлләрдә кала? Кешелек ничек һәм каян барлыкка килгән, һәм ул кая бара?» - ди иң алдынгы технологияләрнең пионеры, филантроп һәм инглиз сайтлары атаганча, хәреф корты Билл Гейтс. Җәйге уку сезонына ул биш китап тәкъдим итә.  


 Coodreads сайтының: “Сез ни өчен китап уку яклы?” дигән соравына болай дип җавап бирә:  

Китап уку – яңа нәрсәләр өйрәнү өчен иң яраткан юлым. Һәркем китаплардан тормыш тәҗрибәсе ала дип уйлыйм. Китаплар сезнең тормышка карашыгызны үзгәртә ала. Китап уку – әйлән-тирә дөньяны аңлау өчен менә дигән юл. 

Coodreads: Китап укырга ничек вакыт табасыз?  

Мин көн саен укырга тырышам, хәтта көнем тыгыз булганда да, сәяхәт иткәндә дә. Бер начар гадәтем бар: әйбәт китап эләксә, аерыла алмыйча төнгә кадәр укып утыра алам. Ялга бер сумка китап төяп китәм – анда миңа берәү дә тими, беркем дә эш белән бүлдерми. Шулай итеп ял итәм.  

Coodreads: Үзегез тәкъдим итә торган китаплар турында да әйтегез әле.  

– Соңгы вакытта укыганнарым искиткеч китаплар булып чыкты. Мин сайлаган китаплар зур сораулар куя. Даһилар ничек туа? Ни өчен яхшы кешеләр кыен хәлләрдә кала? Кешелек ничек һәм каян барлыкка килгән, һәм ул кая бара? Тематик яктан авыр булсалар да, аларны уку кызык булды, аларның күбесе шактый кыска. Хәтта озын дигәне дә (Леонарда турындагысы) тиз укылды. Киләсе айларда аларны укырга җыенасыз икән, ялгышмассыз.  

 

              

           1. Уолтер Айзексон “Леонарда да Винчи”  

            “Минемчә, Леонардо тарихтагы иң кызыклы кешеләрнең берсе булган. Гәрчә бүген ул рәссам буларак күбрәк билгеле. Леонардоның кызыксыну даирәсе абсурд дәрәҗәсендә: кеше анатомиясеннән алып театрга кадәр. Айзексон Леонардоның тормыш җепләрен бер йомгакка җыя һәм аны үзенчәлекле иткән якларны ача. Альберт Эйнштейн һәм Стив Джобс кебек бөек шәхесләрнең биографияләрен язган автор да бу эшне лаеклы дәвам иттерә.   

 

Кейт Боулер “Һәрнәрснең үз сәбәбе һәм миңа ошый торган ялган бар” 

           “Дьюк университеты профессоры, 35 яшьлек Боулерга “туры эчәгендә дүртенче стадиядә рак” дигән диагноз куела. Һәм ул ни өчен болай килеп чыкты, дип уйлана башлый. Аллаһка ышанычым ярдәм итәр, дигән позитив фикерләү белән яши башлый. Ләкин яман шеш моңа карап кына үсүеннән туктамый. Җәмгыять өчен үлем нәрсә ул, дигән рефлексиясе аңа чынлыкта яшәүнең матурлыгын танырга өйрәтә. Мемуарлар көлкеле һәм тетрәндергеч итеп тасвиралана”.  

 

           3. Джордж Сондерс “Линольн Бардода”  

           “Авраам Линкольн турында мөмкин булганны беләм, дип уйлаган идем, ләкин бу роман мине аның тормышының бер өлешенә яңадан карарга мәҗбүр итте. Автор тарихи фактлар белән фантастиканы бергә нкуша. Линкольн 166 өрәк арасында йөри. Өрәкләр арасында үзенең улы да бар. Линкольнны кайгысы һәм җаваплылыгы басып торгандыр, дигән фикер кала. Китапны укып чыккач, кем белән булса да фикер алышасы килә”.  

 

             4. Дэвид Кристиан “Большая история всего” 

              “Дэвид вакытның мин ярата торган курсын – олы тарих булдырган. Ул Галәмнең Олы шартлау чорыннан башлап бүгенге катлаулы җәмгыятьләргә кадәр тарихын төрле фәннәрнең ачышларына таянып, бертезмәгә үреп бирә. Китап сезгә кешелекнең Галәмдәге урынын күрергә ярдәм итәчәк”.  

        

  

              5. Ганс Рослинг “Фактологичность” 

                  “Мин бу китапны чыккан көненнән үк тәкъдим итә идем. Ганс глобаль сәламәтлек саклау буенча менә  дигән укытучы. Ул былтырарабыздан китте. Ләкин ул безгә дөньядагы төп хакыйкатьләрне ачып китте. Ул аларга үз тормышыннан көлкеле хәлләрне дә өстәп бара. Бу мин кайчан да булса укыган иң әйбәт китапларның берсе”.

Ландыш Әбүдәрова әзерләде  

https://www.goodreads.com/blog/show/1272-bill-gates-shares-his-top-picks-for-summer-reading?ref_=pe_3097180_287447720&rto=x_gr_e_nl_general&utm_campaign=June052018&utm_content=Bill.Gates&utm_medium=email&utm_source=newsletter


 

Теги: Билл Гейтс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар